Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артист + судья+техничка = укытучы!

Әлеге язма остаз Роза Мещанова алдында баш июче шәкертләр соравы буенча языла

Досье
Роза Фәхриҗан кызы (Федоровна) Мещанова 1955нче елның 22нче июнендә Мамадыш шәһәрендә туа. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Красная Горка мәктәбендә башлап җибәрә. Анда 19 ел эшләгәч, икенче санлы лицейга күчерелә. Класс җитәкчесе, мәктәпнең профсоюз рәисе вазыйфаларын башкара. “Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерләнү“ һәм “Физика һәм сәламәтлек“ дип исемләнгән методичкалар авторы. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына һәм “Хезмәт ветераны“ исеменә лаек. Хәзер лаеклы ялда.

Укытучыдан укытучы туа
Без, Роза Федоровна белән, эшне мәктәп альбомы караудан башладык. Алдыбызда – Красная Горка мәктәбе укытучылар коллективының 1983нче елда төшкән фотосы. Һәр хезмәттәшен хөрмәт сүзләре белән искә алды ул.
- Әнием, Тамара Дмитриевна Мещанова (беренче рәттә уңнан беренче утырган) – укытучы. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлагач, аны Түбән Шүләңгергә рус теле һәм әдәбияты укытырга җибәрәләр. Әтиебез Фәхриҗан белән дә шунда таныша. Аннары Ишкидә эшләде. Мамадышка шимбә-якшәмбе көннәрендә генә кайта иде. Без әби-бабай белән үстек. Әни соңгы елларда Красная Горкада физкультура укытты. Ягулык станциясе янындагы хәзер фонтан аткан күлдә боз тигезләп хоккей тартмасы ясап уйнаган малайлар командасы Алабугага ярышка барып, җиңү яулап та кайтты әле. Әни барда өебез дә бик ямьле иде безнең, - дип сөйләп китте Роза Федоровна. Аның әнисен бик яратканын, соңгы елларда инвалид коляскасына утыртып, урамда саф һавада йөрткәнен, 9нчы май, Шәһәр көне бәйрәмнәрендә дуслары белән күрештерергә алып чыкканын мин дә яхшы хәтерлим әле. Әнисенең хәер-фатихасын алып, соңгы юлга хәстәрләп озатты ул.


Терекөмеш сыман балалар
АДПИны тәмамлап кайткан 1 метр 56 сантиметр буйлы, 42 килограмм авырлыктагы, 42нче үлчәмдәге өс киеме (ярый әле үзенә үзе кием тегә белә!) кия торган кыз 1978нче елда , Красная Горка мәктәбендә озайтылган көн төркемендә эшли башлый. Ике ел ярым үтте дигәндә, Яңа ел алдыннан аңа, ниһаять, физика дәресләре һәм 22 балалы чыгарылыш сыйныфына җитәкчелекне бирәләр.
- Балалар белән шулкадәр бирелеп эшләгәнмен инде, хәзер дә күбесе белән тыгыз аралашабыз.1983нче елда 37 укучылы бишенче сыйныфны кабул итеп алдым. Физика бит 6нчы сыйныфта гына өйрәтелә башлый иде. Ул 1990нчы чыгарылыш сыйныфы һич истән чыкмый. Кырмыска оясын күз алдына китерәсезме, алар - тиктормас терекөмеш иде минем. Мәктәпне бергәләп җыештыра башласак, өченче каттан беренче катка кадәр бөтен җир су белән тула иде. Укытучы ул - артист + судья+техничка икәнен дә алар аңлатты! Балалар синең авызга гына карап торсыннар, тыңласыннар, санласыннар өчен - артист; класста килеп туган төрле бәхәсле мәсьәләләрне, хәлләрне ачыклау, кемнәрнең гаепле, кемнәрнең хаклы икәнен белү, гадел хөкем итү, һәркемне үз урынына утырту өчен - судья; балалар белән бергә басуда, мәктәп участогында, бинада эшләү өчен техничка булырга кирәк.


Гел чын булсын!
- Җай чыккач, гомерлеккә истә калган бер очракны сөйләп китим әле. Минем больничныйда чак иде. Мәктәптә янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнү тревогасы игълан иткәннәр. Минем класстан берәү, гел чын булсын, төтене дә чыксын, дип, чүп чиләгенә ут төрткән. Һәм алар, тиешле ишектән түгел, тәрәзәдән, стена буйлап баскычтан төшкәннәр. Ахырдан, әлбәттә дирекция эшне тикшерә башлаган. Бер атнадан соң килеп, мин дә гаеплене эзләп карадым, ләкин кая ул – барысы да – ләм-мим! Беркем берни белми, беркем берни күрмәгән! Берничә елдан соң очрашу вакытында гына ул егет гаебен танып, гафу үтенде.
БДИ һәм югары белем турында
- Күп кенә ата-аналар, укытучылар, укучылар, җәмәгатьчелек БДИны кирәкмәс, авыр эш итеп саный. Имеш, балага психологик яктан бик авыр. Алар бит алдан биреп карау имтиханнары да тапшыралар. Куркырлык берни юк. Камералар күзәтсә ни, камчы түгел бит ул, кыйнамый! Гомумән, минемчә, БДИ – мәгарифнең табышы, бик яхшы эш! Мәктәптә тырышып, максатчан укы, сынауны яхшылап тапшыр да – теләсәң кая кер! Ерак шәһәрләргә үзеңә барып йөрергә дә кирәк түгел, документларны электронкадан җибәрәсең дә, бетте. Өйдә көтеп утыр аннары. Ә тегеләй 4 имтиханны бирү өчен дүрт тапкыр әти-әниең белән башкалага барырга кирәк. Никадәр чыгым, нерв күзәнәкләре.
Кайберәүләрнең түләүле югары уку йортларында дәүләтнең һәм үзләренең акчаларын туздырып, вакыт уздырып, башлары җитмәгән килеш 5 ел буе тилмереп йөрүләрен аңламыйм. Белгечлекләре буенча аннары барыбер эшләмиләр бит алар. Тагын, педагогия институтларына башка уку йортларына үтә алмаучылар керүе борчый. Алардан нинди укытучы чыга инде?! Техникум, махсус һөнәри училищеларны тәмамлап, хезмәтең югары бәяләнә торган белгечлек алып чыгып, үз эшеңне оста башкаруга ни җитә! .

Физика – иң шәп фән!
Роза Федоровна физика фәненә чын күңелдән гашыйк. Физика законнарын, белемнәрен тормышында гомер буе кыю куллана. Инде студентлар тулай торагында яшәгәндә үк бөтенесенең үтүк-плитәләрен төзәтә торган булган. Хәзер дә бакчасында дрель, болгарка, электр пычкысы белән бик яхшы эш итә ул. Медицина белән бәйле физик приборларның кеше организмына тәэсире, дәвалау үзлеге турында сәгатьләр буе сөйләп тора ала. Физика фәне буенча җыйган өч шкаф кызыклы фәнни-популяр китапларын да мәктәпкә калдырып киткән. Өендә дә һаман күп. Бик үтенеп сораучыларга репетиторлык хезмәте дә күрсәтә икән. Башка шәһәрләрдән кунакка кайткан дус кызларының оныклары белән каникуллар вакытында шөгыльләнә. Физикага бер мәхәббәр күзе белән карый башлаучылар аннары аны гомерлек дус итә шул. Игорь Курчатов әйтмешли: “Физика шәп фән, гомерләр генә кыска!“
- Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Мәктәптә үткән гомерең жәл түгелме, дип сорыйлар. Бер бөртек тә үкенгәнем булмады! – ди Роза Федоровна. Пенсионер хәзер күбрәк вакытын табиблар Малышева, Мясников телетапшыруларын карап үткәрә. Үзенә кирәк дип тапкан рецепт-мәгълүматларны язып ала, башкаларга өйрәтә. Шәһәр үзәгендәге 8 сутый бакчасында ниләр генә үстерми дә, ниләр генә ясамый... Аларны халыкка тарата. Монысы турында аерым мәкалә язарга кирәк.


Аларның урыны – китапта!
Мәгариф ветераны соңгы елларда үзенә тагын бик мавыктыргыч шөгыль тапкан. Мамадыш педучилищесы тарихын торгызу белән җитди шөгыльләнә. Ноутбугындагы папкаларга, өстәлендәге китап, өем-өем газеталарга караганда эш бик җитди һәм киң колач белән бара.
- Роза Федоровна, бу бик күп вакытны ала торган четерекле эшкә ничек һәм нигә керешеп киттегез?
- Түбән Камада яшәүче иптәш кызым Людмила Бабикова Мамадышның элеккеге икенче санлы мәктәбе тарихын яза. Ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аңа кулдан килгәнчә булыштым. Документлар белән район архивында утырганда, Мамадыш педучилищесы тарихы белән кызыксына башладым. 1932-1956нчы елларда бер дигән уку йорты булган бит бездә!.Исемлектә әниемнең исем-фамилиясенә дә тап булдым. Күңелем тулды. Хатирәләргә бирелеп озак утырдым. Шуннан китте, китте... Язмышлары шушы педучилище белән бәйле кешеләрнең фотоларын, хезмәт биографиясе турында мәгълүмат җыям. Бу әңгәмәбезне укучылар ике-өч җөмлә генә язып җибәрсәләр дә, бик рәхмәтле булыр идем. Электрон адресым - roza.meshchanova.@mail.ru
- Ә җыеп бетергәч, нишләтергә уйлыйсыз боларны?
- Икенче санлы лицейда безнең бик яхшы музей бар. Шунда тапшырам.
- Ә китап чыгарырга уйламыйсызмы?
- Монысына минем пенсия генә җитмәс, мөгаен. Кирәкле кешеләр эзләп табар. Үзебездән торганын эшләп калдырыйк әле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев