Баулы кесә нәрсә ул?
Керәшен күлмәген, берничә катлы балаиткәкле, киң һәм авыр булса да, киеп йөрергә мөмкин кадәр җайлы итеп тегәргә тырышканнар. Куллар белән иркенә хәрәкәт итәр өчен, култык астына өстәмә теккәннәр, иелеп эшләгәндә җиргә тиеп тормасын өчен күлмәкнең алдын артыннан кыскарак итеп бәйләгәннәр.
Күлмәкнең һәрвакытта да кесәсе булмаган. Кунакка, бәйрәмнәргә барганда вак-төяк (конфет, кулъяулык ише нәрсәләр) салыр өчен хатын-кызлар кечкенә кесәләр теккәннәр. Элгәре аның бавы алай озын булмаган. Аның ике элмәге булган. Шул элмәкләргә алъяпкыч бавын керткәннәр, кесә бил кырында торган. Кесәләр уртасы тузган суккан бистәр башларыннан тегелгән. Хәзер шушы онытылган кесәләрне ансамбльләргә яңартып эшлиләр.
– Кыска элмәк белән ул бик үк җайлы түгел. Элгәре кулъяклыкларны да алъяпкыч бавына кыстырып йөргәннәр бит, кесә дә шулай булган. Шуның өчен җилкәдән киеп куешлы булсын дип, бавын озын итеп ясыйм. Хәзеге ансамбльләр бу кесәләрне күзлек, телефон, паспорт салыр өчен сорый, – дип сөйләде керәшен киеме белгече Валентина Максимова.
Күп керәшен авыллары урыслар белән катнаш. Күп нәрсәләрне ике халык бер-берсеннән алган. Бу баулы кесә дә урысларда киң таралган булган. Алар аны “лакомка дип йөртәләр.Уңайлы, җайлы нәрсә икәнен аңлап, керәшеннәр дә шундый кесә ясый башлаганнар, дигән фикер дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев