Армиядагы карендәшебездән саләм
Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы егете Петр Чернов узган көзге чакырылышта армия сафларына үзе теләп китә. Петр армиягә алынганчы Түбән Кама медицина колледжын тәмамлап, медбрат белгечлеген алып өлгерә
– Балаңны, йөрәк парәңне туган нигездән чыгарып җибәрү җиңел түгел, әлбәттә. Улым кечкенәдән үк ир-егетләр Ватан алдында үз бурычын үтәргә тиеш, дип әйтә иде. Хезмәт итүнең авыр булганын яхшы беләбез, ләкин аңа солдат тормышы ошый. Улыбызның көзен туган якка әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез, – ди әнисе Ирина.
Петя Оренбург өлкәсенең Тоцкий районында ераклыкны исәпләү идарәсе бүлегендә (дальномерщик отделения управления) хәрби бурычын үти. Ул хезмәтеннән зарланмый, һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный.
Черновлар 1 декабрьдә уллары Петрның присяга бирү тантанасына барганнар.
Петр белән якыннары телефон аша хәбәрләшеп торалар.
Источник: Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев