Албайның байлыгы – геройлары, уңганнары, Мака тавы
Мамадыш районының Албай авылында олы йөрәкле, тырыш карендәшләр яши.
Албай Берсут елгасы буенда, Мамадыш шәһәреннән 57 километр ераклыкта урнашкан. Тарихи мәгьлуматларга караганда, аңа VII гасыр ахырында нигез салына. 1920 елга кадәр — Шеморбаш волосте Мамадыш өязе Казан губернасына, ә 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонына керә. 1930 елдан — Мамадыш, 1935тән — Кызыл-Йолдыз, 1959 елдан, яңадан, Мамадыш районына керә.
2013 елда авылга асфальт юл салына. Колхозлар бетерелгәннән соң, халык аптырап калса да, соңрак күбесе пай җирләрен алып үзләре эшкәртә башлый, авылда берничә баш сыер асраучылар да, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар.
Албайда чиркәү, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл бар.
Җан белән рәхәтлек сизәсең
Албайны, арттырмыйча, кечкенә оҗмах дип атарга мөмкин. Биредә 69 хуҗалыкта барлыгы 99 кеше яши. Социаль объектлардан — мәдәният йорты, тугызеллык мәктәп, ФАП, чиркәү һәм бер кибет бар.
Көз булса да, серле Мака тауларыннан, җәелеп яткан болынлыклардан кипкән печән, үлән исе килә, ә яшелчә бакчасының һәм урманнарның юмарт бүләкләре халкының өстәлләрен бизи. Күңел, җан белән рәхәтлек сизәсең бу авылда.
Авылда тормыш эш, көн саен ниндидер мәшәкать белән уза. Авыр хезмәткә карамастан, кешеләр анда бәхетлерәк һәм игелеклерәк кебек.
Авыл, зурмы-кечкенәме, нинди генә булмасын, һәрвакыт авыл булып кала. Хәбәрләр дә авылда тиз тарала. Безнең килүне дә халыкның барысы да диярлек белеп өлгергән. Авыл музее каршына яшьләр дә, өлкән яшьтәге кешеләр дә, ансамбль солистлары да җыелды. Безне үз итеп, сөенеп каршы алдылар.
Геройлар авылы
Искиткеч бай тарихлы, экспонатлары күп булган музейга кердек. Авылның күрке булган, бар яктан да уңган-булган актив Мишуриннар, Кирушиннар гаиләләре белән очраштык. Музейда сүзне мәктәп директоры Климент Кирушин башлады.
«Албай — искиткеч авыл, аның матур традицияләре, тарихы, күренекле кешеләре, хезмәт казанышлары, ә иң мөһиме, биш герое бар: Албайлыларның иң беренче горурлыгы — Гражданнар сугышының легендар каһарманы Степан Домолазов (1985-1937). М.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлагач, 1937 елга кадәр Кызыл Армиянең Идел буе хәрби округында командир вазифасында була. Күрсәткән батырлыклары өчен өч мәртәбә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, исемле корал һәм алтын сәгать белән бүләкләнә.
Батальон командиры өлкән лейтенант Михаил Москвин (1910-1969) 1943 елның сентябрендә, үз сугышчылары белән, беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп, плацдарм яулый. Батальон дошманның 5 контр һөҗүмен кире кайтара, корпусның төп көчләренә елганы кичәргә ярдәм итә. Шушы батырлыгы өчен, Михаил Москвинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң Ленинград Югары бронетанк гаскәрләре офицерлары мәктәбен тәмамлаган кыю офицер Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, «Кызыл Йолдыз» орденнары, медальләр белән бүләкләнә
Рота командиры өлкән лейтенант Иван Максимов (1924-1987) 1945 елның 30 мартында, Польшаның Данциг шәһәре читендә ныгытылган саклану сызыгын штурмлаганда сугышчыларын беренче булып һөҗүмгә күтәрә. Рота шәһәрне азат итүдә актив катнаша, дошман танкларының 6 контр һөҗүмен кире кага һәм Висланы кичеп, полкның төп көчләре килеп җиткәнче плацдармны тотып тора. Батырлыгы өчен, офицер Иван Максимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Каһарман албайлылар арасында Россия Президенты В.Путинның 2008 елдагы Указы нигезендә «Россия Герое» исеменә лаек булган хәрби очучы Георгий Смирнов (1914-1941) та бар. Ул фашистларның 5 самолетын бәреп төшерә, 22 хәрби очыш барышында гитлерчыларның өсләренә 17 тонна бомба ташлап, танк колонналарын, автомашиналарын юк итә. 1941 елның 8 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма авиация полкының звено командиры лейтенант Георгий Смирнов авыр яралардан госпитальдә вафат була, ә бүләкләү кәгазьләре кайдадыр югала.
Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов — Албай авыл җирлегенә кергән Зур Арташ авылыннан. Ул 1927 елда туган. Япон самурайларына каршы сугышта катнашкан. Каһарманлыклары өчен, бу керәшен егете «Японияне җиңгән өчен» медаленә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.
Әле Албайның алтынчы герое да бар, ул — Николай Гаврилов. Аңа да үз вакытында Герой исеме бирелми калган. Ул ике «Кызыл Байрак», ике «Кызыл Йолдыз», I дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек булган.
Һәр кешегә үзенең туган-үскән урыны — җир йөзендә иң кадерлесе. Аңа мәхәббәт төрле буын кешеләрен берләштерә. Без дә бүгенге очрашуга авылыбызның өлкән буын кешеләрен чакырдык», — дип сөйләде ул.
«Музей кайчаннан бирле эшли, килүче бармы, авыл халкы кызыксынамы?», дигән соравыма җавапны музей җитәкчесе, Албай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елизавета Кирушина:
«Музей оештыруны хөрмәтле укытучыларыбыз, каенатам Михаил Григорьевич белән каенанам Анна Ивановна башлап җибәрделәр. Мин алар эшен дәвам иттем. Элек музей бүлмәсе мәктәпнең кечкенә генә кабинетында иде. Республика программасы буенча яңа ФАП төзелгәч, медпунктның элекке бинасы музейга бирелде. Килүчеләр шактый. Алар өчен аерым дәфтәр куелган, анда фикер-теләкләрне дә язып калдырырга була. Тирә-як авыллардагы мәктәп укучылары, авылның өлкәннәре, читтән кайткан авылдашлар да кереп күрәләр», — дип аңлатты. Заманча ясалган стендлар, экспонатлар белән тутырылган витриналар шушы кечкенә генә авыл өчен искитмәле зур байлык.
Музейны башлап оештыручы Анна Кирушинаның күзләрендә яшьләр чалынды. «Туганайларым үзләре килгәннәр бит» дип, безне кочаклап алды:
«Бүгенге көндә Михаил Григорьевич юк инде. Аны хөрмәтләп искә генә алабыз. Без мәктәптә туплаган һәм авылыбызның элгәреге яшәешен, тарихын чагылдырган экспонатлар, киләчәк буын өчен тырышкан хезмәтебез югалыр дип, бик борчылган идем. Бүген мин бик бәхетлемен. Балаларым безнең эшне дәвам итә, алай гына да түгел, заманга яраклаштырып, яңартып, кадерләп саклыйлар. Карагыз, хәзер беркайда да очрата алмаган экспонатлар бар бит биредә! Мамонт мөгезе, элгәреге эш кораллары, элгәреге авылдашларның киемнәре, хәтта ул чактагыны тасвирлап ясалган керәшен йорты да бар», — дип санап китте гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Анна түти.
Сугыш чоры баласы Ольга Ивановна да килгән иде. Ул да авылның мактаулы, хөрмәте укытучыларыннан берсе.
«Минем ирем Михаилның әтисе сугышка китеп билгесез югалган. Ул гомер буе әтисе сагынып, аны табасына өметләнеп яшәде. Үзе бу дөньядан китәр алдыннан гына архивларны, хәрби комитетларны айкап, әтисе җирләнгән урынны тапты. Улыбыз, оныклар белән ул үзенең әтисе үлеп калган Орел шәһәренә барды. Шунда булган бер хикмәтле хәлне гел искә алып сөйли иде. Алар андагы истәлек тактасындагы фамилияләр арасыннан әтиләре исемен табып укыган чакта, чалт аяз көнне яшен яшнәгән. Бары бер тапкыр! Ходайның бер хикмәдер ул», — дип күз яшьләрен сөртә-сөртә истәлекләре белән уртаклашты ул.
Михаил Никифоров авылның чын патриоты булган. Чиркәү торгызу эшләрендә дә булышкан, авыл халкының тормышы өчен янып яшәгән.
Керәшенлекне саклап яшиләр
Авылда Олы көн, Качману, Тройсын бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Ә Питрау һәр елны зурлап уздырыла. Совет елларында тыелган булса да, аны калдырмаганнар, болында печән әзерләгәндә бәйрәм иткәннәр. Михаил Афанасьевичның тырышлыгы белән, Питрау 1990 елның 12 июленнән рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлаган.
Керәшен мәдәниятен үстерү, йолаларын саклау һәм яшь буынга тапшыру өстендә дә күп эшләр башкарыла. Башлап йөрүчеләр — клуб мөдире, мәктәп укытучылары, китапханәче. Монда уздырылган якташлар очрашуларын да әйтеп үтәргә кирәк. Аны авылда яшәгәне дә, читтәгеләр дә көтеп алалар икән. Бәйрәмнәрдә керәшен көйләрен яңгыраткан, даны еракларга таралган «Көмеш тәңкәләр» фольклор ансамбле чыгышын да халык яратып тыңлый. Ансамбльне оештыручы Раиса Кибяковаларда да булдык, аның белән рәхәтләнеп сөйләштек, ул җырлаганда, без дә кушылдык.
«Гомеремнең күп өлеше шушы авылда үтте. Югары Әрнәштән Албайга килен булып төшкәнемә — 40 ел. Ирем мәңгелеккә күчкәннән соң да, каенанам белән бергәләп, 9 ел яшибез. Ике балам бар, алар Түбән Камада яшиләр, оныкларым үсеп килә. Балачагымнан ук хыялым укытучы булу иде. Тик моңа тиз генә ирешә алмадым, 8нче класста укыганда әнием бу дөньядан китте, энемне карарга туры килде. Шулай да төшенкелеккә бирелмәдем, фермада, амбарда склад мөдире булып эшләдем. Аннан соң, балалар бакчасына алдылар, ә соңрак, башлангыч классларга укытучы итеп куйдылар. Шуннан 30 ел укучыларга белем бирдем. Балалар белән эшләгәндә халкыбыз җыруларына мәхәббәт уянды. Әниемнең күңелемә сеңеп калган җыруларын искә төшереп, аларны балаларга өйрәтә башладым, үз теләгем белән фольклор коллектив оештырып җибәрдем. Үзем иске тәрәзә пәрдәләреннән күлмәкләр тектем, муен-якалар ясадым. Балаларның чыгышын авылда да, районда да „күтәреп“ алдылар. Районда без, балалар арасында иң беренче оешкан фольклор коллектив булдык. Район данын яклау өчен шактый гына фестивальләрдә катнаштык. Ә 2005 елны Төркиягә кадәр бардык. Шунда мин, әти-әниләре рөхсәте белән, бар җаваплылыкны үз өстемә алып, 15 бала белән чит илгә чыгып киттем. Анда берничә урында чыгыш ясадык», — диде үткәннәрне искә төшереп ансамбль җитәкчесе.
Алар хәзер «Көмеш тәңкәләр» ансамбле эшен өлкәннәр белән дәвам итәләр. Үз авылларына гына хас моңлы җырулары белән һәр бәйрәмне бизиләр. Өлкәннәр өчен дә күлмәкләрне Раиса Ивановна үзе теккән. Без дә аларның үз җыруларын тыңлап ләззәтләндек.
Безне каршы алып, көне буе авыл буйлап бергәләп йөргән укытучы Елизавета Васильевна белән сөйләшүне дәвам иттек. Ул үз хезмәт юлын Югары Арташ мәктәбендә башлый. Анда 5 ел эшләгәч, Албайга күчеп, 30 ел мәктәптә эшли. 2020 елдан — музей җитәкчесе дә.
«Укучылар белән керәшен мәдәниятен, авылны таныту йөзеннән, районда, Казанда, Чаллыда бик күп чараларда катнашабыз, лаеклы урыннар алабыз. Мин моңа бик сөенәм. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган конференцияләрне, «Туганайлар» газетасы үткәргән керәшенчә марафоннарны калдырмыйбыз», — диде ул.
Аның да, ире Климент Михайловичның да авыл өчен җан атулары, мирасыбызны киләчәк буынга җиткерергә тырышулары ачык күренеп тора.
Уңганнар, күркәмнәр
Юлыбызны дәвам итеп, авылда яшәүче Назаровларга килдек. Пөхтәлеге белән үзенә тартып торган зур йортка килеп керүгә үк, биредә уңган-булган кешеләр яшәвенә инандык.
Гаилә башлыгы Сергей Назаров:
«Мин — умартачы. Бу эш бәләкәйдән үк таныш. Әтием колхозда умартачы булды. Ә үзем, чынлап, бу эшкә 1991 елда, Казан ветеринария институтын тәмамлагач керештем. 2002 елда инде профессиональ рәвештә шөгыльләнә башладым. Бүгенге көндә 60 баш умартабыз бар. Ул ел әйләнәсендә шулай тора. Хәзергә бал суырту тәмамланды, бары тик кышкылыкка кортларны әзерлисе калды. Кортларны да төрле авырулардан сакларга, дәваларга кирәк. Быел бер баш умартадан 30 килограмм бал алдым. Нәтиҗәдә, барлыгы 1800 килограмм бал булды. Балны сатып алучылар бар, ярминкәләргә дә, Казанга да алып барабыз. Бал корты продуктларын сораучылар да күп. Тирә-күршеләр ачуланмыйлар, чөнки безнең кортлар агрессив түгел, бу — токымны дөрес сайлаудан да килә. Мин «Карника» токымын булдырдым, алар күч аермый. Аналарын мин үзем ясыйм, бал кортларын үрчетеп, язлыгын пакетта саклыйм», — дип умартачылык эше белән таныштырып үтте.
Ә хатыны Лилиана Львовна күпләрнең яраткан укытучысы икән. «Үзем — Зәй районының Түбән Биш авылы кызы.
«Туганайлар» газетасын зур кызыксыну белән укып барам, уңышлар телим. Авыллар турындагы язмаларны аеруча яратып укыйбыз. Безнең Албай халкы бик бердәм, тырыш, бер-берсе өчен җан атып яшиләр», — диде.
Әйткәнемчә, авылда тигезлектә яшәгән парлар да шактый. Чыгышы белән Казаклар авылыннан булган Нина түти терлекчелектә, заправкада эшләгән. Ә ире, Албай егете Иван гомеренең күп өлешен агроном булган. Мишуриннар 52 ел бергә тату гомер кичерәләр. Аларның да өйләренә кереп, иркенләп аралаштык.
«Без, яшь чакта, очрашып йөреп өйләнештек. 4 кызыбыз бар. Кызлар булгач, уллар да була, 4 киявебез «әби-бабай» гына дип торалар. Бик матур яшибез, балалар атна саен кайталар, ярдәм итәләр. Иван дәдәгез белән очраша башлаганчы, миңа күрше хатыны аны „әйбәт егет, тырыш“ дип, бик мактады, шуңа да аны сайлаганмындыр. Баксаң, ул күрше түти Иванга да мине мактап, бер-беребезгә димләгән икән. Аллага шөкер, бик уңдык. Беркайчан авыр сүз әйтешмәдек, аңлашып, бер-беребезгә юл биреп яшибез. Тату яшәр өчен игьтибар, ярату кирәк», — дип сөйләде хуҗабикә. Иван дәдәй дә аның сүзләре белән килешүен, мәхәббәтне саклау, арттыру өчен бер-береңә хөрмәт кирәклеген әйтте.
Авылның тагын бер актив, матур гаиләсе — Любовь һәм Геннадий Мишуриннарны да әйтеп китми булмый. Геннадий Алексеевич авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Сонрак, укытучылык һөнәрен дә үзләштергән. Экономист, колхоз председателе булып эшләгән, балалар бакчасын җитәкләгән. Хәзерге вакытта да мәктәптә информатика дәресләре укыта, клуб белән җитәкчелек итүне дә үз өстенә алган тырыш кеше ул. Мишуриннар икесе дә туган җирләрен яратып, мәдәнияттә дә, гаиләдә дә бердәм булып, гөрләтеп яшиләр. Балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә үз тырышлыкларын куялар. Любовь Михайловна —китапханәче дә, 40 ел буе тәрбияче дә. Алар үзләре дә ике бала үстергәнннәр. Укытучы һөнәрен сайлаган кызлары да, уллары да — бүгенге көндә республика күләмендә зур уңышларга ирешкән мактаулы педагоглар.
Геннадий Алексеевич үзе дә мәгариф өлкәсе отличнигы, ә Любовь Михайловна «Мактаулы остаз» исемен йөртә.
Албайлыларны кайгыртып
Авылдагы ФАПта эшләүче шәфкать туташы Тамара Крешкова белән дә сөйләштек.
«Шушы авылда туып-үстем, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга медицина училищесында укыдым, 1984 елның мартында туган авылыма эшкә кайттым, мине өйрәтүче дә булмады. Инде 40 елдан артык Албай халкына медицина ярдәме күрсәтәм. Элек пункт кечкенә генә агач йортта иде, аннан кирпечтән яңа бина төзеделәр, анысы хәзер музейга бирелде. 2019 елда шушы җылы матур ФАП салынды. Эшләү өчен барлык уңайлыклар, җиһазлар да, компьютерлар да бар, тик олыгаеп кына барабыз.
1983 елда күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, өч бала үстердек. Улларыбыз барысы да Казанда яшиләр, үз гаиләләре бар. Хезмәтебез җиңел дия алмыйм, шулай да бу һөнәрне сайлап, туган авылымда эшләвемә бер дә үкенмим. Хәзер авылда да күбрәк өлкәннәр генә калды. Алар беркемгә дә сөйләмәгән серләрен, авыруларын безгә сөйлиләр. Безнең эштә төп максат — чирне кисәтеп, булдырмый калу. Шуңа, һәрдаим халык белән элемтәдә торабыз, төрле авырулардан саклану максатыннан, әңгәмәләр оештырабыз, яман шеш авыруларын кисәтү йөзеннән, үз вакытында диспансеризация үткәрәбез. Атна саен өйләргә йөрибез. Авыру бит сорап тормый, шуңа да көндез дгенә түгел, төнлә дә өйләренә чакырталар. Үзем дә гаҗәпләнәм, кайчак йокыдан «хәзер кемдер чакырачак, шалтыратачак» дип уянып китеп, әзерләнә башлыйм. Чыннан да, шулай була. Күрәсең, сиземләү сәләтемдер... Хәзер пунктта үзем генә түгел, безнең ярдәмчебез бар. Ул сәламәтлекләре какшаганлыктан аерым төркемгә кергән кешеләрдә көн саен булып, дарулары бармы-юкмы, аларны вакытында һәм дөрес кабул итәләрме — барысын да тикшереп тора. Кирәк даруларны язып ала, аларны кайтартабыз. Тагын шунысы куанычлы, социаль яклау бүлегеннән машина да бирелде. Флюорография үтәргә, яки табибка күренергә кирәк булса, әби-бабайларны утыртып җибәрәбез, ул аларны участок дәваханәсенә илтеп куя, алып кайта. Үсәлидәге участок табибыбыз да бик әйбәт, кирәк булганда тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, аңа шалтыратып киңәшләшәбез. Шулай ук, авылда эшләүче социаль хезмәткәрләрнең дә ярдәме зур. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен безгә дә белгертеп торалар. Ирем Иван Петрович — авыл җирлеге башлыгы. Ул да минем төп таянычым. Элгәредән авырулар янына төнлә бергәләп чыгып китә идек, авыр хәлдәгеләрне больницага илтергә булса да бергәләп барабыз, аларга ярдәм күрсәткәндә дә гел янымда, булышып тора», — диде Тамара Петровна.
Албай авыл җирлеге башлыгының да эше күренә. Авыл территориясе һәрвакыт чистартылып тора. Яз көне җыештыру өмәләре үткәрелә. Махсус операциядәге егетләрне дә онытмыйлар, гуманитар ярдәм дә җыялар, окоп шәмнәре дә ясыйлар.
«Үлгәннәрнең — каберен, исәннәрнең кадерен бел», ди бит халык. Авылның һәр кешесе үз туганнарының каберләрен чиста, матур итеп карап тора. Питрау бәйрәме алдыннан зират печәне чабылып, җыелып алына. Албайда ел саен үзара салым җыю буенча җыелыш уздырыла. Ул акча авыл тормышын уңайлы итү өчен, юллар, зиратлар төзекләндерүгә китә.
Кибеттә 40 еллап эшләүче Раиса Яргычева белән 20 елдан артык эшләүче Валентина Артемьеваны да авыл халкы нык хөрмәт итә.
«Ару-талуны белми торган, уңган карендәшләребез. Алар авыл җирлегенә кергән дүрт авылга хезмәт күрсәтә. Ипи киләсе көннәрдә сәгать иртәнге дүрттә кибеттә булалар», — диделәр алар турында авылдашлары.
Албайда тагын ниләр гаҗәпләндерде, сөендерде, нәрсәләр борчуга калдырды дисезме?
Мәктәп тә бар, көчле укытучылар да. Тик... укучы балаларның гына саны аз… Албай тугызеллык мәктәбендә быел нибары 8 укучы белем ала, балалар бакчасына 1 бала йөри. Моңа, әлбәттә, борчылдык. Авылларга баргач, күңелне иң төшергәне менә шул да инде. Авылларның киләчәге булырмы дип уйландыра…
Укучылар да сәләтле, олимпиадаларда катнашалар, уңышлары да шактый, төрле спорт бәйгеләре дә үткәрелә. Искереп килгән мәктәп бинасының коридорлары гына балалар тавышыннан яңгырап тормый, буш класс кабинетлары да күп.
...Кайтыр юлга чыктык. Күптән булмаганбыз икән шул бу якларда. Албай зур булмаса да, биредә яшәүчеләрнең йөрәге олы. Ул кешеләр белән сөйләшкәндә үк сизелә. Ә тырышлыклары турында әле күп сөйләп булыр иде. Мисал өчен, авылның «Аръяк чишмәсе»н үз теләкләре белән тирә-ягын матурлап, карап торучы Степановлар һәм Яковлевлар гаиләсен әйтергә була. Инде аннан су алучы булмаса да, «авылыбызның яме, үткәне чагыла ул чишмәдә», диләр алар.
«Бәрәмнчек» дәүләт фольклор ансамбле җырчысы Снежана Абраомваны, «Кряшен Чибяре-2011» конкурсы җиңүчесе Марина Жаркованы да АЛбайның йөзек кашы дип әйтергә була.
Мака тавына менеп, очар кошлар биеклегеннән дә күзәттек Албайны. Аның табигатенең гүзәллеге, бар матурлыгы күренә аннан! Гасырлар кичкән бу авылга ихластан озын гомер телим. Ул һич кенә дә картаерга, сүнәргә тиеш түгел…
Албай авылыннан фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев