Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларны яңа уку елында нинди яңалыклар көтә?

Мәктәптә белем алучы балаларны үзгәрешләргә бай булган 2024-2025 уку елы көтә. Хезмәт һәм физкультура ничегрәк укытылыр? Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре белән ни булыр?

Яңа уку елы дип әйтүгә, бөтен кешенең күз алдына Белем бәйрәме булган 1 сентябрь килеп баса. Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килгәнлектән, мәктәптә уку 2 сентябрьдән башлана.

Яңа уку елыннан кайбер дәресләрнең исемнәре, ә кайберсенең җисеме дә үзгәрә. Мәсәлән, технология дәресләре, безнең әниләре мәктәптә укыган еллардагы кебек, хезмәт дип аталачак. Башлангыч һәм төп мәктәптә, гадәти традицион хезмәт дәресләрендәгечә, кызлар тегү, чигү шикелле кул эшләренә өйрәнәчәкләр, ә егетләр урындыклар ясаячаклар. Быел ул дәресләр һөнәри юнәлеш модульләре белән тулыландырыла. Экспертлар әйтүенчә, яңартылган уку программасы укучыларда социаль-көнкүреш күнекмәләре комплексы формалаштыруда, шулай ук, булачак һөнәрләрен сайлауда ярдәм итәргә тиеш.

Башлангыч класс укучыларын кул эшләре, аерым алганда, слесарь эше, тегү-чигү белән таныштырачаклар.

Моңа кадәр технология дәресләре атнага бер генә булса, хәзер 5нче-9нчы классларда хезмәт дәресләре күбрәк була, ә программа яңа модульләр белән тулыландырыла. Алар бишәү: «Җитештерү һәм технологияләр», «Азык-төлек продуктларын эшкәртү технологияләре», «Компьютер графикасы. Сызу», «Робототехника» һәм «3-D модельләштерү, прототиплаштыру, макетирование». Моннан тыш, мөмкинлектән чыгып, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендәге укучылар әле тагын өч өстәмә модульне – «Автоматлаштырылган системалар», «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек»не сайлый алыр.

Бөтен кешегә таныш булган Тормыш иминлеге нигезләре дәресе дә үзгәрә. Хәзер ул Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре дип атала һәм үз эченә башлангыч хәрби хәзерлек элементларын алачак.

8нче-9нчы класс укучылары гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту һәм саклану чаралар белән танышалар, шулай ук, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен үзләштерәләр.

Югары класслар теория өйрәнү белән генә чикләнмәячәк, алган белемнәрне шунда ук практикада кулланып караячаклар. Алар тактик, инженерлык, хәрби-медицина һәм техник әзерлек тә уза. «Зарница» уеннарында катнашачаклар, махсус сборларга да йөриячәкләр.

2025 елда тагын бер зур үзгәреш көтелә: Җәмгыять белеме сигезенче класска кадәрге уку программасыннан төшереп калдырылачак. Димәк, сигезенчедән түбәнрәк классларда бу фән укытылмаячак. Җәмгыять белеменең яңартылган курсы хәзерге тормышка яраклаштырылган, ОГЭ һәм ЕГЭ биремнәре дә шул яңа программага нигезләнеп әзерләнелә.

Шул ук вакытта, тарих дәресләре, киресенчә, тагын да күбрәк булачак. Сәгатьләр саны 340тан 476га кадәр арта: 5нче-8нче классларда атнага – өчәр сәгать, 9 класста – икешәр сәгать.

Мәктәп программасында тагын бер яңа фән – Гаилә нигезләре («Семьеведение»). Гаилә кыйммәтләрен ныгытудан тыш, әлеге дәрес кысаларында психологик травмалар турында сөйләшәчәкләр. Егетләр белән кызлар арасында дөрес мөнәсәбәтләр формалаштыру турында фикер алышу да тәкъдим ителә. Гаилә нигезләрен атнага бер тапкыр, дәресләрдән тыш вакытта үткәрергә планлаштыралар.

2024 елның 1 сентябренә география буенча яңартылган дәреслек һәм контурлы карталар әзерләнә. Яңа басмаларда илдәге соңгы территориаль үзгәрешләр дә исәпкә алынган.

Бөтен укучыларның диярлек яраткан физкультура дәресләрендә дә яңалыклар көтелә. Укучылар гольф, биатлон, скалолазание, спорт туризмы, чирәмдәге хоккей, ушу, чирлидинг, аркан тартышу, бокс, дзюдо, карате-кекусинк, авыр атлетика, теннис дәресләре дә булыр дип көтелә.

Мәктәп формасын да үзгәрешләрсез калдырырга җыенмыйлар. Узган елларда киемгә һәм укучыларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр мәктәпләрнең үз уставларында гына языла иде. Алар, гадәттә, эшлекле стильгә, тукыма төсенә кагыла. Әмма 2024-2025 уку елында мәктәп формасының бердәм стандартын кертергә җыеналар. Әлегә аның нинди булачагы аңлашылмый, чөнки «Роскачество» яңа ГОСТ өчен таләпләрне төзергә керешкән генә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев