Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Андрей Киселёв үз авыллары йолаларын, гадәтләрен өйрәнә

Лаеш районындагы Ташкирмән мәктәбенең 9нчы класс укучысы Андрей Киселёв респбликакүләм II «Ыру агачы» конфренциясендә чыгыш ясады.

Андрей Киселёвның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган республикакүләм икенче «Ыру агачы» фәнни конференциясендә «Ташкирмән авылының йолалары һәм гадәтләре» дигән темага язылган эзләнү-тикшеренү эше.

— Әти-әнием дә шушы авылдан булгач, Ташкирмән тарихына хөрмәт белән карыйм. Үзебезнең йолаларны белергә, өйрәнергә телим. Безнең авылда башка беркайда да очрамый торган йолалар, гадәтләр бар. Алар турында мин өлкәннәр һәм үз-әти-әнием сөйләгәннәрдән беләм. 

Минем 95 яшьлек бабаем бар. Авылда туй була калса, «яхшы сыерны авылдан читкә җибәрмиләр» дип әйтә торган гадәте бар аның. Заманалар үзгәреп, хәзер инде катнаш гаиләләр артса да, Ташкирмән егетләре — үз авылыбыз кызларын алырга, ә кызлар авылдаш егетләренә чыгарга тырышалар. Хәзер туйны өйдә уздырмыйлар. Ә элек туйларның авылда ничек үткәрелгәнен әти-әнидән, әбиләрдән сораштым.

Башта егет ягы кызның кулын сорарга килә. Ярәшкән чакта, үзара килешенәләр. Гаилә коручы яшьләрдән моның уртак теләкме икәнен дә сорыйлар. 

Килешенгәннән соң, бер көнне булачак кияү өенә кыз ягыннан киенгән-ясанган хатын-кызлар түшәк тышы печү өчен киләләр. Алар тәрәзә пәрдәсенең озынлыгын үлчиләр, яшьләр йоклаячак карават өчен түшәк үлчәмен алалар. Ә үзләре кыз бирнәсе эленәчәк өйнең гел «кимчелек»ләрен генә табалар, янәсе, тәрәзәләре кыек, караваты кечкенә, түшәк өчен урын тар һәм башкалар. Ахыр чиктә, кыз ягы белән кияү ягы килешенә. Балар барысы да уен-көлке катыш бара. 

Туй үзе өйдә була. Кияү булачак егетнең үз иптәшләре белән килеп, кызны сатып алуы да яшьләр уены белән үтә. Кыз озату йоласы да күңелле була. Кәләш өеннән аларны кызның ата-аналары бәхиллек белән һәм тәре биреп озаталар. Шуннан соң, кияү белән кәләш язылышырга баралар.

Кодалар каршы алу да йола буенча уздырыла. Яңа гаиләгә аяк басучы яшьләрне һәм кода-кодагыйларны кияү ягы йорт ишеге төбендә — бал, май һәм түгәрәк ипи салынган поднос тотып каршы ала. Ишек төбенә толып җәеп, яшьләрне шуның өстенә бастыралар…

Туйда яшьләр өстәле олыларныкыннан аерым куела. Мәҗлес уртасында хатыннар, кияү күлмәге күтәреп чыгалар. Аны, «сыймый» дия-дия, уйнап-көлеп, кияүгә кигезәләр. 

Туйның икенче көнендә, иртән яшь киленне су юлы башлату көтә. Аңа коега кадәрге сукмакны күрсәтәләр. Бу йола да күңелле уза.

Туйдан соң, авыл урамы матур бер күңеллелек белән тула. Монда адашкан «кәҗә бәти»ен эзләүче шаян «көтүче»ләрне дә очратырга була. Ярка эзләү — кыз ягының кияү өендә яшь киленне эзләүләре. 

Ботка ашау. Кыз ягы туганнары аш калаклары һәм ботка алып килеп, кияү белән киленне ашаталар. Ботканы, килен ягындагы иң хөрмәтле туганнарның берсе — киткән кызга бәхетле гаилә тормышы тели-тели, пешерә. 

Туйның икенче көнендә инде ике як туганнар да үз өйләрендә җыелалар. Кияү ягыннан берничә кеше, көлкеле булырлык итеп киенеп, кодаларны һәм туганнарны үзләренә ашка чакырырга баралар. Аларның урам буйлап җырлый-җырлый, бии-бии баруларын карап тору да кызыклы була. Кыз ягы, үзләре белән, бирнә алып киләләр. Түргә элү өчен, бистәрләр, пәрдәләр... Тәре почмагына элү өчен — тәре бистәрләре дә…

Бәйрмнәр турында да язып үтәм.

Нардуган — Яшори. Яшори 8-18 январьда билгеләп үтелгән. Кешеләр танымаслык итеп киенеп, күңел ачып йөргәннәр. Һәр өйгә җырлап-биеп килеп кергәннәр. Хуҗаларга муллык, иминлек теләгәннәр. Изгелекле көннәрнең беренчесендә һәм соңгысында кич өйдән чыгарга шикләнгәннәр. Ул вакытта аклар йөри һәм, чыбыркылары белән, очраган бер кешене кыйный дип уйлаганнар. Изгелекле көннәр беткәнче бизәлгән чыршыларны да алып куярга кирәк булган. 

18еннән 19 январьга каршы төндә — Кач сызу. Ишекләргә, тәрәзәләргә кач сызып чыгалар. Кемдер аны акбур белән сыза, ә безнең әни качны пычак ярдәмендә сызып чыга. Моны төнге уникегә кадәр һәм бар кеше дә өйдә булганда эшләргә кирәк.

Пасха (Олы көн). Аны олылардан бигрәк, балалар көтә. Кичтән күкәй манып, пируглар пешереп, «пасха» да ясап куялар. Кич чиркәүгә келәүгә дә баралар һәм шул күкәйләре аруландыралар. Иртән балалар авыл буйлап күкәй җыялар. Авылдагы киң урамнарның берсендә олы таганнар асалар. Ул таганнар бер яки ике атна тора. Шул вакыт эчендә барысы да таганда атынып калырга тырыша. Таганда һәр атынган саен, кешеләр үзләренә һәм туганнарына сәламәтлек сорыйлар. Барлык кайгы-борчуларның очып китүен телиләр. Олы көннән соң, беренче атнакөндә таганнар янына килеп, Сабан боткасы пешерәләр. Ботка, күкәй ашыйлар, җырлыйлар, уйныйлар.

Труйсын (Җапрак бәйрәме). Бу көнгә өйләрнең тәрәзәләрен каен ботаклары белән бизиләр. Аннан Кала башы дигән тауга менәләр. Түгәрәк ясап, өч кат әйләнәләр. Таудан кулларны очып барган кош канаты кебек аерып йөгереп төшәләр. Шулай эшләсәң, бар борчуларың, күңелсезлекләрең артта кала, дип ышанганнар. 

Әбиләрнең бер гадәте бар: алар бу йоланы үтәр өчен, берничә хатын-кыз җыелышып баралар. Тауны өч мәртәбә әйләнеп чыгалар, шуннан соң таудан төшәләр. Тау түбәсендә изге урын бар. Алар шунда Труйсында җырлана торган җыру әйтәләр. Түгәрәкләнеп басып йола үтиләр: өч күкәйне күккә аталар (Күк иясенә), өч күкәйне суга салалар (Су иясенә), өч күкәйне җиргә күмәләр (анысы — Җир иясенә) һәм күңелдән теләк итәләр. Менә шулардан соң, алар «магазин»лы уйныйлар — җиде төрле үлән җыялар.

Труйсынның икенче көнендә җирдә бернәрсә дә эшләргә — чүп-чар ташларга да, су сибәргә дә, яланаяк җирдә басып торырга да ярамый. Бу көн Җир имәнәге дип йөртелә.

Авылда әле тагын бер тау бар — Бишек тавы. Җәй коры килгәндә, шул тауга яңгыр сорарга менәләр. Алдан сулы кувшин күтәргән хатын бара, ул каен себеркесен суга манып, аны тирә-якка бөрки. Калганнар аның артыннан атлый. Тауда төрле ярмадан ботка пешерәләр. Күкәй һәм башка ашамлык та алып киләләр. Иман укып, күкәйләрне Җир, Күк һәм Су иясенә атап, җиргә күмәләр. Ашаганнан артып калган ризыкны да җиргә күмәләр. Һәм өйләренә таралышалар.

Яңа технологияләр алга киткән заманда яшәсәк тә, безнең Ташкирмән авылында юагырда язып үтелгән бәйрәмнәрне өлкәннәр дә, яшь буын да белә, катанашалар. Ә телгә алынган йолаларны мин әнием сөйләгәнчә яздым. Ул үзе дә авылыбыздагы керәшен гадәтләре, йолалары буенча кияүгә чыккан. Минем үземә дә Ташкирмәндә элеккедән сакланып килгән үз бәйрәмнәребездә катнашу ошый. Алар киләчәктә дә югалмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев