Баграж якларында экотуризмны үстерү өчен мөмкинлекләр шактый
Рәзимә Кашапова тарихи, истәлекле, әлеге якның үзенә генә хас урыннарында булган
Юлга чыктык без бергә, туган якны күрергә. Нәкъ әлеге җырдагыча быел җәен чит ил, төбәкләргә бармыйча, туган якта сәяхәт кылырга булдым. Без авыл баласына авыл тормышы рухын тоюы, гореф-гадәтләре белән танышу артык булмас. Авыл туризмы объектлары, гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыкларының салаларны саклауга сәләтле булуына әлеге сәфәремдә тагын бер кат инандым. Өстәвенә, экотуризм биниһая кыйммәт чит илгә сәяхәтләрне алыштыра. Бу уңайдан “Үз илемдә ямьле миңа” проекты булдырып, беренче сәфәремне үткәне тирәндә булган Баграж якларына кылдым.
Баграж җирлегенә кергән авыллар табигатьнең гаҗәеп матур, таулы, сулы, урманлы урыннарына утырган.
Багражда керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен чагылдырган урыннар шактый. Нарат урманы белән капланган Кашкатау итәгендә ел да Питрау бәйрәме гөрли. Табигатьнең гүзәллеге буенча бу урыннарга тиңнәр юктыр. Тау буйларындагы төп-төз наратлар, аста үскән хуш исле чәчәкле болыннар. Әрәмә эченнән челтерәп аккан чишмә-инеш дисеңме...
“Баграж буйлары”, “Сандугач” керәшен фольклор ансамбльләре чыгышлары күпләрне хушландырырлык. Соңгысы республикада танылып килә.
Әлеге җирлектә ял итү генә түгел, тарихи урыннарда булу мөмкинлеге дә бар. Кашкатау итәгендә изге урын дип саналган тарихи әһәмияткә ия тыныч почмак күпләргә мәгьлүмдер. Аны Таш мич, диләр. Иван Глуховның (мәрхүм инде) "Халкым минем керәшен" дигән китабында язылганча: изге урынның тарихы тирәндә. Риваятьләр буенча ул 250-270 ел элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Җир асты юлы Түбән Биш авылына барып чыга торган булган. Таш мичтә Пугачев явы җиңелә башлагач, анда пугачлылар, гражданнар сугышы чорында акгвардияче офицерлар качып яткан.
Зәйдәге сәнәкчеләр фетнәсе вакытында әлеге мич фетнә оештыручыларның очрашып, план кору урыны булган. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә тарихи вакыйгалар күрмәгән, шаһиты булмаган! Әлеге урынның ян-ягы һәм түшәме таштан, аңа керү урыны мич авызын хәтерләтә. Шуңадыр да Таш мич дип аталган ул. Элек биредә яңгыр тели торган булганнар.
– Моннан биш ел элек таш мичкә кереп караган булды. Анда хәзер кеше сыярлык кына ара калган, өстән ком-таш коела, – ди укытучы Радий Харитонов.
Изге урынга бәйле күп кенә риваятьләр йөри халыкта. Биредә булганда, изгеләр көче белән көч, дәрт-дәрман өстәлә, имеш. Ничек кенә булмасын, әлеге урынга сәфәр кылып, бу тарихи урын белән якыннан танышу форсаты бар.
Менә ичмаса музей
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оештырылган этнографик керәшен музее элекке көнкүреш кирәк-ярагы, киемнәр, экспонатлар белән елдан-ел тулылана бара. Биредә сарай, мунча чормаларыннан төшкән һәр эксонат – кадерле ядкарь. Питрауга килгән кунаклар музейга кермичә калмый. Мәдәният йортында узган чараларда катнашучылар еш биредә була. Халкыңның үткәнен өйрәнүгә, буыннар чылбырының дәвамчанлыгына тиешле игътибар бирелгән җирдә авылы да, халкына хас үзенчәлекләр дә югалмас, дигән өмет-ышаныч белән чыгасың әлеге бүлмәдән.
Симашев музее дәрәҗәле кунакларны үзенә җыйный
Югары Баграж мәктәбендә чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашевка белем алган мәктәбендә, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән музей оештырылды.
Музейның бер ягы Федор Петрович яшәгән авыл өен хәтерләтә. Анда якташның өй җиһазлары, шәхси әйберләре, ярышлардан алган имзалы бүләкләре, аның турында китаплар, матбугат язмалары, фотосурәтләр урын алган. Икенче ягында исә казанышлары, уңышлары, шәкертләре турында сөйләүче стендлар.
Югарыбагражлылар Федор Симашев музее булдырып, беренчедән, аның исемен мәңгеләштерсә, икенчедән, яшь буынны якташыбыз үрнәгендә тәрбияли. Биредә еш якташның гаиләсе, аның хезмәттәшләре, дәрәҗәле спортчылар була.
Менә ичмаса күл!
Зәй – Сарман юлы буенда Кашкатау итәгендә көзгедәй ялтырап яткан буага кем генә сокланмый икән! Ул нәкъ рәсемдәгечә: тау буйлап үскән наратлар шәүләсе аңа төшеп, буаны тагын да серле итә. Әлеге буа республикада мелиорация эшләре алып барган чорда буалган булган.
Биредә Әлмәт, Чаллы, Алабуга якларыннан килүчеләр ел әйләнә балык тота, ял итә. Җәен “Застава” балалар-яшүсмерләр клубына йөрүчеләр палаткаларда яшәп, уку-күнекмәләр узалар. Биредә менә дигән ял урыны булдырып, балык тоту спортын үстерергә, көймә һәм катамараннарда йөрүне оештырырга була. Әлеге күлдә рәхәтләнеп коенып, ял иттем.
Очар кош биеклегеннән
Авылны очар кош биеклегеннән кемнең генә күзәтәсе килми икән! Урта Багражның Кызыл яр тавын яз-көз, җәен Чаллы парапланчылары аеруча үз итә, ул - аларның яратып оча торган урыны. Димәк, җил агымы алар өчен уңайлы. Ютуб каналында аларның әлеге таудан очкан видиеоязмалары шактый. Кыскасы, парапланчыларның очу мизгеле – үзе бер матур тамаша. Миндә дә очар кош биеклегеннән әлеге матур якларны күрү теләге уянды. Аннан әлеге тауның өчтән икенче өлешеннән кайчандыр горизонталь юл салынган. Мануфактурачы Стахеевчылар Алабугага бакыр рудасы ташыганнар булса кирәк әлеге юлдан, ди Александр Биканов.
Атлары ла, атлары!..
Югары Багражда кечкенәдән ат җене кагылган Григорий Коронов ат үрчетү белән шөгыльләнә. Уллары да үзе кебек ат җанлылар: бахбайлар тирәсендә чуалып, аның өстендә үскәннәр.
Моннан берничә ел элек өлкән улы Петр “Эш башлаучы фермерларга ярдәм» республика программасына кереп, грант акчасына атлар сатып алды. Аңа кадәр Григорий йортлары янәшәсендәге фермада 13 ат асраган булган инде. Бүгенге көндә Коронвларның алты дистә аты бар. Уллары Петр белән Максим икесе дә чаңгы спортын үз итә: икесе дә Татарстан командасы составында чыгыш ясыйлар. Петр спорт остасы инде. Алар авылга кайткан саен әтиләренә булышалар.
– Миндә атка хирыслык терлекче булып эшләгән әтидән килә. Аңа ияреп кечкенәдән колхозга эшкә йөрдем. Минем балачак елларында колхозда йөз баш ат асралды. Фермадагы атларга фураж урлап төшеп, алар белән аралаша, атланып йөрергә өйрәнә идем, – дип искә ала Григорий балачак елларын.
Атлар аның күңеленә кереп кенә түгел, берегеп кала хәтта: телендә атлар гына. Табыш бирми бит алар, нигә асрарга, диючеләргә аптырый ул. Атлар миңа тынычлык бирә, алар янында ихластан ял итәм, ди ул. Кесәсендә һәрвакыт шикәр булыр аның: ферма капкасын ачып керүгә, бахбайлары сырып ала ана.
Араларында токымлылары да бар. Нәзек билле бахбайлары Сабантуйларда урын алмый калмый. Башкортстан Сабантуйлары, Чиләбе өлкәсендә татар конгрессы оештырган бәйгеләрдә дә урынсыз калмый. Атлар мине балачакка алып кайтты, аларны кочып, сыйпаудан күңелгә рәхәт бер дулкын йөгерде.
Үзе депутат, үзе ныклы хуҗалык башлыгы
Күңеле белән җир кешесе булган, авылны яратучылар аз түгел биредә. Югары Багражда яшәүче Михаил Кондратьев хуҗалыгында җиде дистәгә якын мөгезле эре терлек асрый. Сыер маллары шактый, җитештергән сөтне авылда, аннан читтә дә алалар. Сөт продуктлары ашап туйгысыз тәмле, татып карамаган булсам, алай әйтә алмас идем. Шуңа да аларның үз клиентлпары бар. Терлекләре ташпулаттай йортлары каршындагы тау итәгендә асрала, ә гаиләдә биш бала үсә, алар күбесе кул арасына кергән инде.
– Михаил Кондратьев – авылда хөрмәтле кешеләрдән, ул авыл Советы депутаты, үз хезмәтләре белән көн күрә, киләчәккә матур планнар белән яши, – ди җирлек башлыгы Павел Минеев.
Баграж якларына сәфәрем әнә шулай мавыктыргыч булды. Тарихи, истәлекле, әлеге якның үзенә генә хас урыннарында булдым. Ат казылыгы, сөт-каймаклардан авыз иттем. Яшь каен себеркесеннән мунча, аның артыннан юкә балы белән мәтрүшкәле чәй эчүләр дисеңме. Кыскасы, үземә биредә күңел күтәренкелеге, эшкә дәрт-дәрман алдым, таралып ял иттем, экологик чиста продуктлардан авыз иттем. Кыскасы, Баграж якларында экотуризмны үстерү өчен мөмкинлекләр шактый. Баграж якларына килсәгез, үкенмәссез...
Рәзимә Кашапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев