Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыр да, мактаулы да хезмәт ияләре

Бүгенге мәкаләбез гомеренең күпчелек өлешен Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә педагог булып эшләүгә багышлаган Иван Иванов һәм аның гаиләсе турында

Нәселләрендә укытучылар булган гаиләләр шактый. Ивановларның да күбесе педагог һөнәрен сайлаган. Бу хакта безгә аларның хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче кызлары Лидия сөйләде.

“Чын педагог булыр өчен укытучы булып туарга кирәктер. Мин ышанам, папа белән таныш булган, бергә эшләгән, якыннан белгән кешеләр барысы да аңа рәхмәтледер, һәрбер әйткән сүзен хәтерлиләрдер, киңәшләреннән файдаланалардыр. Папа һәм мама без  балаларында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр, эшне җиренә җиткезеп башкарыр өчен, белем кирәклеген аңлатып үстерделәр.Укытучылар гаиләсендә үскәнгә, без дә бу һөнәрнең бар авырлыкларын беләбез. Ә үзебез эшләп карагач, тагын да әйбәтрәк аңладык”, – диде Лидия Ивановна.

Чыгышы белән ул Кабан Бастырык авылыннан булган Иван Иванов 21 яшендә, 1939 елны Алабуга педагогиа техникумын тәмамлый. Югары Шепкә авылында укытучы булып эшли башлый. Үсмер чакта кул-аягын сындырганлыктан, хәрби хезмәткә ярамаган Иван сугыш чорында Казан хәрби заводындагы станокта тәүлегенә 18-20 сәгать баш күтәрми эшли.

Сугыш тәмамлангач, Зәй районының Түбән Биш авылындагы җидееллык мәктәпкә директор итеп билгеләнә, физика да укыта. Казан педагогика институтының физика-математика бүлегендә белем алган Иван Яковлевич бу мәктәптә1979 елга кадәр эшли. РСФСРның халык агарту отличнигы Иванов эшләгән чорда елның-елында мәктәпне тәмамлаучылар саны алты йөзгә кадәр җитә. Укыту өчен дәреслекләр, дәфтәрләр һәм башка кирәк-ярак җитми. Кыенлыкларга карамастан, укучыларын тәртипле һәм һәр яктан өлгергән шәхесләр итеп тәрбиялиләр. “Авырлыклар күп булса да, үз эшемнән һәрчак кәнәгать булдым, яраттым. Тормышында кирәге чыгасын белеп, үзең белгәнне кешегә өйрәтү – зур бәхет”, – дип еш әйтә торган булган ул.

Ата-аналар арасында зур абруй казанган Иван Яковлевич яхшы директор гына түгел, ә агитколлектив җитәкчесе, агитатор да була, төрле җәмәгать эшләре башкара. Түбән Биш мәктәбенең укытучылар коллективы зур профессиональлеккә ия булулары һәм дустанә мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар. Аларның укучылар арасында бик күп күренекле кешеләр бар. Мәсәлән, язучы, җәмәгать эшлеклесе – Рабит Батулла, Татарстанның – халык артисты, Россиянең атказанган артисты профессор  Николай Дунаев, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов һәм тагын бик күпләр.

Кызы Лидия сөйләве буенча, Иван Яковлевич гаилә җанлы кеше булган. Кулыннан  бар эш тә килгән: мал асраган, мунча төзегән, хәтта  кирпеч сугып, пич тә чыгарган. Юклык чоры булган 1946 елда да югалып калмаган ул – өс киемнәре теккән, укырга баручы кызына пальтоны үз шинеленнән тегеп биргән. Рәсем төшерергә, биергә, җырларга, музыка уен кораллары ясап, аларда уйнарга да җаен тапкан. Балаларын да кул эшенә өйрәтеп үстергән. Шул ук вакытта балык тотарга да вакыт тапкан. Өйдә беркем дә эшсез тормаган, тату гаиләдәге һәркем тормышның яме хезмәттә икәнен аңлаган.

Хатыны Ольга Кудряшова да Баграж мәктәбен тәмамлауга, Түбән Биш мәктәбендә биология фәнен укытырга тотына. Алабуга педагогика институтының химия-биология факультетында читән торып укый. Якыннары күңелендә ул олы җанлы, кеше күңелен аңлаучы кеше буларак саклана.

Укытучы Ивановлар өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Клара да хезмәт юлын Тукай районының Маҗын авылында укытучы булудан башлаган. Кияүгә чыккач, пенсиягә кадәр Түбән Камадагы балалар бакчасында эшләгән. Уллары Валентин педагоглык хезмәтен Кабан Бастырык мәктәбендә физкультура һәм технология укытучысы буларак башлый. Кызлары Галина һәм уллары Петр башка профессия сайлаганнар. Лидия үзе КамАЗның литейный заводындагы газ хуҗалыгында инженер булып эшли. Шул ук вакытта, ул да әти-әниләреннән килгән укытучылык һөнәренә тугры калып, 38 ел инде КаМАЗ һәм башка предприятиеләрнең хезмәткәрләрен газ хуҗалыгында эшләү мөмкинлеге бирә торган махсус курсларда укыта.

Ивановларның оныклары арасында да укытучылар җитәрлек. Клараның Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган кызы  Надежда хәзерге вакытта Түбән Камадагы музыка мәктәпләренең берсендә балаларны җыр-моң серләренә төшендерә.

Валентинның да ике кызы – педагоглар. Ольга Чаллыдагы колледжта экономика-идарә белгечлеге буенча укыта. Аларның икесенең дә ирләре педагоглар. Педагогика институтын тәмамлаган Светлана да Чаллыдагы интернат балаларына тәрбия бирә.

Галинаның кызы Татьяна Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлагач, башта гимназиядә рәсем, сызым һәм хезмәт дәресләре алып барган, хәзерге вакытта колледжда полиграфия укыта.

Лидиянең кызы Анна КФУның Чаллы филиалында экономист-математик белеме алган.

Укытучы – белем дөньясында беренче адымнарын ясаучы укучыларга  юл күрсәтүче, аларны җәмгыятебез өчен кирәкле шәхесләр итеп тәрбияләүче. Ивановлар гаиләсендәге укытучылар моңа дәлил булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев