Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аннаның чулпы чыңлы гомере

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен этнографик музеена кешеләр үз гаиләләрендә кадерләп саклый торган борынгы әйберләрне китерәләр.

Керәшен музеена тапшырылган әйберләр – көнкүреш кирәк-ярагы булсынмы, бистәр, чәчәкле алъяпкыч яки тузган җиләнме, аларның барысы да әби-бабайлар, әти-әниләрдән  калган кадерле истәлек булаарк, күңелгә якын. Музейдагы һәр экспонат – кайсы да булса гаилә тарихының бер өлеше, тулы бер кеше гомерен хәтерләткән мирас.

Шундый кадерле экспонатларның берсен Казан инновация универститеты филиалы деканы Энҗе Әхмәтшина китерде. Ул үз гаиләләре мирасын музейга тапшырып: “Кызлар, рәхмәт, сез шулкадәр булдыклы! Халык, аның  традицияләре һәм культурасын саклыйсыз, алар турында сөйлисез. Мин музейга әбиемнең бизәнү әйберсен тапшырырга телим. Мин аны, хәтта, ничек куллганнарын да белмим. Әбинең ул бизәнү әйбере белән төшкән фотографиясе дә сакланмаган. Ул музейда саклансын, монда кирәгрәк”, – диде.

Энже Нәкыевна алып килгән пакетта чәч чулпысы иде! Безнең музей өчен мондый сирәк экспонатка ия булу зур бәхет. Ул безгә нәфис бизәкле, тәңкәле чулпыны чәч толымына тагып йөргән әбисе Анна турында да сөйләде. Анна Григорьева – аның әнисе яклап әбисе, керәшен кызы. Ул 1892 елның 15 сентябрендә хәзерге Кукмара районының Поршур авылында, бай тегермәнче Григорий гаиләсендә туган. Кызлар мәктәбендә белем алган, соңыннан шул ук мәктәптә үзе кызларны укырга, язарга өйрәткән. Үзебезчә дә, русча да яхшы белгән.

Колхозлашу еллары башлангач, барлык хәлле гаиләләр шикелле үк, Григорьевларның да олы гаиләсенә кулак ярлыгы тагыла. Аннаның бертуганнарын төрле шәәһрләргә җибәрәләр. Ә кызны ак офицерга кияүгә бирергә җыенган булалар. Әмма аны авыл укытучысы Иван Сергеевка димләп өлгерәләр. Иван – ярлы крестьян гаиләсеннән. Ә шулай да, Аннаның ата-анасы булачак кияүнең белемле икәнен һәм “Казаннан олы кәгазе” (диплом) барлыгын белә, ихтирам итә. Иван Сергеев мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта, немец һәм латынь телләрен белә.

Сугыш чорында Иван белән Аннаның гаиләсе Шәмәрдән авылына күченә. Аларның алты балалары да үзләре кебек укытучы булалар. Аларның бер кызлары – чулпыны музейга тапшырган Энҗе Нәкыевнаның әнисе. Аның әтисе, РСФСРның атказанган укытучысы Нәкый Әхмәтшин озак еллар Түбән Кама мәгариф бүлеген җитәкләгән.

Еллар бизәк-челтәрләре төсен үзгәртсә дә, уртадагы ташлары якты төсләре белән җемелдәгән, хәтта көмеш тәңкәсендәге язуы да саклаган чулпының өр-яңа чагын күз алдыан китеррергә тырышам. Әнә бай тегермәнче Григорий үзенең буй җиткән кызы Аннага чулпы бүләк итә. Шатлыгыннан йөрәге кысылып куйган, бит очлары алланган Анна, нәфис челтәр бизәкләре, тәңкәсе чыңы бар йортны тутырган чулпыны сак кына кулларына ала. Калын озын толымындагы чулпы җырын тирә-якка таратып, чибәр керәшен кызы Анна авыл урамы буйлап атлый. Өйләнер чагы җиткән егетләрнең аналары сынап та, яратып та аның артыннан карап калалар. Ә чулпы чыңлый да, чыңлый...

Ольга ВӘЛИУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәренең “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев