Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алсу Еникеева: Геннадий Макаров – фольклор өлкәсендә иңләве-колачлавы мөмкин бумаганны колачлый алган кеше

Татарстанның заманча сәнгать галереясенә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат Геннадий Макаров белән очрашу булды.

Бу сәнгать галереясенә халык фольклорын берәмтекләп җыеп, өйрәнеп, аны сәнгать югарылыгына күтәреп кабат халыкка кайтаруга бар гомерен багышлаган олы галим Геннадий Макаровны якыннан белүчеләр, аның укучылары, җәмәгать эшлеклеләре җыелды.

Тантаналы шартларда узган очрашуның Татарстан мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова чыгышы белән башлануы очраклы гына түгел. Чөнки нәкъ менә шушы ресурс үзәге һәм аның директоры Алсу Равилевна тарафыннан карендәшебез Геннадий Макаровны Г.Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителгән.

Ул Геннадий Макаровның бу дәүләт премиясенә иң лаеклы шәхес икәнен ассызыклап, аның төрле милләтләрнең этник уен коралларын өйрәнүенә, фольклор ансамбльләр оештыруына – кыскасы, киң кырлы иҗат эшчәнлегенә тукталды.

Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Еникеева да үз чыгышында:

“Минем өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч көн, чөнки Геннадий Михайлович – минем укытучым, горурлыгым. Бүгенге көндә ирешкән барлык уңышларымда да аның өлеше бар. Казан дәүләт мәдәният институтында этник сәнгать иҗаты кафедрасы оештырдым, татарларның барлык этник төркемнәренең этник мәдәни традицияләрен өйрәнү белән шөгыльләнәм. Боларның барысына да заманында мине укытучым – уникаль талант иясе Геннадий Макаров өйрәтте. Аны Россиянең татарлар яшәүче барлык авылларында да беләләр. Әстерхан, – Оренбург, Себер якларында да; Чиләбе өлкәсендәге нагайбәкләр дә, Түбән Новгород мишәрләре дә һәм, әлбәттә, керәшеннәр дә! Ул – фольклор өлкәсендә иңләве-колачлавы мөмкин бумаганны колачлый алган кеше. Ком арасыннан пирамидаларны казып чыгарган шикелле, Геннадий Михайлович та онытылган борынгы халык уен коралларын өйрәнеп, милләткә шул бай мирасны кайтарган кеше. Ул барлык этник төркемнәрне дә, уен коралларын да, фольклорны да – барысын да белә. Мәдәният инситутындагы безнең кафедра да, консерваториядәге музыкалогия кафдерасы да – барыбыз да аның ярдәмен тоеп эшлибез. Аның хезмәтләрен бәяләп кенә бетерерлек түгел, – дип Геннадий Макаровның Тукай премиясенә лаек икәнен хуплап сөйләде.

Очрашуда ясаган чыгышында, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, җырчы Гөлзадә Сафиуллина:

“Геннадий Михайловичны Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә күргәч, бик сөендем. Гадәттә, композиторлар, шагыйрьләр, язучылар – кемнәр генә алмады ул бүләкне. Рухи, дини мирасны саклаучылар гына гел читтә кала килде. Ул рухи мираста – безнең тарихыбыз, ул чистарта, тәрбияли. Менә шуларны күтәреп чыкты Геннадий Михайлович. Әле әйтергә дә, сөйләргә дә ярамаган заманнарда ул шуларны җыеп йөрде. Күпме уен кораллары – думбыралар ясаган, сазларны кабат торгызган кеше ул! Күпме укучыларын булдырды шушы өлкәдә. Күпме ансамбльләр төзеде. Җыеп кына әйткәндә, Геннадий Михайлович әллә кайчан лаек иде инде Тукай бүләген алырга”, – дип, һәркемнең күңелендә йөргәннәрне әйтеп бирде.

Геннадий Макаров үзе дә иҗат эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Үзе табып, өйрәнеп, үз куллары белән ясаган, үзе уйнаган борынгы халык уен кораллары турында да сөйләде.

Очрашу этник җырларны башкарган “Бәрмәнчек”дәүләт фольклор ансамбле, “Җомга көн” фолькор ансамбле, Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең “Бәрәкәт” борынгы уен кораллары ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Татарстанның заманча сәнгать галереясенә очрашуга килүчеләрнең барысы да бер генә теләк һәм ныклы ышаныч белән таралгандыр: Тукай бүләге үзенең бар гомерен халкыбызның борынгыдан килгән бай рухи мирасын энҗе бөртекләредәй кадерләп җыеп, кабат милләтнең үзенә кайтаруга багышлаган Геннадий Макаровка бирелергә тиеш! Танылган җырчыбыз Гөлзадә апага ияреп, гаделлек булса дип тә өстик...

Әлеге очрашуны "Туганайлар" газетасы туры эфирда күрсәтте. Эфирны шушында басып карагыз.  
Фотолар: Фирая Моратова, Илүзә Галиуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев