Бөтенроссия ата-аналар җыелышына сораулар кабул ителә
29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак
29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева V Бөтенроссия ата-аналар җыелышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу көнне Мәскәүнең бер мәктәбендә О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге төп мәйданчык белән 6 федераль округтан Россиянең 8 шәһәре элемтәгә чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Очрашу барышын онлайн-трансляция ярдәмендә илнең һәм дөньяның теләсә кайсы җиреннән күзәтергә мөмкин булачак.
Министрга булган сорауларны http://edu.gov.ru/opc-view сайттагы форма аша һәм РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләре аша җибәрергә була. Иң кискен сораулар буенча җыелышта фикер алышачаклар.
Фото: edu.gov.ru
Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев