Әлбәдән авылы тарихы
Хәзерге Лебедино авылы 1930 елларда барлыкка килгән. Ул Иске Лебедино (Иске Әлбәден) анда керәшеннәр белән руслар яшәгәннәр – бу борыңгы авыл XVII гасыр уртасында нигезләнгән, XVIII гасырда аны Яңа Пановка яки рус Шигалки дип тә атый башлаганнар; һәм Яңа Лебедино – ул XIX гасырда нигезләнгән. Хәзерге Лебедино ике авылны берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. XX гасыр башында Иске Лебединода Троица чиркәве һәм земство мәктәбе эшләгән.
1860 елларга кадәр беренче авыл халкы ике төркемгә бүленгән: дәүләт крестьяннары (элекке ясаклылар, шул исәптән керәшеннәр), икенчесе – алпавытларга буйсынган крепостной рус крестьяннары категориясенә караган. Бу чорда халыкның төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек, он тарту кәсебе таралган булган.
1877 елда Иске Лебедино авылында кешеләре акчасына Троица чиркәве төзелә (1930 еллар ахырында ябыла, соңрак җимерелә; 2008-2012 елларда яңа агач чиркәү төзелә).
1884 елда җактыртучы Гурий кардәшлеге шкулы эшли башлый (бер сыйныф бүлмәсе һәм укытучы өчен бүлмәсе булган үз йортында урнашкан). Биредә 30 рус малае һәм 10 керәшен баласы (8 малай, 2 кыз) белем ала.
1889 елда земство мәктәбе ачыла.
1920 елга кадәр авыллар Казан губернасы Спас өязе Левашевский волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантоны составында була.
1929 елда авылда «Восход» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Долганов), 1944 елда аннан аерым «Урак һәм чүкеч» исеме белән аерым кряшен колхозы бүленеп чыга (беренче рәисе – А.П. Марьина).
Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2015 елга кадәр урта мәктәп; бина 1966 елда төзелгән, 1999 елда мәктәпнең туган якны өйрәнү музее булдырылган), балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авыл керәшеннәренең яшь буыны хәзер көндә рус теленә күчеп бара. Авылда керәшен этно-мәдәни хәрәкәте күзәтелми.
Тарихи-архив материаллары буенча шунысы да кызыклы: 1747 елга «Нагай-Йилга елгасы буена урнашкан Кәләй авылы решканда, аңа хәзерге Алексеевский районындагы Лебедино авылында яшәгән дәүләт категориясенә караган ясаклы керәшеннәрнең бер өлеше дә күчереп утыртыла. Димәк, бу ике авыл керәшеннәре арасында туганлык җепләре дә бар.
Мәгълүматны Г.М. Макаров әзерләде.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев