Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аз сүзле, эшкә җитез карендәшләребез

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы халкының бүгенге тормышы, яңалыклары белән танышып кайттык.

Хуҗа Хәсән авылы — район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авылларның берсе. Авылны Чувашстаннан берничә километр гына аерып тора. Халык әйтүенчә, тирә-як авылларда яшәүче чувашлар, керәшеннәр, татарлар, руслар барысы да туганнардай тату яшиләр. Безне авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева каршы алды. 210 хуҗалыгы булган Хуҗа Хәсән инде ак кардан арынып бара. Язгы кояш, түбә кыегыннан тамган тамчы, кошларның чүт-чүт килгән тавышы, авыл һавасы җанны җылыта, күңелне күтәрә. Авыл үзенчә матур шул ул! Аның үз рәхәте! 

Авыл җирлеге башлыгының булганлыгы, чын мәгънәсендә, авыл өчен җан атып торуы күренеп тора. Аның җитәкчелегендәге җирлеккә дүрт авыл керә. Аларны бер йодрыкта тоту, әлбәттә, җирлек башлыгыннан тора. 

«Халык элгәредән үзенең тырыш хезмәте белән тормыш итә. Авылыбызның күп кешесе «Август-Кайбыч» җәмгыятендә эшлиләр. Читкә китеп эшләү безнең авылларда юк диярлек. Шәһәргә китүче яшьләр күп, әлбәттә. Шулай да, авылда халык саны аз димәс идем, 550ләп кеше яши. Мәктәбебез, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей гөрләп эшләп тора», — дип сөйләп үтте Светлана Петровна.

Авылның активы Ольга Боярина
Авыл җирлеге башлыгы безне авылның иң актив, иң җитез түтиләреннән берсе, 2016 елдан бирле ветераннар советын җитәкләүче Ольга Боярина белән таныштырды. Ул да безгә авыл халкының яшәеше хакында сөйләде:

«Без, Хуҗа Хәсән халкы, җир җимертеп эшли дә, күңел дә ача беләбез. Җәен эш күп, беркем дә кул кушырып утырмый, бакчасында җиләк-җимешен, йортында каз-тавыгын үстерәбез. Шул арада кунакка кайткан бала-оныкларын сыйларга да, чараларда катнашырга да өлгерәбез. Бәйрәмнәрне онытмыйбыз, һәркайсын үзебезчә билгеләп үтәргә тырышабыз. Берничә ел элек өлкәнрәк яшьтәге унбишләп кеше җыелып, «Миләшкәем» коллективын оештырып җибәрдек. Бәйрәмнәрдә генә түгел, өмәләрдә дә без гел бергә. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә ярдәм итүне онытмыйбыз. Токмачлар кисеп, носки-бияләйләр бәйләп, үлән чәйләре әзерләп җибәрәбез. Авыл халкы акчалата, яки көнкүреш әйберләре белән дә булыша». 

Ольга Михайловналарның өйләрендә дә булдык. Зур матур йортта алар ире Ананий Юлианович белән икәүләшеп гомер итәләр. Тормышлары авылдагы һәр кешенеке кебек җитеш, суы, газы кергән, рәхәт яшәү шарты тудырылган. Балалар өчен аерым бүлмәләр бар, ишегалдында сөйләшеп утыру, бәйрәмнәр үткәрү өчен беседка да ясап куелган. Гомеренең күп өлешен машина йөртүче булып үткәргән Ананий дәдәй белән алар бер мәктәптә укыганнар. Ольга Михайловна Канаш шәһәренең финанс училищесын тәмамлаган. Баш экономист булып эшләгән. Бергә булуларына — 46 ел. Дүрт бала үстергәннәр. Барысы да икешәр югары белемле. Шулай алар иң олы сөенечләре — балалары, сигез оныклары турында сөйләп алдылар. Ольга Боярина хезмәтен хөрмәтләп бирелгән бик күп мактау кәгазьләрен, дипломнарын, Рәхмәт хатларын да күрсәтте. Һәр уңышы, тормышының җай гына баруы — янәшәсендә үзен аңлый торган ярдәмчел ире булуыннан килә ди, ул. Хәзерге вакытта ул Турминское авылындагы чиркәүгә дә йөри, аны карап торуда, шәмнәр сатуда ярдәм итә. Үзе дә иманнар укый, әби-әниләреннән калган иман кенәгәләрен кадерләп саклый. 

Хезмәтләре — авыл яме
Ольга Михайловнаның күршесендә генә яшәүче Мария Макарова турында да язып үтми булмый. Тормыш ачыларын күргән тыныч тавышлы Мария түти белән сөйләшеп утыруы шундый рәхәт.

«Мин үзем шушы авылда туып-үстем. Сигез класс тәмамлагач, Ашхабадта яшәүче апам янына киттем. Бер ел анда тегүчегә укып, ялга авылга кайттым. Әниемнең яңадан анда җибәрәсе килмәде. Казанга барып эшкә урнаштым. Беренче май бәйрәмнәренә авылга, әни янына кайткан идем, мине элгәреге гадәт буенча, урлап киттеләр. Ерак та түгел, үз авылыбыздагы күрше егетенә. Михаил алдан дус егетләренә әйтеп куйган, ә мин берни белмим. Капка төбеннән күтәреп алдылар да кереп киттеләр. Тик, гомере кыска булды шул иремнең, уналты ел гына яшәдек. Әтисен югалтканнан соң, күп тә үтмәде, биш яшьлек улым да бу дөньядан китте. Ике баламны кочып тол калдым. Үзем колхоз фермасында бозаулар карадым, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдым, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөртәм. Балаларымның читкә китүен бик теләмәгән идем, шулай да каршы төшмәдем, киттеләр, шәһәрдә бик матур яшиләр. Кайтып йөриләр, ә мин каршы алам, озатып калам», — диде Мария түти уйчан гына. 

Ул сарыклар, кәҗәләр, каз-үрдәк, тавыклар асрый, дәвалану өчен кирәк кешегә кәҗә сөтен бирә, «бик файдалы ул», ди. Чиркәүгә җәен күрше авылга сәпидтә генә йөри, кышын җәяү дә, машина белән дә баралар икән. Мария түти дә «Миләшкәем» коллективында җырлый. Аның тавышы матур, җыруларын тын да алмый тыңлап утырдык. Элгәреге йолаларны саклап, алар әле дә өмәгә җыелып, бергәләп каз-үрдәк эшкәртәләр, кәбестә тозлыйлар, бәйләп, тегеп (Хуҗа Хәсәндә тегү — ул чигү) тә утыралар. Анда алар уйнап-көлеп, биеп-җырлап алуныда онытмыйлар. Яшьләргә үзләре уйнап үскән «Сукыр тәкә», «Йолдыз күрсәтү», «Мыек ясау» уеннары турында сөйлиләр. 

Кайсы гына йортка керсәк тә, тәрәзә төпләрендәге помидор, кыяр үсентеләренә, матур гөлләргә сокландык. Хәтта мәдәният йорты бинасының да һәр бүлмәсендә искиткеч күп гөлләр үстерәләр. Мондый мәдәният йорты барлык авылда да юк, зур да, чиста да ул. Шушы ук бинада авыл җирлеге башкарма комитеты, хисапчы һәм экономист кабинетлары, музей, китапханә урнашкан. Без килеп кергәндә китапханәдә мәктәптә укучы балалар җыелган иде, кайсы китап укый, берәүләре рәсем ясау белән мәшгуль.

«Мәктәптән кайтуынча гел шулай кереп ял итеп чыгалар алар. Бергәләп әкият, хикәяләр дә укыйбыз», — диде китапханәче Ольга Шупшина. 

Үрнәк Губеевлар гаиләсе
Губеевлар йортына килгәч, Хуҗа Хәсән авылында алтын куллы кешеләр яшәгәненә тагын бер кат инандык. Капка төбеннән үк каршы алган Альбина Губееваның кул эшләре белән тулган йорт бөтенебезне таң калдырды. 

Альбина түти белән Пётр дәдәйнең танышулары да гади генә булмаган, алар бер-берсен автобуста күреп, гашыйк булганнар. 22 яшьлек Альбина Канаш шәһәрендә эшләгән, ә 27сен тутырган Пётрның китапханәче һөнәрен үзләштереп йөргән. 

«Танышканнан соң, Альбинаны Канашка эзләп килгән идем, йорт төбендә көттем-көттем дә, кайтып киттем. Анан соң тагын килдем, шуннан очрашып йөри башладык. Инде шул вакытта ук гаиләм Альбинаны Хуҗа Хәсәнгә кайтырга кыстады, эше дә бар. Өч ай очрашып йөргәннән соң, өйләнештек», — дип сөйләде Пётр дәдәй. 

Альбина түти белән Пётр дәдәй 40 ел бергә торалар, өч бала үстергәннәр, биш оныклары бар. Ике уллары һәм кызлары да, әтиләре кебек, 27 яшьтә гаилә корганнар, «әтиләренә охшаганнар», дип көлә Альбина түти. 

Өйләнешкәннән бирле Альбина түти — бухгалтер, ә Пётр дәдәй китапханәче булып эшләгәннәр, бүгенге көндә лаеклы ялда. 

Альбина түтинең сандык тулы үз куллары белән бәйләгән киемнәренә, чигелгән сөлгеләренә күз салдык. Әле кияүдә булмаган чакта бәйләнгән итәкләр, кофталар, күлмәкләр өр-яңа кебек сакланганнар. Кул эшләре белән якыннарын, дусларын, авылдашларын да шатландыра ул. Бу эшкә Альбина түтине дәү әнисе өйрәткән.

«Өйдәге эшләр беткәннән соң, кич белән утырам да, телевизор карый-карый бәйлим. Бу эш мине тынычландыра, көч алам мин аннан. Балаларым, оныкларым мин бәйләп биргән киемнәрне бик яратып кияләр. Күбрәк кышын бәйлим, җәйгә таба туктап торам», — диде авылның кул остасы. 

Шулай инде, авыл җирендә яз, җәй, көз айларында бакча эшләре дә тотына бит. 

Җирдә әле кар ятса да, Альбина түти үзенең бакчасы белән таныштырды, җәй көне шау-гөр чәчәккә күмелгән ишегаллары фотоларын да күрсәтте. Һәр ел Тройсын бәйрәменә бөтен гаиләләре белән җыелып утыру урыннарын да карадык.

Уку да, тәрбия дә
Авылның иркен, таш җәйгән урамнары буйлап юлыбызны дәвам иттек. 

Зур территорияле мәктәп ерактан күренеп тора. Чыршылар кочагында урнашкан бер катлы бинаны күптән түгел тышлаганнар, әмма эчендә, әлегә, капиталь ремонт булмаган. 

Мәктәп директоры Надежда Макарова безне каршы алды. Бүгенге көндә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә булган «Точка роста» классларын да күрдек. Заманча ремонт ясалган ул кабинетларда балаларны интерактив рәвештә укыту өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. 

Мәктәпкә дәресләр беткәч кенә килсәк тә, биредә балалар шау-гөр килеп нидер эшли иде. Шунда ук укучыларның активлыгын күреп алдык. Күптән түгел генә «Туым жондозы» фестивалендә гран-при алган «Инешкәй» ансамбле дә нәкъ менә шушы мәктәптә оешкан. Ансамбльгә йөрүче балалар һәм җитәкчеләре Светлана Бартязова белән сөйләштек. Алар төрле конкурс-фестивальләрдә катнашырга яратулары турында сөйләделәр. Костюмнарны да үз куллары белән тегәләр. Авыл хуҗалыгы белгече булса да, Светлана Альбертовна үз урынын мәктәптә тапкан — җыр, технология укыта. 

«Конкурсларда үзебезнең керәшенлегебезне, йола-гадәтләребезне күрсәтергә тырышабыз. Әмма призлы урыннарны гел алып булмый шул. Профессиональ хореографлар булса, бәлки җиңелрәк булыр иде, әмма хореограф түгел, математика, физика укытучыларын табуы да кыен. Яшьләр хәзер авылга тартылмый, күбрәк матди якны уйлыйлар. Мин аларны аңлыйм, бөтен эшкә дә тиешенчә түләнергә тиеш, — дип сөйләде мәктәп директоры Надежда Макарова. 

Укучыларга һәрьяклы тәрбия һәм белем бирелә торган Хуҗа Хәсән мәктәбе —чыгарылыш класс укучларының бердәм дәүләт имтиханы бирү буенча районда беренчеләр рәтендә. Шуңа да укучылары югары уку йортына түләүсез нигездә кергәннәр. 

Әз сөйләп, күп эшли торган халык яши бу якларда. Бу — авыл халкында да, укытучыларда да, укучыларда да чагыла. 

Тормышлары соклангыч
«Монда кадәр килеп, безгә керми китсәгез үпкәлим», дигәч, Елизавета Бартязоваларга да сугылдык. Ярый әле, кергәнбез. Киң күңелле Елизавета Михайловна, керә-керешкә, табынга чакырды. Үз якларының төп ризыгы — этү, ураза ашлары турында сөйләде, чиккән мендәр тышларын күрсәтте, биеп тә күрсәтте. Елизавета түти ире Юрий белән 47 ел бергә тату гомер итәләр. Тормышлары сокланырлык. Балалар читтә яшиләр. «Унтугыз яшемнән фермага сыер савучы булып кергән идем, алтмыш биш яшемә кадәр шунда эшләдем. Маллар тотабыз, сыерыбыз да бар. Былтыр республика Сабантуена чакырылдым, бик сөендем, гади бер авыл кешесен шулай хөрмәтләсеннәр әле!», — дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Эшләгән чорында Елизавета Бартязова республикакүләм «Ел хатын кызы» конкурсының «Минем һөнәрем — минем язмышым» номинациясендә җиңү яулаган. Ул чакта Хуҗа Хәсән фермасының сөт савучысы сәхнәгә үзенең яраткан җырын җырлап чыккан. Аның өстендә — кардай ак халат, ә кулында — чиләк. Шушы җыруын бертуганы Ольга Михайловна белән башкаруларын видеога да төшердек.

Вакытның кичкә авышуын сизми дә калганбыз. Күңелдә мең төрле уйлар белән Хуҗа Хәсән авылыннан кайтырга кузгалдык. 

Заманасына күрә халкы чишмәләрдән су ташымаса да, пич ягып ипи пешерүчеләр сирәк булса да, гармун моңнары яңгырап тормаса да, Хуҗа Хәсән авылы яши, ул оста куллы түтиләре, мотоблокка утырган, атын җиккән дәдәйләре, урамында кар бәрешеп уйнаган малайлары, тыйнак кына үтеп киткән кызлары белән ямьле!

Фрида ВӘЛИТОВА, Алинә ГАЛИМҖАНОВА

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев