Атизның ике керәшене
Алабуга керәшеннәре төпләнеп яшәгән авыллар белән танышуыбызны дәвам итәбез.
Сүзебез нибары 2 генә кеше яши торган – Атиаз авылы турында булыр.
Атиаз - Алабуга шәһәреннән 43 км төньяк-көнбатышта, Үмәк елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан керәшен авылы. 1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостена керә. 1920 елдан – Вятка автономияле өлкәсе, 1921 елдан – ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоны составында була. 10.08.1930 елдан Алабуга, 19.02.1944 елдан Костенеевск, 08.06.1944 елдан Морт, 19.11.1954 елдан Алабуга районнарына керә. Бүгенге көндә исә Атиаз авылы Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.
Татар энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, авылга XVII йөздә нигез салына. XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына карый. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тирә-як авылларда көнлекче булып эшләү була. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда шулай ук тегермән дә эшләгән.
1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча колхоз, Жданов исемендәге колхоз составында, 1959 елда “Труд” колхозы (Иске Күклек авылы) составына керә. 1969 елда “Труд” совхозы итеп үзгәртеп корыла, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында эшли башлый.
1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1960 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 1974 елда мәктәп эшләүдән туктый. 1979 елга кадәр Атиазда – фельдшер-акушерлык пункты, 1982 елга кадәр китапханә эшли. Атиазлыларның үз престол бәйрәме - «Җомшау» дип аталган Михайлов көне бар. Бу көнне якындагы авыллардан керәшен яшьләре Атиазга уенга җыелганнар. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңелле ял иткәннәр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу йолаларны сакларга авылда клуб та, авыл халкы да юк.
Атиаз авылыннан чыккан күренекле шәхесләр:
Анатолий Степанович Богатырёв (1942–2002) – ТАССРның атказанган артисты, Минзәлә татар драма театры директоры (1976–1989 елларда).
Язма Җырчы җәкәү йорты белән берлектә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев