Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Багалмам» керәшен фольклор ансамбле концерт куйды

Бу көннәрдә Чистай керәшеннәренең йөзек кашы булган «Багалмам» ансамбле «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә матур концерт оештырды.

27 январь көнне узган шушы концерт моңлы керәшен җырлары, матур биюләре белән уралып барган. Шул ук вакытта, «Багалмам» ансамбле солистларын котлап да өлгергәннәр.

Узган елда «Багалмам» керәшен фольклор ансамбленә «халык ансамбле» исеме бирелде, мондый зур бәягә лаек булыр өчен күп эшләргә кирәк. Әмма коллектив бердәм гаилә булып, инде 7нче ел бик актив эшләп килә. Шушы тырышлыкны күз уңында тотып, бәйрәм барышында Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән коллективка Мактау грамотасы бирелгән. Шулай ук, 2023 елда узган Питрауда катнашканнары өчен Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов исемнәреннән диплом да тапшырылган.

Аерым мактау сүзләренә шушы ансамбльне оештыруда катнашкан Анна Мидюкина лаек булган. Күптән түгел генә Анна түтигә 90 яшь тулган иде. Аңа Иван Егоров исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылган.
— Концертны бик матур үткәреп җибәрдек. Шушы 5-6 ел эчендә «Багалмам» керәшен фольклор ансамбле коллективы бик зур эшләр башкарды. Башка халыкларны үзебезнең керәшен мәдәнияты белән таныштыру өстендә генә түгел, үзебезнең карендәшләребез, керәшен яшьләре йола-гадәтләрне онытмасын өчен дә эшли коллектив, — дип сөйләде Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе Алексей Ефимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев