Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Игнатьев: «Кайда йөрүемне күрсәтергә яратмыйм»

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Александр ИГНАТЬЕВ күпләргә таныш. Үзебезнең керәшен егете Александр белән гаиләсе, икенче өенә әйләнгән ансамбле, сольный карьера турында сөйләштек.

— Кайсы як егете сез, Александр?
Мин үзем Алабугада туып-үстем. Мама белән Папа Мамадыш районының Ылыя авылыннан. Анда хәзер Папаның дәдәсе тора, җәй айларында кайтып йөрибез. 2007 елда мәктәпне тәмамладым да, Казанга китеп бардым. Ул вакыттагы татар дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка факультетына укырга кердем. Без дүртенче курста укыганда аны Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты итеп үзгәрттеләр. 

— Ни өчен иҗат юлын сайладыгыз?
— Мин 4 яшьтән бирле сәхнәдә. Ул вакытта төрле конкурсларда, концертларда чыгыш ясый идем. Шунда күңелгә кереп калган, күрәсең. Гаиләм дә иҗатка якын: кичләрен папа гармунда уйнап, без җырлап утыра идек. Бертуганым Надежда да җырлый. Папа ягыннан рәсем ясау буенча осталар бар. 

— Музыка уен коралында да уйныйсызмы?
— 9 класстан гитарага йөрдем. Хәзер өемдә 2 гитара бар. Кичләрен, вакыт булганда, күңел тулып, моңланым утырам (көлә).

— «Бәрмәнчек»кә ничек килеп эләктегез?
— 2010 елда «Бәрәкәт» яшьләр үзәгенә йөрдем. Ниндидер җыелышта Эльмира Кашапова һәм ансамбльнең ул вакыттагы балетмейстеры Григорий Сергеев, мине күреп алып, «Бәрмәнчек»кә чакырдылар. Әле ул вакытта студент егет идем. Уку йортында үзебезнең Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге фольклор ансамбленә йөрдем. Ничектер, икесен дә бергә алып бардым, укырга да, эшләргә дә өлгердем. 

— Ансамбльдә эшләве авырмы?
— Психологик яктан авыррак. Күпме кеше характеры бит. Яшермим, эштә төрле вакыт була. Әмма, беркайчан да зурга җибәрмичә, тиз арада уртак сүзгә киләбез. Кеше белән бергә эшләргә ияләнәсең, өйрәнәсең.

— Ни өчен нәкъ менә «Бәрмәнчек»?
— Ансамбль — минем өчен икенче өй. 13 ел эчендә иңне-иңгә куеп, күпме авырлыкларны уздык. Ул мине зур сәхнәгә алып чыкты. Монда эшләү үзе бер рәхәт. Үзем дә керәшен егете бит, шуңа якын. 

— Сольный карьера турында уйлыйсызмы?
— 2013 елны, армиядән кайткач, Алабугада «тере тавыш»ка, ике өлештән торган бик зур сольный концертым булды. Аннары аны Югары Ослон, Осиново, Мамадышта да куйдым әле.

— Ә ни өчен туктап калдыгыз?
— Сольный карьера алып бару авыр, чөнки эстрадада конкуренция көчле. «Один в поле не воин» дигәндәй, бик күтәрелеп китеп булмады. Үземнең репертуарымны булдырырга, күбрәк эшләргә кирәк. Ләкин, планда бар, әкренләп алга таба атлыйм. Вакыт күрсәтер. Бүгенге көндә минем өчен беренче урында — гаилә, «Бәрмәнчек» һәм эшем. 

— Димәк, «Бәрмәнчек»тән кала тагын башка җирдә дә эшлисез?
— 2021 елда Казанның Суворов исемендәге хәрби училищесында үз белгечлегем — музыка буенча өстәмә белем бирүче педагог булып эшли башладым. Хәрби училище булса да, җырларга теләүче егетләр күп. Концертлар булганда чыгыш ясыйбыз. 

— Җырлар язасызмы?
— Яшь вакытта язганым булды. Өйләнеп, үземнең гаилә булгач, бала тугач, ничектер, икенче планга күчте ул.

— Гаилә турында сүз башлагач, хатының, кызың турында да сөйләп китегез әле.
Булачак хатыным Дарья белән 2014 елда таныштык, бер елдан өйләнештек. Кызыбыз Евага — 8 яшь, 2нче класста укый. Ул бер дә тик тормый: рәсем дә ясый, җырга да сәләте бар, хәзер биюгә йөри. Кайсы гыны юнәлешне сайласа да, сәләтен үстерергә ярдәм итәбез. 

— Гастрольдә озак йөрисездер. Хатыныгыз көнләшмиме?
— Иҗат кешесе белән яшәү бик җиңел түгел шул. Аллага шөкер, бездә көнләшү дигән нәрсә юк. Дарья эшемне хөрмәт итә, аңлый, шуңа авырлыклар, аңлашылмаучанлыклар булмый.

— Бәйрәмнәр алып бару... «Соц сеть»ләр... Болар Сезгә хасмы?
— Бәйрәмнәр алып барабыз, җырлыйбыз. Таныш-белешләр аша, «сарафанное радио»дан ишетеп чакыралар күбрәк. "Соц сеть«кә килгәндә, ул яктан мин «скромный» егет. Элегрәк бер «янып» киткән идем. Кайда нишләп йөрүне бар кешегә дә күрсәтергә яратмыйм. Дөресен әйткәндә, ул миңа кызык түгел, вакытым да юк. ВКонтакте социаль челтәрендә үземнең «страница» бар, шул җитә. Танып, килеп эндәшүчеләр күп. Андый вакытта дәртләнеп китәсең, эчкә ниндидер җылылык йөгерә.

— Быел тормышыгызда шатлыклы вакыйга да булды бит әле.
— Әйе, югары дәрәҗәдәге бүләккә ия булдым. «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен бирделәр. Узган елны да тырышып караган идем, булмады. Шуңа бераз кәефем дә төшкән иде. Ләкин, бу миңа алга таба тагын да тырышып эшләргә этәргеч булды. 1 ел эчендә портфолионы тулыландырып, әкренләп тагын бер баскычка күтәрелеп, быел шушы мактаулы исемгә лаек булдым. 

— Алга таба да дәрәҗәле бүләкләрең күп булсын, уңышлар, Александр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев