Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әтиле кешеләргә кызыгып, ятим булып яшәдек»: Комазан Башында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды – фото, видео

Мамадыш районының Комазан башы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары, туган нигезләренә әйләнеп кайтып мәңгелеккә күчкән фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булды.

Һәрбер йорттан – фронтка

Сугыш башлангач, 200ләп хуҗалыклы зур, гөр килеп торган Комазан Башы авылыннан 198 ир-ат фронка алына. Шуларның 97се илебез азатлыгы өчен башларын сала. Авылда 209 тугыз тыл ветераны да исәпләнә. Һәйкәлдә – барлыгы 407 исем. Аларны 3кә бүлеп: ил азатлыгы һәм иреге өчен гомерләрен биргәннәр, сугыштан әйләнеп кайткан фронтовиклар һәм тыл ветераннары дип язып куйганнар. Канлы сугыш һәрбер йорт ишегенә диярлек кагылган. Җиңү көненнән соң 78 ел узса да, сугыш салган яралар әле сыкрый, туганнарына рәхмәт әйтеп, искә алырга кайтканнар арасында инде авылда нигезләре калмаган кешеләр дә бар иде.

Һәйкәлне ачуга район җитәкчелеге, меценатлар, башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар кайткан. Район башлыгы Анатолий Ивановның да әти-әнисе Комазан Башы авылыннан. Митинг барышында ул Иван бабасы һәм аның 3 бертуганы сугыш кырында ятып калганын әйтеп узды.

– Комазан башы авылыннан күренекле, укымышлы кешеләр күп чыккан. Шушындый изге һәм саваплы эшне дә алар бик теләп башкарып чыктылар. Һәйкәлдә язылган туганнарының исемнәрен укып, үзләрен күргәндәй булып, әбиләрнең елаганнарын күп күзәтергә туры килде эш дәверемдә. Безнең бабай сугышта хәбәрсез югалган. Әби аны кайтыр дип, гомере буе көтте. Әнинең дәдәсе Николай Максимович та сугышта катнашкан. Тылда калганнарга да нык авыр булган. Әтигә, мәсәлән, сугыш башланганда 11 яшь булган. Үгез җигеп, басу сөргәннәр шул балалар. Ул заманнарда 10-15 яшьлекләр завод-фабрикаларда фронт кирәк-яраклары җитештергәннәр. Бу хәлләр, сугышлар кабат булмасын иде. Барысын да истә тотыйк, рәхмәтле булыйк,  – дип мөрәҗәгать итте Анатолий Петрович.

            Изге, саваплы эш

Әлеге һәйкәлне төзергә ярдәм иткән меценатларга, авыл халкына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Алар арасында авылдашлары Павел Ильинны аерым билгеләп уздылар. Ул төзелеш эшләрен дә башкарган, һәм махсус операциядәгеләр өчен пич тә ясап җибәргән.

Авыл мәдәният йорты директоры Мария Андреева сүзләренчә, авылдашлар һәйкәлне төзү өчен 200 меңнән артык акча биргәннәр. Шулай ук, авыл җыенында үзара салымнан билгеле бер сумманы бу изге эш өчен кулланырга карар ителә.  2019 елда һәйкәл өчен урын сайланган, 2022 елның августында беренче таш салынган.

“Һәйкәлгә языласы исемнәрне ачыклау, барлау өчен зиратларга да йөрдем, кешеләрдән дә сораштым. Мәгълүматлар буенча ялгышмаска, кемнәрнеңдер исемнәрен төшереп калдырмаска тырыштык”, – дип искә ала Мария Андреева.

Эш барышы белән ул ватсаптагы авыл группасына фотолар куеп, таныштырып бара.

– Иҗади өлешен архитектор Рамил Минһаҗев үз өстенә алды, финанс чыгымнарының бер өлешен авыл халкы күтәрде. Район җитәкчелеге, меценатлар Раджив Иванов, Олег Чернов, Рәис Гатиятуллинга рәхмәтлебез. Төзүче егетләр – күрше Дүсмәттән Рашат Гыйләҗев, аның булышчылары – Комазан Башыннан Павел Ильин, Семён Кошкин һәм Степан Воробьевның кул хезмәте күп керде. Нәтиҗәдә, һәйкәл дә, брусчаткадан юллар да төзелде, парковка оештырылды, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов.

Күз яшьләре белән

Бүгенге көндә Комазан Башында 48 йортта ут яна. Бөек Ватан сугышы фаҗигасенең тере шаһитлары – 1 тыл хезмәтчәне, 12 сугыш чоры баласы бар. Тыл ветераны Анна Петуховага 94 яшь, өйдә генә, урамнарга чыга алмый. Җиңү көне белән өенә барып котлаганнар, күчтәнәчләр тапшырганнар. Һәйкәл ачу тантанасына сугыш чоры балалары чакырылган. Алар арасында Мария түти Васильева да бар иде. Тәтәсе сугышка киткәндә ул нәнәсенең карынында кала.

– Сугыш башланганчы, шахта эшенә дип, безнең семья Җөри авылыннан Владивостокка күченгән булган. Әтине шуннан сугышка алганнар. Миңа ике ай чамасы булганда, 1938 елгы дәдәм белән, әни кире туган якка кайтырга чыккан. “Юлга 3 капчык сохари киптердем, сыер вагонында көндез генә барабыз, төнлә чигенә-чигенә, 1 ай дигәндә Кукмарага кайтып төштек. Авызда төкерек тә юк”, – дип сөйли иде әни. Әти 1947 елда кайтып җитте. Аны каршы алырга мине дә алып бардылар, аның мине өйгә күтәреп кайтканын хәтерлим”, – дип сөйләде Гәрәчем Марҗый түти.

Ә менә 1938 елгы Мария түти Салтыковага әтисен сугыштан каршы алу насыйп булмый.

“Безне – 4 кызын, еламасыннар дип, тәтәй үзен сугышка озатырга нәнәйгә уяттырмаган. Башта ике ай Суслонгер лагеренда була. Тәтәйнең, Шуннан җибәргән фотографияләренә карап, тәтәйнең авылның иң карт, иң ямьсез кешесенә охшап калганын белдек. Бүтәннәр күрмәсен дип, ул фотоны яшердек. Суслонгерда да ачлыктан, салкыннан интеккәннәр алар. Сугыш беткән көнне мәктәп ишегалдына бөтен авыл халкы җыелды. Ирләр картузларын күккә чөя, хатын-кызлар яулыкларын болгый. Әй, көлешәләр, җырлашалар, әй, кочаклашып елашалар... Шул көнне бер пешереп ашарлык борчак бирделәр. Нәнәй аннан аш пешереп ашатты. Әтиле кешеләргә кызыгып, гомер буе ятим булып яшәдек”, –  дип искә алды Марҗый түти.

Сугыш чоры баласының кайсын гына алма, барысының да шундый үзәк өзгеч хатирәләре бар. Һәйкәлдә язылган исемнәрне бармак белән капшап, күз яшьләре белән карап чыкты алар. Һәйкәл ачу тантанасы матур җырулар, чыгышлар белән үрелеп барды. Сугыш чоры балаларына ихтирам күрсәтеп, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Һәйкәлдә язылганча, илебез азатлыгы өчен үзләрен кызганмаган фронтовикларга,  тылда аяусыз эшләгән карендәшләребезгә, сугыш чоры балаларына мәңге рәхмәтлебез.

Николай Михайлов фотолары

 




 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев