"Айбагыр" балалары керәшен бәйрәмнәрен сәхнәләштергән
Бәйрәмнән соң керәшенчә дискотека булган
23 август көнне "Айбагыр" этнолагеренда ял итүче балалар керәшен бәйрәмнәрен сәхнәләштергән. Башта вожатыйлар әлеге бәйрәмнәр турында балаларга лекцияләр сөйләгәннәр, мастер-класслар оештырганнар. Аннан соң айбагырлылар алган белемнәрен сәхнәдә күрсәткәннәр. "Алтын керәшен" отряды - Олы көн, "Бәләкәй җолдызлар" отряды - Нардуган, "Кызулар" отряды - Тройсын һәм "Райбагыр" отряды Питрау бәйрәмен сәхнәләштергән.
"Балаларга бик ошады. Сәхнәдә теләп чыгыш ясадылар", - дип хәбәр итте этносменаның педагог-оештыручысы Алена Евдокимова (Кудряшова).
Игътибарыгызга "Тройсын" бәйрәме күренеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев