Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безгә килеп күрегез! Татарстанда кайда һәм ничек ял итәргә?

«Каян килгән бу халык?» дип аптырыйсы түгел. Кышкы яллар җитәрәк, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында шулай дип кисәтеп куйдылар.

Битлекле-чикләүле 2020 елда кышкы каникул чорында республикага 152 мең кунак килгән иде. 2021 елда 140 меңләп кеше сәяхәт итү өчен Татарстан һәм аның башкаласын сайлаган. Быел исә кышкы ялларда 180 мең кеше килер дип көтәләр. Гаҗәпләнерлек түгел шикелле. Әллә ни чикләүләр булмаса да, чит илләргә юллар ябык бит. Әмма сәяхәт итү теләге чиксез. Диңгезе булмаган, әмма бай тарихлы һәм гаять кунакчыл Татарстан нәрсә белән шаккатырырга сәләтле? 

Кунакка урын түрдән

Чир китә, гадәт кала, дигәндәй, OneTwoTriр хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында Яңа ел каршы алу һәм каникул өчен кызыклы калалар исемлеге бишлегенә кергән. Сораштыруда катнашучыларның 67 проценты Казанның бай тарихлы булуын билгеләп үткән. Әнә шуның өчен үз итәләр дә икән инде башкаланы. Чагыштыру өчен: Мәскәүне – күңел ачу чаралары күплеге, Санкт-Петербургны – тарихи урыннары, Калининградны матурлыгы, рәхәт һава торышы өчен яраталар, диелә сораштыруда.

Татарстанның һәм Казанның туристик потенциалы бар һәм моның белән берәү дә бәхәсләшмәс. Шуңа да аны (хәзерге вазгыятьтә аеруча) туристларны җәлеп итә торган төп үзәкләрнең берсе итеп күрергә телиләр. Һәрхәлдә, кунакчыллык өчен җаваплы кешеләр шул хакта хыяллана.

Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтүенчә, туристлар арасында иң популяр урыннар булып, гадәттәгечә, Казан Кремле, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, музейлар, аквапарк, Кремль яр буе кала бирә. Узып баручы елның 9 аенда башкалага 2251600 кеше килгән. 2030 елга зур бурыч куялар: Казанны 5 млн турист күрергә тиеш. Дарья Санникова моны мөмкин ди. Халыкара чаралар, тәҗрибә алмашу, тәмле сыйларга, цифрлы мөмкинлекләргә таянмакчылар.

Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов та бу санга ирешергә мөмкин дигән фикердә. Булган инфраструктураны камилләштерергә, яңа туристик маршрутлар уйлап табарга кирәк нибары. Тимер юлы, аэропортның да куәте җитәрлек. Моңа өстәп, ассоциация президенты фикеренчә, М12 юлы автобуста сәяхәт итүчеләрне арттырачак.

– Чикләүләр булганга күрә, эчке туризм үсештә. Иркенәергә кирәкми. Берничә елдан бу чикләүләр юкка чыгарга мөмкин. Хәзер исә сәяхәт киеренкелекне басарга, стрессны киметергә ярдәм итә. Кыска вакыт аралыгында якын-тирә шәһәргә барып кайту ихтыяҗы һәм мөмкинлеге бар бит кешеләрдә, – ди ул.

Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов Татарстан халкына кышкы чорда туристлар күплегенә гаҗәпләнмәскә кушты. Туристлар агымын 10–11 процентка артыр дип фаразлыйлар. Былтыргы саннар белән чагыштырганда, билгеле. Ун көнлек ялларда 170–180 меңләп кешене кунак итмәкчеләр. Сергей Иванов әйтүенчә, бу – туризм инфраструктурасы өчен ярыйсы гына сынау. Әйтик, кунакханәләр тулы диярлек. «Декабрьнең ахыргы көннәрендә шәһәрнең үзәк өлешләрендә, бүтән туристик урыннарда бик күп кунаклар булачак. Без моңа әзер», – ди комитет җитәкчесе.

Кунакханә димәктән, Россиядә туристлар өчен кунакханәдә йә башка торак урыннарда урнашу бәясе 35 процентка арткан да әле. Фатирларын көнләтә арендага биреп торучылар да бәя күтәргән. Бәя ярышында Татарстан башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да уздырып, беренчелектә тора.

Икмәк тә бар, тамаша да

Татарстанда яшәп тә, аның күп кенә кызыклы урыннарына барырга вакыт тапмаган кешеләр байтактыр. Кышкы каникул – бу хатаны төзәтер өчен менә дигән мөмкинлек. «Бездә ни өчен ял итәргә кирәк?» дигән сорауга җавап эзләп карыйбызмы?

Тарих. Татарстанның һәр почмагыннан тарих исе килә. Шәһри Казан белән генә чикләнмичә, якын-тирә шәһәр-районнарга чыгып, белем эстәргә була. Әйтик, Болгарның ап-ак карга күмелгән «Ак мәчете»н, Зөя утравындагы агач музеен барып күрергә. Балык Бистәсенең борынгы ханлыклар төбәге булуын да күпләр белмидер әле. Татарстанның географик үзәге саналган Чистайда архитектура, әдәбиятка бәйле урыннар күп. Тәтеш сәүдәгәрләр йортлары, музейлары белән данлыклы Биләр – академиклар ватаны, борынгы истәлекләр саклаган урын буларак билгеле. Арча – Тукайны биргән төбәк. Азнакайның – Чатыр, Кама Тамагының Лобач тавы бар. Алабуга курганнарында безнең эрага кадәр яшәгән фин-угор кабиләләренең каберлекләре белән танышырга була. Саба урманнары дендрарие белән дан тота.

Яңа хисләр. Үзегезне сынап, тикшереп карыйсыгыз килсә, Кама Тамагына барыгыз. Биредә мәгарәләр, шахта штольнялары сакланып калган. Теләге булганнарга махсус экскурсия дә оештыралар. Мәгарәләрнең бик киңнәре дә, тарлары да бар. Кышкы экскурсия берәүне дә битараф калдырмас!

Казанга әйләнеп кайтсак, «Урам» экстрим-паркы, Алафузов фабрикасын телгә алырга кирәк. Тынычлык яратучылар Милли китапханәдә сыена ала. Казаннан ерак булмаган Зәңгәр күлне дә күпләр ишетеп беләдер. Кышын да боз белән капланмый торган бу урында коенып, бер кочак хис-кичерешләр алып кайтырга мөмкин.

Балтачның Каракүле дә кызыклы. Аны күчеп йөри торган сулык дип тә атыйлар. Тирәнлеге турында әле дә бәхәсләшәләр. «Су үгезе» дигән татар Лох-Нессы да шушында яши, ди.

Яңа тәмнәр. Татарстан сыйларын авыз итәр өчен генә дә махсус гастросәяхәт оештырырга тәкъдим итәбез. Чәкчәк, өчпочмак кына түгел бит әле бездә! Һәр җирлек үз сые белән каршы алырга әзер. Әйтик, Кама Тамагына килеп, сыр, балык ашыннан авыз итми калмагыз. Зөя утравында «Кояш эчемлеге», икмәк эчендә кызыл аш, калын коймак тәкъдим итәләр. Мамадышта да сыр, балык ризыкларын ашап карарга була. Кукмарада – лимонад, борай бәлеше белән сыйлыйлар. Кайбыч районында юкадан авыз иттерәләр.

Спорт. Таулардан тыш, Татарстанда чаңгы, спорт, чана шуу өчен махсус урыннар җитәрлек. Әйтик, Зәйнең «Федотово» үзәгендә алты төрле трассада чаңгы һәм сноубордта шуарга мөмкин. Кукмарада «Бакыр тау» шуны ук тәкъдим итә. Бушлай мастер-класслар да каралган. Тюбингта шуарга мөмкин. Әлмәттә «Ян» дигән комплекста да шулай ук. Биектаудагы «Каскад» трассасы балалар һәм кышкы спорт төрләрендә әле яңа кеше булганнар өчен кулай.

Спорт сөючеләр Сабадагы «Сабантуй» комплексында пейнтбол уйнарга, атта йөрергә, атарга өйрәнә ала. Ат дигәннән, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Түбән Кама, Алабугада да махсус үзәкләр бар.

Заманча ял. Соңгы елларда ил күләмендә дә, Татарстан буенча да шәһәр читендә ял итү популярлаша башлады. Глэмпинг дигән сүз хәзер ят түгел. Республикада шундый 19 җир бар. Аларда да Яңа ел программалары каралган. Төрле кесәгә ярарга тырышканнар.

Әкият иле. Арчаның «Могҗизалар урманы» туристлар арасында аеруча популяр. Биредә Кыш Бабай резиденциясе бар. Яңа елга махсус программа әзерлиләр. Бу урманда Шүрәле дә, Кар кызы да, башка әкият каһарманнары да яши. Гаилә белән ял итү өчен яхшы мөмкинлек.

Үзем күрдем

Карлы ел фасылын үз итмәсә дә, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенең төп яллары кышкы чорга туры килә. Өч төрле ял ысулын үзе дә сынап карады.

  1. «Камский трофей». Алдан ук кисәтеп кую зарур: биредә ял итү өчен акча янчыгының бик калын булуы кирәк. Эко-комплекс саналган бу җир, бердән, үзенең искиткеч табигате белән җәлеп итә. Икенчедән, ул бик заманча. Татарстанда булып та үзеңне читтә кебек хис итәргә мөмкин. Бер төн куну 6500 сумнан башлана. Бу бәягә иртәнге аш та керә. Моннан тыш биредә кар чанасында йөрергә (снегоход), балык тотарга, мунча керергә мөмкин. Өстәмә акча түләп, билгеле. Тышта урнашкан җылы бассейн исә тәүлек әйләнәсе эшли. Ул кунаклар өчен ачык. VIP-йортларда исә, матур манзарадан тыш, үз ишегалды һәм фуракосы бар.

Кайда: Кама Тамагында.

  1. «Дикая дача» глэмпингы. Бу урынга шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, табигать белән бергә-бер калу өчен киләләр. Җылы юрталарда яшисе. Табигать искиткеч. Тау шуарга, мунча керергә була. Ашау-эчү – үзеңнән. Бер көнгә юртада яшәү 4900 сумнан башлана.

Кайда: Питрәч районында.

  1. «Свияжские холмы». Кышкы спорт төрләрен үз итүчеләр әлеге курортны аеруча үз итә. Дөрес, быел бәяләр шактый «тешли». Биредә спа-үзәктә ял итәргә, бильярд уйнарга да мөмкин. Өстәвенә курорт бик матур урында урнашкан. Бер төн куну бәясе 6100 сумнан башлана. Бу бәягә иртәнге аш та кергән. Туклану – «швед өстәле» тибында.

Кайда: Югары Ослан районында.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев