Балчыклы чиркәве аруландырылганга – 10 ел
1 июль көнне Түбән Кама районының Балчыклы авылы халкы чиркәүдәге бәйрәм литургиясенә җыелды.
Божественная литуригияне Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясе җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов, шулай ук, Балчыклы чиркәве настоятеле Артемий Ямашев, Олы Аты чиркәве настоятеле Михаил бергәләп уздырдылар. Балчыклы певчийларына шәһәрдән килгәннәре дә кушылды. Приход халкы җазык әйтеп өлеш тә алды.
Бәйрәм литургиясе Балчыклы авылының апостоллар Пётр һәм Павел исемендәге чиркәве аруландырылуга төгәл 10 ел тулу уңаеннан уздырылды. Анда, шулай ук, Түбән Кама районы керәшен оешамсы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, аның урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, авыл чиркәвен төзү өчен бәяләп бетергесез зур хезмәт керткән Балчыклы егете, НПАТП директоры Юрий Иванов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Соңыннан, приход халкы һәм бәйрәм келәвенә читтән кайткан авылдашлары, Түбән Камадан килүчеләр чиркәү ишегалдындагы күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә Балыклы чиркәве төзелеше барышын, аңа чаңнар урнаштыру һәм храмны аруландыру мизгелләрен үз эченә алган фотолар урын алган иде.
Чиркәү ишегалдында, бәйрәм уңаеннан, мул табын да көйләнде. Бәйрәм табыны Юрий Геннадиевичның һәр эшендә зур таянычы булган хатыны Анфиса һәм клуб җитәкчесе Надежда Анисимова тырышлыгы белән әзерләнде.
Табындагылар Балчыклының элекке храмы, бу яңа чиркәү, авылның динле тормышы турында сөйләштеләр.
Халык хәтерләвенчә, авылның, ишегалдында священниклар җирләнгән икенче чиркәве 1846 елда төзелгән һәм заманасы өчен үзенчәлекле архитектурага ия булган. Интернет мәгълүматына караганда, 1859 елда Балчыклыда 279 кеше яшәгән, ә 1901 елда авылда 680 “крестьян двор”ы булып, халык саны 2000гә җиткән. Барлык чиркәүле һәм приход мәктәпле авыллар кебек үк, Балчыклы халкы да заманасы өчен укымышлы, динле булган... Әмма 1953 еллар тирәсендә авыл чиркәвенең башта куполын җимергәннәр, ә бер елдан – чиркәүнең үзен дә... Ул урында мәктәп, медпункт, китапханә төзелгән.
Бары тик 61 елдан соң гына Балчыклы авылында, элекке урынында диярлек, чиркәү калка. Биеклеге 20 метр булган, барлыгы 250 кеше сыйдырышлы бу чиркәүне Киров өлкәсе балта осталары бүрәнәдән күтәргәннәр. Чиркәүнең биек гөмбәзе астындагы чаңнарны Каменск-Уральский шәһәре осталарына ясатканнар. Ул биш чаңның иң зурысы 164 килолы. 2014 елның апрелендә, аларны урнаштыруны үз күзләрем белән күреп, һәр мизгелен фотоаппарат хәтерендә калдырган идем. Ул чагында аталы-уллы Юрий һәм Ленар Ивановлар, Анатолий Анисимов, Валерий һәм Павел Маркеловлар, Юрий Никитин чаңнарны көйләп, аларга казык чалганар (анысы – кагу өчен чаңнарның “теле”нә ишелгән бау бәйләү) иде. Шуннан соң, Кушай авылы чиркәве настоятеле Игнатий чаңнар янына күтәрелде һәм Балчыклы авылы күгенә чаң тавышы таралды.
Балчыклы чиркәвен төзетүдә башлап йөргән Юрий Ивановка тутасының уллары Александр һәм Дмитрий Сөләймановлар, авылның булдыклы кешесе Анатолий Маркелов һәм бик күп авылдашлары, шулай ук, Келәтле егете Геннадий Муллин, Актүбәдән Сергей Шадрин, заманында бабасы Даниил шушы авыл чиркәвендә певчий булган Мәскәү галиме Андрей Савельев һәм башкалар ныклы ярдәм кулы сузганнар.
Изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәрендәге бу чиркәүне шул ук 2014 елның 1 июлендә Татарстан митрополиты Анастасий үзе аруландырылды. Анастасийның кулына Изге китап алып, дөрес деннең символы булган “Ышанамын”ны һәм “Әй, Күктәге Атабыз” иманын чын керәшенчә әйтүен Балчыклы халкы әле соңыннан да озак вакытлар искә алып сөйләде. “Керәшеннәр өчен бүген – бик олы вакыйга. Сезнең үз телегездә, гомеремдә беренче мәртәбә Изге Литургия алып бардым, – дип әйткән иде митрополит Анастасий. – Мәңгелек турында уйлагыз, чиркәүгә ешрак йөрергә тырышыгыз...”.
Балчыклы чиркәве аруландырылуга 10 ел тулган 1 июль көнне, приход халкы ул заманда митрополит булган Анастасийның әлеге сүзләрен дә искә алды. Бәйрәм литургиясеннән балчыклылар алга таба чиркәүгә бердәм рәвештә йөрергә дигән фикер белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев