“Асылташтай югалмыйча гасырларны кичкәннәр...”
Алексеевск районының Югары Кондрата авылыннан Елизавета Цыганова шигырьләре
Карендәшебез Елизавета Цыганова Алексеевск районының Югары Кондрата авылында дөньяга килә. Башлангыч класста үз авыллары мәктәбендә укыган кыз алга таба күршедәге Түбән Кондратага йөреп, ун класс тәмамлый. Алабуга дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлекләре буенча югары белем ала. 1986 елны ире Геннадий Иванович белән Чистайга күченәләр. Елизавета Михайловна Чистай шәһәренең 2нче урта мәктәбенә эшкә урнаша, бүгенге көндә дә ул шунда укыта.
Татарстан күләмендәге “50 инновационных идей в образовании” конкурсының II дәрәҗә диплом иясе, “Татарстан республикасының иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе Елизавета Цыганова үзенең күңел хисләрен шигъри юлларга салырга ярата.
Керәшеннәр һәм мишәрләр
Керәшеннәр һәм мишәрләр
Яши Чистай ягында.
Икесе дә гүзәл халык,
Үҗәтлек бар канында.
Һәр икесе кирәк чакта
Саф татарча сөйләшә.
Һәркемне дә туган итеп,
Сандугачтай серләшә.
Борынгыдан килгән бу ике тиң
Озын юллар үткәннәр.
Асылташтай югалмыйча,
Гасырларны кичкәннәр.
Чистай ягы – матур як
Чистай ягы матур як ул,
Урманнар шаулап үсә.
Табигатьнең йомшак җиле
Иркәләп-назлап исә.
Чистай ягы матур як ул,
Бәйрәмнәр гөрләп уза.
Яшь кызлары, егетләре
Моңлы көйләрен суза.
Чистай ягы матур як ул,
Чулман сулары ага.
Суларында аккошлары
Нәфис канатын кага.
Искә төшерү
Без үскәндә бар да башка иде:
Табигать тә, дус-туган да,
Капка төбендәге уеннар да,
Кич утыру, аулак өйләр дә.
Урам безгә якын дус иде,
Юк итмәде безне, үстерде.
Үсеп җиткәч, изге теләк теләп,
Олы юлга безне очырды.
Бик шук булдык барыбыз да,
Колхоз басуында эшләдек.
Балачакта дуслык көчле иде,
Олыгайгач, бар да онытылды.
Күңелем авыл якларында
Күңелем минем авыл якларында,
Яланаяк йөргән чакны сагынам.
Сабый чакта йөргән эзләремдә
Балачакны табып юанам.
Онытылмый, күлдә чума-чума,
Арып-талып кайтып кергәннәр.
Урманнарга барып, “тула-тула”, диеп,
Кызыл җиләкләрне җыйганнар.
Күптән инде үсеп, буйга җиттек,
Чыгып киттек әнкәй йортыннан.
Бер киткәчтен кире кайталмадык,
Йөрәк әрни ачы-моң зардан.
Әниемне төшемдә күрдем
Бүген әниемне төшемдә күрдем,
Йокымнан иркәләп, назлап уятты.
Самавардан кайнар чәйләр ясап,
Түр башына кертеп утыртты.
Өстәл тулы ризык: коймак, көлчә,
Яңа аерткан сыек каймагы...
Нидер сөйли үзе миңа, көлә-көлә,
Мондый бәхет кайда бар тагы?!
Уянсам да, арыналмыйм хистән,
Коймак тәме, әнинең иркә-назы –
Күрергә генә калып татлы төштә,
Беркайчан да чыкмас инде истән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев