Албайдагы Захаровлар 40 елдан соң гына өйләнешкәннәр
Мамадыш районының Албай авылында яшьлек елларыннан ук очрашып йөреп, 40 елдан соң гына кавышкан пар бар. Буйдак егет һәм кыз булып яшәгәннән соң, 11 ел элек, 60 яшькә җиткәндә, өйләнешергә булалар. Сүзем – күпләргә үрнәк булырлык Захаровлар гаиләсе турында.
Албайның югары очындагы бер тыкрык башында кечкенә генә өйдә парлашып Зоя һәм Сергей Захаровлар яшәп ята. Быел, авылга кайткач, юл уңаеннан бу йортка кереп чыгарга булдым. Аларның мәхәббәт тарихын, 40 ел узгач кына кавышу сәбәбен беләсе килеп, пар аккошлар ясалган капкага юнәлдем.
Сергей Захаров – Албай егете (1955 елгы), ә Зоя Антонова (1950 елгы) – күрше Югары Әрнәштән. Авыллар арасы нибары 2 чакрым. Сергей дәдәй дә, Зоя түти дә ишле гаиләдә үскәннәр.
– Без 7 бала идек, кызганыч, 4се бәләкәй вакытта ук вафат булды, – дип сөйли башлады Сергей Захаров. – Бүгенге көндә 2 бертуганым калды. Евдокия – Теләчедә, кечерәге Елизавета Сабада яши. Алар белән күрешеп торабыз, безгә кунакка кайткалыйлар. Авылдагы мәктәптән соң Мамадышта укыдым, аннары Казанда балта остасы һөнәрен үзләштердем. Армиядә дә булып кайттым. Мин кайтуга әти үлде. Шуңа бөтен эш миңа калды. Авылда терлекчелектә, умарталыкта эшләдем, көтү көттем. Читкә китәргә теләсәм дә, төп нигездә калырга булдым.
Сүзгә Зоя Антонова кушылды:
– Без дә гаиләдә 12 бала идек. Берничәсе буйга җиткәнче үлде, заманасы авыр иде шул. Мәктәптә 8 класс бетергәч, фермага эшкә кердем. Авылның яшь кызлары шунда иде инде. Сыер савып, тана карап узды 40 ел.
Яшьлек еллары турында да сораштым, «вечер»га клубка чыга идегезме, дип тә кызыксындым. Сүзне Зоя түти башлады:
– Башка яшьтәшләрем кебек клубка чыгып йөрү бик тәтемәде. Чөнки әни каты иде. Чыгармады. Өстәвенә, иртәнге 3тә фермага эшкә чыгып китәргә кирәк. Кичләрен, бирнә өчен дип, чигү чигә идек (ул чагында чиккән тәре алъяпкычлары, челтәрләре һәм пәрдәләре хәзер аларның шушы өен бизәп тора). Ләкин тәрәзәдән качып чыккан вакытлар да булды, яшь кызның ничек өйдә утырасы килсен инде,– дип елмаеп сөйләде ул.
Аның фикерен Сергей дәдәй дәвам итте:
– Мин чыга идем (көлә). Армиядән кайткач, сиксәненче еллар булгандыр, Зоя Албай клубына кино карарга төшкән иде. Шунда күреп алдым. Артыннан бик озак йөрдем.
Менә шул вакытта башланып китә дә инде мәхәббәт тарихлары. Албай егете Сергей, буран, яңгыр дип тормый, көн дә күрше Казакларга (Югары Әрнәш), Зоя янына менә. Ә Зоя түти капкаларын бикләп, куып төшерә торган булган. «Ник алай эшләдегез соң», дип гаҗәпләндем.
– Үзем дә белмим. Өйдә ярдәм итәргә, әнине карарга кирәк иде, бәлки шуңадыр. Кияүгә китү турында уйламадым. Яшермим, сорап килүче егетләр шактый булды. Барысын да кире бордым, – дип сөйләде Зоя Васильевна.
– Таңга кадәр дә утырганым булды. Яучылар да җибәреп карадым. Куып төшергәч ачу килә иде, ләкин аяк барыбер шул якка тартты, – дип елмаеп искә ала ул вакытларны күз карашын Зоя түтидән алмыйча Сергей Егорович.
Хәзерге егетләр, ай-һай, моның кадәр йөрер идеме икән?! Күпме кире борса да, Сергей дәдәй үз уеннан кире кайтмый. Зоя түти башкага китмәсен дип, егетләр янына «разборка»га йөргән вакытлары да була.
Әнисе үлгәч, Зоя бөтен малны берүзе асрый: сыер, сарык, үгез, дуңгыз. Шуның хисабына яши. Аларга печәнне дә үзе әзерли, ә булышырга дип Серегей дәдәй дә бер көн калмый менеп йөри.
Һәм, ниһаять, 2013 елны, беренче очрашуларыннан соң 40 ел узгач, Зоя яшьлек дусты Сергей йортына килен булып төшә. Аны Сергей дәдәйнең туталары табын корып каршы алалар. Әле бу хакта 10 көнләп күршеләре дә, авыл халкы да белми.
– Язмышым шулай булгандыр. Бер генә дә үкенмим. Бүген шөкер итеп яшибез. Кунакларга да гел бергә йөрибез. Үпкәләшкәнебез, ачуланышканыбыз юк. Андый вакытта дәшми калырга кирәк. Ике арада хөрмәт дигән әйбер булырга тиеш. Сергей миңа бер чиләк су да күтәртми, – дип ирен мактап алды Зоя Васильевна.
«Бәхетебез авылда булган, күрәсең. Шәһәрнең исе генә дә күңелгә ярамый» дип көлеп куйдылар. Авырткан аяклары белән интегеп җәяү йөрмәсен дип, Зоя түтигә электросамокат та алып биргән әле Сергей дәдәй. Ә үз велосипедта җилдертә. Аларны мәхәббәт шулай канатландырып, көч биреп торадыр.
Яшь вакыттагы хатирәләрне кадерләп саклый Захаровлар. Аларның бер-берсенә йомшак итеп эндәшүләрен, үзара хөрмәтләрен күреп сокландым. Яшьлектә кабынган мәхәббәт сүнми, аның ялкыны гомер үрләренә җиткәндә дә дөрли икән. Алда аларны – сөенечле, ә иң мөһиме, пар бәхетле картлык көтә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев