Балтачның «Активист» хуҗалыгында урып-җыю ничек бара?
Елның-елында «Активист» хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәртөрле зур эшләрне – язгы чәчү буламы, урып-җыю кампаниясеме яисә башкасымы, барысын да бердәм һәм кыска срокларда, яхшы сыйфат белән башкарып чыгулары белән аерылып торалар.
Агымдагы елның урагы ничек бара, нәтиҗәләр ничек булыр һәм аның үзенчәлекләре турында хуҗалык җитәкчесе Рафил Зәкиев сөйләде:
– Һәр ел үзенчәлекле, әмма бу елны алдагылары белән чагыштыра да алмыймдыр, – дип башлады ул сүзен. Язгы чәчү бер айга сузылды, гадәттә без аны – 15, озак булса 18 көндә тәмамлый идек. Инде урып-җыю шулай озакка бармасын, дигән теләктә һәр механизаторыбыз, гомумән, хезмәтчәннәребез һәр минутның кадерен белеп эшлиләр, тырышалар, – ди ул.
Хуҗалык кырларында бара торган эшләр белән танышу өчен дүшәмбе, өйләдән соң юлга кузгалдык. Әллә каян килеп чыккан болыт Кариле, Салавыч, Яңгул авыллары өстендә чиләкләп яңгырын орды, без дә, кире кайтасы булырмы дия-дия юлыбызны дәвам иттек. «Кызыл юл» хуҗалыгының ярты ягында яңгыр бөтенләй яумаган, бу хуҗалык комбайннары арпа суктыру белән мәшгуль. Комзавод авылын узгач, «Активист» хуҗалыгы биләмәләре башлана, 106 гектарлы арпа басуында эш кайный, комбайннар турыдан-туры суктыра, машиналар амбар хуҗалыгына ашлыкны ташып торалар, комбайннар артыннан сугылган теземнәрне ике трактор рулонлап бара, аны шәхси хуҗалыкларга ташып баралар.
Беренче булып, соңгы вакытта хуҗалыкларда, комбайннар янында сирәк күренүче янгын сүндерү машинасы күзгә ташлана. Тәртип булырга тиеш, дип каршылады безне басуда Шамил Газизов. Туры сүзле, һәрчак булсынга дип тырышучы белгеч әлеге хуҗалыкта 1979 елдан бирле эшли. Башта ветфельдшер буларак хезмәт куйган, терлек азыгы әзерли торган «КСК» комбайнында, соңрак баш зоотехник булып эшләргә дә туры килгән һәм соңгы елларда ул бригадир вазыйфасын башкара һәм аны җиренә җиткереп үти.
– Егетләребез бик тырыш, ди ул, кемне генә алсаң да, бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Менә «МТЗ» тракторы белән Алексей Васильев бар рулонлаган саламны трактор-машинага төяп бара, үзенең эшен төгәл итеп башкара. Аннан башкалар да калышмыйлар, яңа «Йота» тракторында Андрей Колесников, аның белән янәшәдә Рафис Сафиуллин рулоннарны тәгәрәтеп кенә баралар.
Хуҗалыкның баш агрономы Иван Константинов районда иң тәҗрибә-леләрдән санала, 30 елдан артык игенчелек белән шөгыльләнә, ул да бу ел урагының җиңел булмаячагын ассызыклап узды. Ничек кенә булмасын, игеннәрнең торышыннан зарланырга ярамый, төрле басулар бар, хәзергә уртача һәр гектардан 30 центнер уңыш алабыз, көзге бодайдан уңыш 34 центнер булды, борчакның «Аксайский усатый» сортыннан һәр гектардан 20,5 центнер чыкты. 50 гектар арышыбыз бар, аз гына өлешенә арпа өстәгән идек, яшелрәк, дип калдырып тордык, бер-ике көннән аны алырга була, – диде баш агроном.
Басуда комбайннар загон артыннан загон салып, сугасы мәйданны киметеп баралар. Комбайнчылар арасында Федоровлар гаиләсе династиясе аерым урын алып тора. Викторның әтисе – Геннадий шулай ук гомер буена мактаулы комбайнчы булган, район, республика күләмендә танылу алган. Виктор, мин әти янында 9 ел ярдәмче булдым, әти штурвалны, булдыруыма ышангач кына тапшырды, соңгы өч елын үзем эшләдем, ул күбрәк өйрәтеп торды, ди.
Тату гаилә башлыгы Виктор инде үзе олы тәҗрибәле комбайнчы, янында икенче улы – мәктәп укучысы Ярослав игенче серләренә төшенә, әтисен дә алыштырып тора ала. Монда Кирилл юк әле, комбайны искерәк, ватылып китте, гаражда. Сәгать дүрткә килеп җитмәсә, төшәрмен, дигән идем, ди Виктор.
Кирилл мәктәптә укыган елларыннан ук җәйге чорда туган хуҗалыгына ярдәм итә, әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып дүрт ел эшли, шул вакыттан техника серләренә дә төшенә. Бүгенге көндә Кирилл Казан дәүләт аграр университетының агроинженерия факультетының өченче курсын тәмамлаган студент-стипендиант, янында әтисе үрнәгендә намус белән хезмәт куя, ярдәмчесе Руслан Максютов белән тәҗрибәлеләрдән калмаска тырышалар.
«Палессе» комбайнында матур күрсәткечләргә ирешеп эшләүче Юрий Андреев та комбайнчылар нәселеннән, әтисе комбайнчы булып дан казанган шәхес. Аның ярдәмчесе Константин Данилов шулай ук нәселдәге комбайнчылар эшен дәвам итүче, аның бабасы шулай ук комбайнчы булып эшләгән. «Активист» хуҗалыгына килеп, биредә эшләүчеләр белән аралашкан саен аларның туган җирләренә булган мәхәббәтләре, тырышлыклары сокландыра. Мәсәлән, Борис Арыков үзе бар техникага ягулык ташый, сала, шул ук вакытта янгын сүндерү машинасы белән басу түрендә, комбайннар янында.
Ә амбар хуҗалыгы, аның 16 ел мөдире булып эшләүче Айсылу Волкова хезмәте турында аерым язарга булыр иде. Монда бар җирдә тәртип, пөхтәлек. Бу аның эш бүлмәсеннән башлап, бөтен территориядә күзгә чалына. Амбар капкасы янында үстерелгән гөлләр монда хезмәт, матурлык яратучылар эшли, дип каршы ала.
Гомумән, монда кемне генә алсаң да, очраклы кеше юк дигән нәтиҗәгә киләсең, һәркем бабасы-әтисе үрнәгендә тырыш хезмәт куеп, киләчәккә юл яра. Хуҗалыкның киләчәге һәм үсеше өчен иң мөһим, төп факторлар да шулар бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев