Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак
3-5 августта Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык эшләнмәләр, тукучылык сәнгате, керамика һ.б. тәкъдим ителәчәк
Профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы ярминкәнең бизәге булыр дип көтелә. Теләгән һәркем өчен сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, халык куллануы товарлары җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Спас ярминкәсе кысаларында шулай ук XI Бөтенроссия чаң тавышы фестивален үткәрү күздә тотыла. Алабугада ел саен уза торган әлеге фестиваль үзара тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә чаң кагучылар гына түгел, фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, дини-патриотик җыр авторлары һәм башкаручылары, борынгы рус музыка коралларында уйнау осталары да катнаша.
Чаң тавышы фестивален үткәрү кысаларында чаң сәнгате, халык биюләре буенча мастер-класслар, музыкаль мәйданчыклар, кичәләр оештырылачак. Күчмә чаң манарасында һөнәрмәндләр генә түгел, теләгән һәркем үз осталыгын күрсәтә ала. Фестиваль кысаларында чаң кагучылар, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашында түгәрәк өстәл узачак.
Фото: elabuga.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев