Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахталылар үз авыллары өчен җан атып яши

Авыл тормышы белән таныштыруны дәвам итәбез. Әлеге язмабызда сәяхәтебез — Чистай районының Бахта авылына.

Атамасы бәхетне аңлата
Бахта авылы— Олы Бахта елгасының өске агымында, Чистай шәһәреннән көньякка таба 22 километр ераклыкта урнашкан. Авылга 1724 елларда нигез салынган дип исәпләнә. Тарих фәннәре кандидаты Максим Глухов фикеренчә, Бахта атамасы бәхет дигәнне аңлата. Бахта авылы — РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның туган авылы буларак та билгеле. Бахтада барлыгы 270ләп кеше яши. Авылда балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, шулай ук, мәдәният йорты һәм китапханә эшләп тора. 2000 елда авылның мәдәният йорты карамагында «Карендәш» фольклор ансамбле оеша. 2012 елдан башлап, балалар өчен — «Тәңкәләр» фольклор коллективы, ә өлкәннәрнең «Чаткы» ансамбле эшли. Җитәкчеләре — мәдәният йорты методисты Анна Акманова.

Ике ел элек, авылдашлары Владимир Григорьев һәм Иван Герасимов тырышлыгы белән, Бахта авылының тарихы турындагы китап та дөнья күргән.

Бахтаның уңганнары
Башка авыллардагы кебек үк, Бахта халкы да тыныч кына эшләп, яшәп ята. Терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Хәзерге вакытта язгы кыр эшләре бетеп бара. Егетләр бик тырышып эшлиләр.

«Аерым алганда, авылның уңган игенчеләре арасында үзенең гаиләсе белән үз кырларын эшкәртеп, уңышын җыеп, терлек азыгы әзерләп, күпләп мал асраучы Петр Огурцовны атарга була. Шулай ук, Юрий Петров та, дуслары белән бергәләп, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Алар, үз техникаларында, җир эшкәртәләр, чәчәләр, сугалар, әле авыл халкына ярдәм итәргә дә өлгерәләр. Оста токарь буларак, үзебезнекеләргә генә түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләргә дә булышучы Григорий Ивановны да аерып әйтеп узыйм. Ул, үзенең уллары белән, басуда да тырышып эшли. Василий Агеевны исә авылда балта остасы буларак беләләр. Кулыннан килмәгән эше юк, йорт төзегәндә, ремонт ясаганда, чират торып, аны чакырабыз. Авылда беркем дә эшсез тормый, һәркайсы уңган да, тырыш та. Мәсәлән, Екатерина Акманова ялгызы гына ун баш савым сыеры тота. Шуның белән көн күрә, балаларына, оныкларына ярдәм итә, әбисен дә карый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, авылдашлар андагыларга бик теләп ярдәм итәләр. Василий Ванифатьев окоп өчен меңнәрчә шәм ясады», — дип сөйләде безгә Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.

Авыл уртасында чишмә урыны да сакланган. Халык аны онытмый. Бигрәк тә, Сергей Терентьев һәм Иван Ефимов ел буена аның тирә-ягын — кышын кардан чистартып, печәнен чабып торалар.

Киләчәге матур булыр
Әлегә авылдагы йортларга су үзәкләштерелгән система аша торбалардан килми. Үткән ел, үзара салым акчасына, бу эшне башлап җибәргәннәр, быел су булыр дип өметләнәләр. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктын да төзекләндерергә тотынганнар, эшне сентябрьгә тәмамларга җыеналар.

«Безнең Бахта бик матур җирдә урнашкан, табигате үзенә җәлеп итеп тора. Көндәлек кирәк-ярак алу өчен яңа кибет ачылды. Бәйрәмнәрдә авыл чиркәвендә келәүләр уза. Колхоз таркалганчы Бахтада сыер фермасы бар иде. Халык шунда эшләп, үзара ярдәмләшеп яшәде. Ә хәзер кешегә андый эш калмады, фермалар бетте. Ярый әле, ихаталарын фермерлар алып, әйбәт кенә эшлиләр. Авылыбызның кешеләре уңганнар, матур йортлар житкерәләр, җиләк-җимеш үстерәләр, мал асрыйлар, тәмле камыр ризыклары пешерәләр, кыскача әйткәндә, барын да булдыралар. Авылдашларның алдагы көннәрдә дә бүгенгедәй, бердәм, тату булып яшәвенә шигем юк», — ди китапханәче Валентина Чапыжникова.

Йолалар үтәлә
Һәр авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары, була. Бахтада да борынгы йолаларны, бәйрәмнәрне саклап калу өчен зур эш алып барыла. Биредәге бәйрәмнәргә районның башка авылларыннан да киләләр.

«Концертлар, спектакльләр оештырганда, үзебезнең авылдашларга ошаса, башка авылларга да барырга тырышабыз. Олы көн, Бәрмәнчек, Покрау, Нардуган, Качману бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез. Керәшеннәргә хас булганча, кунаклар килгәнен яратабыз, аларны — мул табын, күргәзмәләр, җыр-биюләр белән каршы алабыз. Әлбәттә, үзләре дә буш килми, үз авылларының йолаларына тугры калып, җырларын җырлыйлар, үз яклары аш-сулары белән кунак итәләр. Шулай аралашып, тату гына яшәп ятабыз», — дип сөйләде күптәнге танышыбыз Анна Акманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев