Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнекеләрдән уңдык

Исәнмесез, хөрмәтле "Туганайлар" редакциясе! Сезнең газета аша халыкка бәйрәм оештырып, күңелләребезне күтәрүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Республика көнендә Мәләкәс авылы кешеләре стадионга зур бәйрәмгә җыелды. Аны оештыручылар - авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев һәм культура йорты хезмәткәрләре. Җәй көне үткәрелә торган чаралар болай да күп: балаларны яклау көнендә Тукай районы...

Исәнмесез, хөрмәтле "Туганайлар" редакциясе! Сезнең газета аша халыкка бәйрәм оештырып, күңелләребезне күтәрүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Республика көнендә Мәләкәс авылы кешеләре стадионга зур бәйрәмгә җыелды. Аны оештыручылар - авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев һәм культура йорты хезмәткәрләре. Җәй көне үткәрелә торган чаралар болай да күп: балаларны яклау көнендә Тукай районы балалары барысы да шушы стадионга җыела. Аннары китә Сабантуй, аннары - Питрау. Моннан тыш күпме кызыл даталы бәйрәмнәр.

Быел безнең Питрау коллективы "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә катнашып та җиңү яулады. Әле күптән түгел генә Болгар җиренә барып чыгыш ясап кайттылар. Балалар коллективларын да кайларга гына йөртмиләр: Пензада да, Казанда да, Чаллы Питрауында да булып кайттылар. Кая барсалар да, терекөмеш кебек үзләре. Чыгышларыннан күзләр сөенә.

Кабаттан Республика көнендәге бәйрәмгә әйләнеп кайтыйк. Шундый матур программа әзерләү өстенә, чәй өстәле дә көйләгәннәр. Авылыбызның талантлы кешеләренең шигырьләрен, үзләре язган җырларын да ишеттерделәр. Иванова Аксиньяның шигырь язганын белә идек, бу юлы шаян такмакларын да тыңладык. Озак еллар буена укытучы булып эшләп, соңгы вакытта клубка килгән Роза Семенованың төрле яктан булганлыгын күреп исләребез китте. Шигырьләре дә нинди генә темаларга язылмаган. Җырлаганда да, атаклы артистларың бер читтә торсын - шундый үзәкләргә үткәрттереп җырлый! Авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеевка, культура йорты директоры Людмила Адамовага, китапханәче Лида Трофимовага, тәмле коймаклар пешереп сыйлаучы кызларның барчасына бик зур рәхмәт. Кайбер авылларда клубларны ачып та карамыйлар, дигән сүзләр дә ишетәбез. Безнекеләрдән бик уңдык. Алга таба да тырышып эшләп, зур уңышларга ирешсеннәр.

Анна ТРОФИМОВА,
Тукай районы
Мәләкәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев