Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе керәшеннәре – бай мираслы

11 март көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында әлеге төбәкнең керәшен авыллары буенча оештырылган экспедициягә нәтиҗә ясалып, этнографик фильм тәкъдим ителде.

Фильмга Балык Бистәсе районының керәшен авыллары тормышы, халык җыру-биюләре һәм традицион костюмнары буенча бай мәгълүмат тупланган. 

Һәр халыкның үз төсе, үз йөзе

Чарага Казаннан Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, мәдәни үзәкнең төрле жанрлар буенча баш белгече Павел Александров бардылар. Районнан җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Романов һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре катнашты.

Узган ел, август аенда, мәдәни үзәкнең баш белгече Павел Александров җитәкчелегендә тикшеренү эше белән шөгыльләнүче Марина Казакова, Илүзә Галиуллина, фотограф-видеограф Илдар Хафизовтан торган төркем Балык Бистәсе районының керәшен авылларында экспедициядә булды. Экспедициянең төп максаты – традицион сәнгатьне ныгыту һәм саклау буенча мәдәни-агарту эше алып бару, халык биюләрен һәм уеннарын, һәм көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнү.

Экспедиция барышында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Үри Чаллысы, Казаклар Чаллысы, Иванай, Шомырбаш, Керәшен Казысы һәм Алан-Полян авылларында булып, анда яшәүче карендәшләребез белән очраштылар һәм аларның йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыйдылар. Шулай ук, экспедиция членнары район сәнгать мәктәбендә  һәм туган якны өйрәнү музеенда да булып, аларның хезмәтләре белән танышты. Бер атна, диярлек, дәвам иткән экспедициядә табылган, җыелган мәгълүматны фильмга туплаганнар.

– Әлеге фильм белән без нәрсә белән яшәвегезне, сезнең җирлекнең никадәр бай икәнен күрсәтергә телибез. Без игътибарны керәшен мәдәниятенә бирдек. Шулай да, экспедиция барышында татар һәм рус мирасына кагылган үзенчәлекле нәрсәләргә дә юлыктык. Бу чарада төрле милләт вәкилләре җыелган. Керәшеннәр турындагы фильмны караганнан соң, башка халыклар да үзләренә хас мәдәни байлыкларга игътибар итәр. Күп очракта читтәге ялтыравыкка карап, янәшәдәге байлыкларны күреп бетермибез. Ә бит үзеңнеке, янәшәдәгесе – иң мөһиме, – дип сөйләде Павел Александров.

 

Яков Емельянов – Балык Бистәсенең күренекле заты

Людмила Белоусова сүзне мөселман халыкларны – Рамазан ае, ә православныйларны Май чабу атнасы белән котлап башлады.

– Безнең мәдәни үзәк Яков Емельянов исемен йөртә. Ул Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында туган. Ул – керәшен шигъриятенә нигез салучы. Аның шигырьләре күп булмаса да, зур әһәмияткә ия, ул югары уку йортларының укуту программасына кертелгән. Халык аңа Җырчы Җәкәү дип исем биргән. Быел 25 мартта аның тууына 175 ел була. 5 ел элек Җырчы Җәкәүнең юбилеен республика күләмендә уздырган идек: фәнни конференция уздырылды, Кукмара районында ул хезмәт иткән чиркәүгә истәлек тактасы куеды. Быелгы юбилее уңаеннан, Алан Полян авылы ансамбленә Татарстан Рәисеннән 500 мең сумлык сертификат бирелде, – дип сөйләде Людмила Белоусова.

Сүз уңаеннан, 29 март көнне район мәдәният йортында Җырчы Җәкәүгә багышланган иҗат кичәсе – “Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурсына йомгак ясалу да булачак.  

Чарада, шулай ук, экспедициягә ярдәм күрсәткән, актив эш алып барган карендәшләребезгә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова Рәхмәт хатлары да тапшырды.

Фольклор коллективлары дөрес киенергә тиеш

Узган ел “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә “Чулпы” халык фольклор ансамбленә Татарстан Республикасының иҗади коллективлары өчен милли костюмнар тегү буенча Татарстан Республикасы Рәисенең гранты тапшырылды. Ансамбль өчен экспедициядә табылган борынгы кием үрнәкләре буенча, нәкъ алар төбәгенә хас бизәкләр белән яңа күлмәкләр тегелә, баш яулыклары чигелә, аяк киемнәре тегелә, тамаксалар ясалар. Хатыннар һәм яшь кызлар өчен тегелә торган күлмәкләрне дә бу очрашуда халыкка тәкъдим иттеләр.

Киемнәр турында сөйләгәндә Павел Александров сәхнәдә чыгыш ясаучы барлык фольклор коллективларын традицион күлмәкләрдән булырга өндәде.

“Нәкъ тә экспедицияләр барышында чын үрнәкләр табыла. Шул байлыкларны күрә белергә өйрәнергә кирәк. Яшь һәм статус буенча туры килмәгән, дөрес киелмәгән күлмәкләрдән, баш киемнәреннән булган ансамбльләрне күреп, башкаларның да ул күлмәкләрне киясе килми башлый. Шулай итеп, чын киемнәр дә югала, онытыла бара”, – дип искәртте Павел Александров.

Әзер тулы кием комплектын “Чулпы” ансамбленә 29 мартта Җырчы Җәкәүгә багышланган иҗат кичәсендә тапшырачаклар. “Чулпы” ансамбле фильм презентациясендә үзләренең авыл көйләрен дә башкарды.

Фильмны караганнан соң, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина уңышлы этнографик экспедиция өчен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә рәхмәт белдерде.

“70-90нче елларда сандыкларга салып, бикләп куйган байлыкларны чыгара башладык. Бу керәшеннәргә дә, татарларга да, русларга да кагыла. Бар нәрсә дә гаиләдән башлана. Туган телдә сөйләшсәк, йола-гадәтләрне онытмасак, мәдәни мирасыбызны югалтмасак, алга таба әле яшәрбез”, – дип сөйләде Айгөл Камилевна.

 

Искәртеп узабыз, мондый экспедицияләр узган елларда Кукмара, Кайбыч, Зәй районнарында булды. Аларның нәтиҗәләре булып, Кукмара һәм Кайбыч керәшеннәре җыруларын туплап, китаплар, ә Зәй районы буенча интернетка фильм чыкты. Чираттагы этнографик экспедиция Менделеевск районына каралган. 

Бу темага:

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Балык Бистәсе районында булып кайтты

Тулы ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев