Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баграж авыл җирлегендә күчмә семинар-киңәшмә узган

Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, башка җаваплы затлар катнашты.

Пункт авылны ямьләп тора

Семинарда катнашучылар беренче булып, авылга керү өлешендә олы юл буенда урнашкан кибетне карадылар. Район башлыгы бай товар ассортименты, кибетнең уңайлы җирдә урнашуын билгеләп үтте.

Икенче объект узган ел «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында сафка баскан фельдшер-акушерлык пункты булды. Пунктка бу вакытта авылда яшәүче әби-апалар медицина ярдәме алырга килгән иде.

-Авыл уртасында шундый барлык уңайлыклары булган фельдшер акушерлык пункты өчен район, республика җитәкчелегенә рәхмәт. Элекке пунктка йөрү уңайсыз, авылдан ерак иде. Авылыбызны ямьләп тора бу бина, — дип рәхмәтләрен җиткерде алар.

Яңа ФАП заман таләпләренә җавап бирә, пациентлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Барлык кирәкле җиһазлар бар. ФАПта 40 ел стажлы, тәҗрибәле, авыл халкының ихтирамын яулаган Галина Данилова эшли. Быел кече медицина хезмәткәре булып Светлана Макарова эшли башлаган.

Челтер-челтер ага Чөкери чишмәсе

Сарсаз-Багражда авылга урманнан төшүче Чөкери чишмәсе төзекләндерелеп, Качману бәйрәмендә коену өчен купель ясалды, ял итәр өчен беседка булдырылды, чишмә тирәсенә агачлар утыртылды. Чишмә территориясенә һәм керү юлларына таш түшәлде, территорияне яктырту өчен баганалар утыртылып ут сузылды.

-Чөкери чишмәсен төзекләндерү өчен «Экология» программасы нигезендә республика бюджетыннан 300 мең сум бирелде. Үзара салым программасы буенча да биредә өстәмә эшләр башкарыла. Бирегә суга авыл халкы гына түгел, якын-тирәдәге шәһәрләрдән кайтучылар да йөри. Качману бәйрәмендә су коенырга килүчеләр шактый. Бу эшләрне башкарырга ярдәм иткән район, республика җитәкчелегенә зур рәхмәтлебез, — ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Разиф Галиевич чишмәне торгызу, элекке хәленә китерү өчен күп көч куелганын ассызыклап үтте. Ни өчен соң Чөкери чишмәсе дип атаганнар, дип кызыксынды да ул.

— Ике яр арасындагы чокырда урнашканга Чөкери дип атаганнардыр. Элекке вакытта чишмә чөкер-чөкер килеп, дулкынланып, шаулап аккан. Аннан ике ярда ике кеше чөкердәшеп су эчкән, шунннан чыккан дигән фараз да бар, — дип аңлатма бирде Павел Минеев.

Сүзгә авылның ак дәдәсе, педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов та кушылды.

-Ә бит бу урынны кайчандыр агачлар баскан иде. Павел Николаевичның тырышлыгы белән авылыбызда шундый матур урын барлыкка килде. Авыл җирлеге башлыгыбыздан уңдык, — диде Александр Николаевич.

Маскировка челтәре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында госпитальләр өчен эчке киемнәр тегәләр, маскировка челтәрләре үрәләр.

— Без алгы сызыктагы, шулай ук яраланган солдатларыбыз өчен эчке киемнәр тегәбез һәм аларны госпитальләргә озатабыз, — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова.

Авылда маскировка челтәрләре үрү эшен Светлана Рябова оештырды. Маскировка челтәрләре үрергә йөрүчеләр арасында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр, әтиләр, туганнары да бар. Биредә маскировка челтәрләрен үрү тулы куәткә бара. Хәтта икешәр сменада эшлиләр. Эшкә 21 февральдә генә тотынсалар да, бүген 51нче челтәрне үрә башлаганнар.

— Бүген безнең барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә — махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын. Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, — ди Светлана Рябова.

Сарсаз-Баграж мәктәбендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Бүгенге көнгә коллектив 4376 окоп шәме ясаган.

Семинарда катнашучыларга махсус хәрби операциядә катншучы Сарсаз-Баграж егетенең укучыларга окоп шәмнәре, хатлар, рәсемнәр өчен рәхмәт әйтеп язылган видеосы күрсәтелде.


Багражда ялга кайткан егетләрне бергәләп җыелышып матур итеп каршы алалар

Урта Баграж авылы егетләре Евгений Митин, Радик Низаков, Александр һәм Вадим Кузьминнар көче белән Яңа урамда 450 метр озынлыкта таш җәелде.

Аннан семинарда катнашучылар Урта Багражда часовняны, Яңа урамда төзекләндерелгән юлны карадылар. Семинарның пленар өлеше Урта Баграж мәдәният йортында узды.

Баграж авыл җирлеге территориясендә 294 йорт биләмәсе урнашкан, 2024 елның 1 гыйнварына 641 кеше яши. Сарсаз-Баграж мәктәбендә 26 укучы белем ала. Шәхси хуҗалыкларда 296 баш мөгезле эре терлек, 87 баш савым сыер, 207 баш сарык һәм кәҗә, 66 баш ат исәпләнә. Терлекләрнең баш санын саклап калу өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә савым сыер асраучыларга — 261500, кош-кортларга — 20000, 3 яшьтән узган бия асраучыларга 35000 сум субсидия бүлеп бирелгән.

«Җирлегебездәге һәр авылда да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Авылыбыз халкына һәм читтә яшәүче авылдашларыбызга махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә зур ярдәмнәре өчен шулай ук зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Ялга кайткан егетләребезне матур итеп каршы алабыз, аларга изге теләкләр теләп бергә озатабыз», — диде чыгышында Павел Минеев.

Клара Ермолаева, «Зәй офыклары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев