Богатыревлы чаклар сагындыра
Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатыревның тууына – 80 ел
Алабуга районының Атиаз авылында туып-үскән Анатолий Богатырев 1959 елны Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый. Шуннан соң, бу сәләтле керәшен егетенең театр сәнгате өлкәсендәге 30 еллык эшчәнлеге башлана.
Ул Минзәлә драма театрында башта – артист, соңыннан директор булып эшләде. Язмышы 1989 елдан Түбән Кама шәһәре белән бәйләнде – Халык иҗаты йорты директоры булды. Нефть химиясенең яшь шәһәренә бер төркем яшь артистны чакырып, татар театр студиясе (соңыннан ул күренекле режиссер Рөстәм Галиев җитәкчелегендәге татар дәүләт драма театры буларак танылды) оештыруга зур тырышлык куйды.
Түбән Камада керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыру буенча эш башлангач, монда да чишмә башында торучыларның берсе Анатолий Богатырев булды. Керәшен халык иҗатына багышланган кичәләрнең режиссеры да, алып баручысы да ул үзе иде. Сәхнәгә үз керәшене җыруларын, инде онытылып беткән уен-йолаларны алып чыгып, тамашачыга керәшен моңнарын, үзенчәлекле бию-такмакларын танытучы Богатыревның янып-көеп йөрүеннән башка гына ул кичәләр тиешле югарылыкта үтә алыр идеме икән?! Карендәшебез Анатолий Степановичның Халык иҗаты йорты карамагында керәшен фольклор ансамблен оештырудагы, керәшен халкының җыруларын, йолаларын олы сәхнәгә чыгарудагы хезмәте Түбән Кама керәшеннәре тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы.
Аның арабыздан киткәненә 20 елга якын вакыт үтсә дә, Халык иҗаты йорты янына якынлашкан саен, әле хәзер дә Анатолий Степанович искә төшеп, йөрәкләр кысылып куя. Ишекне ачып керүгә, гүя ул елмаеп каршыга чыгар кебек. Аның кабинетына кемнәр генә кермәгәндер дә, кемнәр генә аның белән “по душам” сөйләшеп утырмагандыр?!
Үз халкын аның шикелле яратучы, олылаучы кешеләр сирәктер. Анатолий Степанович белән Алабуга, Чаллы, Менделеевск шәһәрләрендә оештырылган керәшен бәйрәмнәренә барулар әле хәзер дә күңелдә кадерле истәлек булып саклана. Аны һәркайда яхшы беләләр, кая гына барса да, күтәреп кенә алмыйлар... Ул бәйрәмнәрдән, гадәттә, соң гына кайтыла торган иде.
Берсендә шулай, Алабугадан өч сәгатьләп кайттык. Бераз гына барабыз да, Степаныч: “Әйдәгез, туктап әз генә ял итик әле. Әнә тегендә нинди матур урын бар”, – дип туктата. Машинадан чыгабыз. Әлбәттә инде, андый “ирләрчә чын күңелдән сөйләшүләр” вакытында, Алабугадан хуҗалар биреп җибәргән күчтәнәчләр дә машина капотына куела. Кузгалып кына китәбез, Степаныч күзенә юл кырыендагы тагын берәр матур урын чалына...
Тормыштан ямь табып, күңелсезлекләргә һич баш имичә, елмаеп яши белде Анатолий Степанович. Әле хәзер дә Халык иҗаты йорты яныннан узган саен, адымнар үзләреннән-үзе акрыная. Менә-менә ишек ачылып китәр дә, утлары балкып торган сәнгать йортыннан Богатырев килеп чыгар һәм, үзенең керәшеннәргә хас киң күңеллелеге белән: “Ник узып китәсез? Ник кермисез? Алай килешми, әйдәгез, әйдә”, – дип тирә-юньне яңгыратыр сыман...
Виктор ШАДРИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев