Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бергә укмашып, бер семьядай бердәм яши торган Ленино авылы

Яңа Чишмә районының Ленино авылы район үзәгеннән 18 километр ераклыкта, Ак тау белән Кура җиләге тавы арасында урнашкан. Лениноның бер очында — керәшеннәр, икенче очында руслар яши.

Тарихы

Түбән Никитино авылына (хәзерге Ленино) нигез XVII йөз ахырында салына. XVIII гасыр башында авыл аша Оренбург юлы төзелә, шул вакытта беренче зур агач күпер салына (7-8 ел элек ул күперне заманчасы алмаштыра). Авылда ХХ гасыр башында земство мәктәбе, су тегермәне, ике кибет эшли. Халыкның 1 мең 858 дисәтинә имана җире була. Авыл Казан губернасының Чистай өязендәге Зирекле волостена керә. 1920 елда, Ленин үлгәннән соң, авылның исеме Ленино дип үзгәртелә.

1928 елда «Рассвет» әртиле (беренче җитәкчесе — М. Сидоров) оеша. Илленче еллар башында Горшково, Ленино, Тубылгытау һәм Покровка поселогы (ул юк инде) Сталин исемендәге колхозга берләштерелә. 1958 елдан колхоз исеме «Советская Татария»гә үзгәртелә. Колхоз үзәге Ленинода урнаша. 1991 елда колхоз җирлегендә өч хуҗалык оештырыла: берсе — Ленино авылының «Рассвет» колхозы. Ленино авылында 1918 елда мәктәп ачыла. 1971 елда яңа бина төзелә һәм укучылар инде урта мәктәптә белем ала башлый. 

Хәзерге тормышы

Ленино авылы район үзәгеннән 18 километр ераклыкта, Ак тау белән Кура җиләге тавы арасында урнашкан. Елгалар һәм күлләр дә авылдан әллә ни ерак түгел. Иң мөһиме, авыл аша федераль юл үтә. Лениноның бер очында — керәшеннәр, икенче очында руслар яши.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина сөйләвенчә, җирлек ике авылны — Ленино һәм Горшковоны берләштерә. Ленинода 193 хуҗалык булып, барлыгы — 453 кеше, ә Горшководагы 53 хуҗалыкта 157 кеше бар. Горшковода — руслар һәм татарлар, ә Ленинода, керәшеннәр белән беррәттән, руслар, татарлар, чувашлар һәм әрмәннәр дә яши. Җирлектәге кешеләрнең 249ы — керәшеннәр.

Авыл җирлегендәге мәктәптә 100 бала укый. Бакчада 22 бала тәрбияләнә. Җирлектә 2 клуб, 2 ФАП, 2 китапханә, ветеринария лечебницасы, почта, кибет, 4 кафе, ресторан, төзелеш һәм хуҗалык кирәк-ярагы сатыла торган кибетләр, АЗС бар. 

— Икенче ел инде үзара салым акчасын кеше башыннан 600 сум исәбеннән җыябыз. Бу акчаны, ике ел рәттән, суүтәргечләрне алмаштырырга тоттык. Үткән ел — 300 метр, ә быел 100 метр озынлыкта яңа су торбалары суздык. Үзара салым җыюга керешелгән унбер ел эчендә безнең җирлектә барлыгы 5 чакрым озынлыкта су торбасы яңасына алмаштырылды. 2025 елда да бу эшне дәвам итәргә җыенабыз. Янгынга каршы гидрантлар урнаштырылды. Юллар, тыкрыклар вак таш салып ныгытылды. Шул ук үзара салым акчасына авыллардагы зиратлар да төзекләндерелде. Горшково зиратындагы чаганнар киселде, — дип үзләре башкарган эшләр белән таныштырды Светлана Юрьевна. — Авылда кибетләр, кафелар күп булса да, кеше өзелеп тормый. Чөнки Лениноның үзәк урамыннан Казан-Оренбург федераль юлы үтә. Авылда балалар өчен дә уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Җирлектә — 3 балалар мәйданы. Җирлек үзәгендәге Җиңү паркында урнашкан балалар уен мәйданы федераль программа буенча төзелде. Җиренә йомшак резин өслек түшәлеп, уен корылмалары көйләнгән бу мәйдан төзелешенә 2 миллион сум акча китте. Мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданында да тиешле уңайлыклар бар. 

Авыл җирлеге башлыгының Ленинода 1983 елда ачылган Җиңү паркын үзгәртеп төзү уе да бар. Бу парктагы һәйкәл янында хәрби «ЗИЗ» һәм пушка да тора. Аларны, үз акчасына, авылдашлары Алексей Демидов ясаган. Ул иске "ГАЗ-52"не хәрби "полуторка«га әйләндергән. Шул экспонатларны тулыландырып, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилеена тулы бер ассамблея төзү нитяләре барлыгын да әйтте Светлана Питеркина. 

Үз чиркәүләре

Биредә 2014 елда ачылган Изге Димитрий Солунский чиркәве бар. Билгеле булганча, бу чиркәү, 2013 елгы фаҗигале хәлдән соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән салына. Анда настоятель — иерей Сергий. Чиркәүгә керәшеннәр айга бер мәртәбә үз телебездә уздырыла торган келәүгә җыелалар. Керәшенчә келәү үткәрү өчен Петропавел авылыннан отец Пётр килә. 

Җирлек башлыгы әйтүенчә, тамырлары керәшеннәргә барып тоташкан өч бертуган Демидовлар чиркәү төзелешенә күп өлеш кертәләр. Үз акчаларына, Каменск-Уральскидан чаңнар койдыртып алып кайталар. Ул, шулай ук, алга таба чиркәү карамагында балалар өчен атнакөн мәктәбе оештырырга теләүләрен дә әйтте. 

Эшләп яшиләр 

Җирлектә, шул исәптән Ленинода да халык мал асрамый диярлек. Авыл җирлегендә нибары 136 мөгезле эре терлек бар. Моңа кадәр Ленинода Владимир Кондеев, Никифоровлар мал тоткан. Ире үлгәч, Валентина Никифорова терлекләрне бетергән. Владимир Чумаковның гына әле дә 3-4 баш мөгезле эре терлеге бар. Горшковода исә Любовь Гыйсаметдинова үзенең крестьян-фермерлык хуҗалыгында савым сыерлар, сугымга терлек асрыйлар. каз, үрдәк, күркә кебек кош-корт үрчетә. Алар һәр атнаның шимбәсендә Казанга ярминкәгә дә йөриләр.
Арбузовлар да җирлектә хөрмәтле гаиләләрдән. Шәхси эшмәкәр Людмила Александровнаның үз рестораны, кибете, кафесы эшли. 

Авылдагы күпчелеге катнаш булган гаиләләр янәшәсендә, җирлек башлыгы үзе әйткәнчә, «чиста керәшеннәр булган Лавровлар» да бар. 
Зайцевлар — иң зур гаиләләрнең берсе. Иван Петровичның уллары Сергей, Александр, Роман — барысы да яхшы йортлар салганнар. Иван умартачылык белән шөгыльләнә. Аны «оста куллы» дип мактады җирлек башлыгы. 

Карендәшебез, мәңгелеккә күчкән Степан Феоктистовны да авылдашлары оста куллы төзүче буларак хәтерлиләр. Аның уллары Сергей һәм Василий — хәрби диңгезчеләр, берсе — Санкт-Петербургта, икенчесе Владивостокта корабль командирлары. Тын океан флотының 2 ранг капитаны Сергей Феоктистов — «Сугышчан казанышлар өчен» ордены иясе. Авылга юлны онытмыйлар, әниләре янына кайтып йөриләр. Феоктистовларның төпчек улы — эшмәкәр, аның хуҗалык товарлары кибете бар. Авылдагы күп кенә йортларның тәрәзә наличниклары әле һаман да бертуган Степан белән Федор истәлеге булып, бу карендәшләребезне искә төшереп тора. 

Оста куллы кешеләрнең тагын берсе — Николай Жирнов. Аның да ике ике улы да авылда торалар. 

Җирлектә яшьләр дә аз түгел. Мәктәп укытучыларының яртысы диярлек — яшьләр. Дөрес, мәктәпкә физика, математика укытучылары җитми, алары башка авыл мәктәпләреннән киләләр.

Авыл яшьләре, башлыча, «Ямашнефь»кә йөреп эшлиләр. Араларында, өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, «Алексеевскдорстрой»да эшләүчеләре дә бар. Бу оешманың базасы Ленино җирлегендә урнашканлыктан, авыл кешесе эш эзләп тилмерми.

Династия

Җирлек җитәкчесе Светлана Питеркина 29 ел мәдәният тармагында эшләгән. Ә 2022 елның апреленнән аны авыл җирлеге башлыгы итеп куйганнар. Светлана Юрьевнаның районда җинаятьләрне ачу бүлегендә эшләүче майор улы Пётр да, нефть компаниясендә эшләүче кызы евгения дә, нефтьче ире дә — аңа һәр башлангычында ныклы терәкләр. Үз хезмәте белән авылдашлары тормышында уңайлыклар тудырырга тырышып йөрүен аңлап, һәрчак ярдәмгә ашыгалар. 

Ә җирлек башлыгы һәр эшендә үз әнисен үрнәк итеп ала. Аның әнисе, моннан өч ел элек вафат булган Валентина Лаврованың авылдашлары хәтерендә сакланыр эшләре аз түгел. Шуларның берсе — Лениноның үз зираты. Валентина Михайловна авыл совет председателе булып эшләгәндә бу авылны зиратлы итүгә ирешкән. 2004 елда ул Ленино зираты өчен җир рәсмиләштергән, бу эшне ахырына кадр җиткереп, авылның үз зиратын булдырган. Ә аңа кадәр үлгән кешеләрне күрше авыл зиратына җирләгәннәр. 

Бәйрәмнәре

Ленино авылының престол бәйрәмнәреннән берсе — 19 январьдагы Качману, анысы —руслар бәйрәме; ә керәшеннәрнеке — 8 ноябрьдә, Димитрий көндә. Бу, Изге Димитрий Солунскийны искә алу көнендә, үлгән туганнарны да искә алып, чиркәүдә Панихида уздырыла. Трапезадан соң, халык мәдәният йортындагы бәйрәм концертына җыела. 

Ленино керәшеннәренең әле җәйге престол бәйрәмнәре — җәрминкә дә бар. Анысына, хәзерге яшьләргә әбиләре сөйләп калдырганча, хәтта күрше авыллардан да килеп, күңел ача торган булганнар. 2015 елдан башлап Питрауга туры китереп, Авыл бәйрәме уздыралар. Ул бәйрәмгә Түбән Кама, Чистай, Әлмәт районы авылларыннан да фольклор коллективлар килә. 

СВОдагылар

Украинада махсус хәрби операция башлангач, Ленино җирлегеннән унөч кеше Ватан кушкан бурычны үтәүчеләр сафына кушылган. Аларның унысы чираттагы кыска ялларга кайтып йөриләр. 

Хәзерге катлаулы хәлдә үз урыннарының махсус хәрби зонада икәнен бар җаваплылыгы белән аңлаучы бу ир-егетләргә — район һәм җирлек җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибар. Аларның авылдагы гаиләләре, ата-аналары да үзләрен һәрьяклы кайгыртуны тоеп яши. Светлана Юрьевна әйтүенчә, быел көзгә керүгә, район җитәкчелеге белән берлектә, унөч гаиләне дә кышлык утын белән тәэмин иткәннәр.

Махсус хәрби операциядәгеләр арасындагы өч карендәшебездән берсе — Евгений бу араларда әле чираттагы ялга кайткан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ул хәрби зондагы Андрейга «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәте өчен» медален тапшырганын әйтү дә урынлы булыр. 

Авыл җирлеге халкы Ватан кушкан бурычны үтәүче егетләргә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Клубта җыелып маскировка челтәре үрү, гуманитар ярдәм җыюда катнашу — бу игеклекле эштән күпләр читтә калмаска тырыша. Ә күмәк эш вакытында күңелсез уйларга бирелүдән халыкның гасырлардан килгән җыру-моңнары ярдәм итә. Җирлек халкының җыр-көйләр яратуы биредәге ансамбльләргә кешеләрнең яратып йөрүеннән дә күренә. Ленино мәдәният йортында 1975 елдан бирле «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле (оештыручысы — Раиса Митрюхина, хәзреге вакытта аның җитәкчесе — Галина Шишкина), җирлектә «Рябинушка» (1976 елдан) вокаль төркеме «Околица» халык коллективы (оештыручысы — оста гармунчы Алексей Демидов), эшли.

Керәшеннәр, татарлар, руслар, чувашлар һәм әрмәннәр кулга-кул тотышып яшәүче Ленино авыл җирлеге киләчәктә дә халыкларның чын дуслык, чын татулык йорты булсын. Һәм, әлбәттә, һәр милләтнең үз бәйрәмнәрен, үз йола-гадәтләрен белеп, һәр халыкның да диненә нәкъ менә үз диненә булган хөрмәт белән карап, җирлекнең үз традицияләрен саклап яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев