Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер көндә, бер авылда, тормыш юлыннан да бергә

Ире дә хатыны да бер үк елны һәм бер үк вакытта – Пионер көне булган 19 майда Питрәч районының Янсуар авылында, бер үк Казак очында туган, бер үк класста укыган Кутузовлар гаиләсендә кунакта булдым әле.

Ачык йөзле Николай Ильич белән беренче генә сөйләшүем түгел, үткән җәйдә аның әнисе Анный түтинең өендә булып, киң күңеллелегенә гаҗәпләнеп кайткан идем. Любовь Николаевнаны күргәч, килен – каенана туфрагыннан, дигән сүзнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Күптән таныш кешеләр кебек, кочаклашып күрешкәч, әйтерсең, бу гаиләне бала вакытларыннан ук беләмдер кебек тоела башлады. Якты иркен квартирлары да хуҗабикәнең үзе кебек матур, зәвыклы, бер артык әйбер дә юк, барысы да үз урынында.

Кешелекле җитәкче

Николай Кутузов – Казандагы 43нче йортлар идарәсе директоры. Йортларына килешли, эш биләмәләрендәге тәртип, чисталык һәм подъезд янындагы түтәлләрдәге чәчәкләр (йортлар идарәсе җыештыручылары үстерә) күзгә ташланды. Булдыклы, эшне дөрес оештыручы җитәкче икән дип уйлап куйдым. Кеше турында аның эшеннән чыгып фикер йөртергә өйрәнелгән бит инде.

Николай Камчаткада, Хәрби-диңгез флотында өч ел хезмәт итеп, 1984тә генә кайткан. Чит илләргә юллар ябык булган совет чорында Вьетнам, Һиндстан кебек илләрдә дә булганнар. Һиндстан премьер-министры Индира Ганди атып үтерелгәч, флотта хәрби хезмәт үтүче Николайларны, тынычлык урнаштыру өчен, Бомбейга керткән булганнар.

Флоттан кайткач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итә. Аннан соң, читтән торып Казан ветеринария институтында укып, зооинженер белгечлеге ала. Казанда ашханә мөдире булып урнаша. Флотта чакта корабльдә кок булып хезмәт иткән 6нчы разрядлы повар Николай әзерләгәнне ашханәгә йөрүчеләр ярата. Ләкин квартир мәсьәләсе хәл итү өчен, икмәк заводына мастер булып урнаша. Аларга бер бүлмәле квартир бирәләр. Ә 1992 елдан аның хезмәт юлы торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйләнә. Мастер, инженер һәм менә инде 25 ел – 43нче йортлар идарәсе директоры.

– Бер урында эшләгәнгә узган ел 30 ел тулды. Шушы, кооператив йортта яшәвебезгә дә 7 ел. Бөтен кешене беләбез. Безнең йортлар идарәсендә, бәхетебезгә, иске костяк эшли әле. Үзебезнең кешеләр үз җирем, үз шәһәрем, дип, ничектер, эшенә дә зуррак җаваплылык белән карый. Эш коралларына да сакчылрак. Ә читтән килгән халыкның күпчелеге – өстендә карап торып эшләтсәң генә эшләүчеләр, – дип тә әйтеп алды Николай Ильич ишегалды җыештыручылар турында сүз чыккач.

Кешелекле җитәкчене үз кулы астында эшләүчеләр дә, йортларда яшәүчеләр дә хөрмәт итә. Николай Кутузов – үз идарәләренә караган кешеләр ихтирамына ия җитәкче. Аңа безнең “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре дә аерым рәхмәтле мөнәсәбәттә. Сәбәбе – ничәмә-ничә еллар дәвамында бер дистәдән артык кешене, бүләк буларак, “Туганайлар” газетасына яздырта ул.

Флотка өч мәртәбә озаткан

Уртак гаилә бәхетенә илткән яшьлек еллары турында Николайның хатыны Любовь Николаевна сөйләгәннәрне маҗаралы хикәяттәй тыңладым. Түкми-чәчми, үзе сөйләгәнчә җиткерим әле:

– Ходай язмышыдыр инде. Кем уйлаган, бергә булырбыз дип?! Ул флотка алынганда Казанда кибетчелеккә укый идем. Ял вакытым туры килде. Нәнәй әйтә: “Коля сине армиягә озатырга дәшә. Анасы Анна да кызың Люба килмичә калмасын дип әйтә”. Үземне олырак хис иткәнмендер, күрәсең, анда IX, X класс балалары, дип уйлыйм. Шуңа күрә нәнәйгә дә, “барып йөрмәм инде” дим. “Алай ярамас, Анна тутаңа ошамас”, ди нәнәй. Шулай итеп, Коляны озатырга киттем. Отпускага ике кайтуында да, һаман да шул нәнәйнең бар дип әйткәнен тыңлап, озатып калдым. Икесе бергә сыер саугач, кулдашы Аннаның улы Коля да нәнәйгә якын булгандыр инде. Ә мин Коляга классташ дип карадым.

Аның флоттан кайтуы 31 декабрьгә, бәйрәм атнасына туры килде. Ул елларда әле шундый күңелле итеп нардуганчылар йөри, кич утырырга җыелыша идек. Казаннан кайткан 5-6 олы кыз бездә җыелып, Нардуган утырабыз. Шул арада безне егетләр дә эзләп тапты. Нардуганчы булып киенгәннәр. Алар – Коля, аның дусты һәм тагын 3-4 малай булып чыкты. Боларның үнәре, янәсе, әтисе егетне өйләндерә. Егет булып киенгәне – Коля, ә иптәш егете – әти кеше. Мин инде кунак кызлар янына утырсыннар дип, кырыйгарак күчтем. Ә бу “кияү” килде дә, мине кочаклады. “Син нәрсә,– ди “әти”се, – әллә үзеңә яр таптыңмы?”. “Ие, таптым”, – ди “кияү”. Ә мин моның белән сөйләшә башладым. Хәзер безнең күршедә генә торучы дус кызым Катя сорый: “Кем икәнен беләсеңме әллә”, – дип сорады. “Белдем инде, классташ Коля бит, – дим. – Мин аны тырнакларыннан, бармакларыннан сразу таныдым. Шуңа да Коля дип сөйләшәм”. Коляның күңеле миндә булган икән, ә мин уйламыйм да.

Ак күлмәктән, бөркәнчектән

Ак күлмәкле Люба үзе килен булып төшәсе йортның капка төбендә туктап кала да, эчкә керергә кыймый тора. Кечкенәдән үк бер мәктәптә, бер класста укып, икесе дә фермада әниләренә булышып үскәннәр, югыйсә. Әнисе Аннаның адашы булган Анна тутасын да сабый чагыннан ук белә Люба. Фермада группалары янәшә булгач, Коля белән Люба да әниләренә сыер савышып, терлек астын чистартышып йөриләр. Чит-ят кешеләр дә түгел. Коля каушап калган кызны күтәреп ала һәм өйгә алып кереп, идәнгә җәелгән тун өстендәге мендәргә бастыра.

Бу 1986 елның 13 июне, Сабантуй вакыты. Яз буе тамчы да төшмәгән була, бер могҗизадай, яшьләр туенда яңгыр сибәли башлый. Икенче көнне, олылар туенда туктаусыз яңгыр коя, хәтта юлларны кабартып бетерә. Туфлидән йөрерлек булмагач, туйдагылар яланаяк кайтып китәләр. Ә үзләре: “Менә, безгә бәхетле килен төште, яңгыр алып килде”, – дип сөенешәләр.

Яшьләр туеның икенче көнендә, яшь килен, сөйләшмичә кыенсынып кына йөри. Моны күрепме, каенатасы гаҗәеп бер хәлне сөйли: “Люба, әтиең әйткән идеме икән? Коля белән сез туган 1963 елны, чәчү өстендә без сөйләшкән идек. Синең хатының – кыз, минем хатын малай тапты, өйләндерербез дип. Менә, язган булгач, килен булып төштең бит”.

Любаны каената йортында яхшы каршы алалар. Алар кайтып керүгә, каенанасы серванттан кунак килгәндә генә тотыла торган чынаякланы ала, тәлинкәләргә шуларны матур итеп куеп, чәй ясый. Килене уңайсызланмасын диптер инде, “сезгә комачауламыйм” дигән булып, каенатсы алгы якка чыгып китә.

– Казаннан без иң беренче Колялар өенә кайттык, беркайчан да үз өебезгә кайтканым булмады. Бу – иреңә, каенатага, каенанага хөрмәт. Үз әтиемнең сеңелесе бар иде. Әти айгыр җигеп барып, шул сеңелесенең Керәшен Казысындагы каенанасы Әүдекине кунакка алып килеп, түр башына утырта иде. Кечкенәдән шуны күреп, тәртипкә өйрәнеп үскәнмендер инде. Коляларда чәй эчкәч, нәнәйләргә китәбез. Аннан кайтканда соң була, төнге унберләр җитә. Без кайтуга әни түшәкләрне кабартып урыннарны җәеп куя. Ашарга да әни пешереп торды.

Үзәкләрне өзеп

1988 елның 1 августында Анна түти белән Илья дәдәй Кутузовларның үзәкләрен өзгән, барлык туганнарын, авыл халкын, тетрәндергән фаҗига була. Авылга кайткан Люба төнлә яше тулып үткән кызы Аленаны имезгәндә йортлары яна башлый. Ачулы берәү, алдын-артын уйламыйча, күршеләренә ут төртә. Ялкын телләре күчеп, Кутузовларның да йорты янып бетә.

Алар киленнәренең аталары янындагы хуҗалары Казанга киткән, кеше тормаган өйгә күченәләр. Янганннң икенче елында йортны ремонтлап тышлыйлар, яңа капкалар куялар, ике катлы гараж җиткерәләр. Эш бетте дигәндә генә, авылга кемдер буяу алып кайта. Өлкән Кутузовларның уртанчы кызы Марина йортны буярга тотына һәм, аягы таеп китепме, электр чыбыгына тотына... 18 яшьлек кызын җир куенына салган Анна түти көн-төн елый, гел зиратка чаба. Аңа карап, өйдәгеләр дә өзгәләнә. Ул авыр көннәрне дә гаиләдәгеләр бергә кичерәләр. 82 яшен тутыручы Анна түти хәзерге вакытта да шул йортта тора. Балалары барысы да татулар, аралашып яшиләр. Кайгылар сорап йөрми шул. Любаның нәнәе Анна 58 яшендә вафат була. 2005 елны ике кода бер-бер артлы китәләр. Карт әбиләре Даруш та шул елны дөнья куя.

Очар кош кызлар

– Олы кызыбыз Алена да, апасыннан өч яшькә кече Юлия дә туган телне камил дәрәҗәдә беләләр. 89нчы мәктәпне гел “5”легә генә бетереп, КФУдан да кызыл диплом белән чыктылар. Социолог белгечлеге алган кызыбыз Алена киявебез Нурбәк белән Петербургта яшәгәндә Президент академиясенең идарә институтын тәмамлады. Ул республика милли китапханәсенең “Моң” театрында эшли. Юлиябез – икътисадчы, Мәскәүдә яши, – дип сөйләде балалары турында Люба. – Без татар кодагыйлардан да, рус кодагыйлардан да уңдык. Ходай аларны безгә сөеп бирде. Кодабыз Рабит Батулла яшькә бездән күпкә олы, безгә ул – бабай да, кода да, әти дә, дус та. Кодагый да керәшенгә караганда да керәшенне йөз мәртәбә ныграк аңлый торган кеше булды. Алена Нурбәккә кияүгә чыгам, дигәч, аның татар икәнен уйлап, “кызым, безгә тиешле кеше түгел” дим. Аллага шөкер, Туран һәм Ирхан исемле уллар үстерәләр. Юлиянең ире Александр рус булса да, оныклар Ева һәм Мия дә татарча сөйләшә.

Тәрбияче Люба

Любовь Николаевна – Казан педагогия колледжын кызыл дипломга тәмамлаган тәрбияче. Җитәкче дә, коллектив та яхшы булган 16нчы балалар бакчасында ул 30 елдан артык эшли. Башта бухгалтер булган, соңгы 7 елда – тәрбияче. Аның төркемендә – ДЦПлы авыр балалар. Андый авыру балалар бу бакчага 25 ел йөриләр. Баштагы мәлләрдә ул сабыйларга күз яшьсез карый да алмаган Люба. Ә хәзер бөтенесен дә үз балаларыдай күрә. “Йөгереп йөрүче балалары булган әниләр – сәламәт бала үстерүнең тәмен, олы бәхет икәнен беләләрме икән? Авыру кызлары, уллары безнең бакчага йөрүче әниләргә каравы да авыр”, – ди ул.

Бәхет сере

Уртак бәхет серен Кутузовлар гади генә аңлаталар.

Люба: “Коля ул кешелекле, йомшак, күндәм, төрле яклап та килгән. Кеше бөтен яктан да фәрештә була алмый. Тормыш инде ул шундый кызык – бөтен кеше дә гомере буе бәхет эзли. Ә бәхетне читтә түгел, үзеңдә булдырырга кирәк. Шөкер Ходайга, бернәрсәсез өйдән чыгып китеп, Казанда матур итеп 37 ел бергә яшәүдән; КФУның иң яхшы факультетларында укып кызыл диплом алган ике кызың, аларның үзләренә тиң парлары булудан; оныклар сөюдән дә зур бәхет бармы икән – икең бергә тигез торганда?!”

Коля: “Хатыннан уңдым. Туганнар янында, башка кешеләр алдында да гел әйтәм инде бу сүзләрне. Люба – чиста, пөхтә, ашарга тәмле пешерә, яхшы әни, яхшы әби. Бик гадел һәм артык җитди дә”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев