Актив Югары Баграж
Булдыклы уллар турында сүзне дәвам итсәк, Югары Баграж авылыннан Олимпия чемпионы карендәшебез Федор Симашев чыккан
Хәзер башлангычка калган мәктәптә аның музее бар. Зәйдә Федор Симашев исеменә атап, ел саен зурлап чаңгы ярышлары уздыралар.
Югарыбагражлылар бүтәннәрдән актив һәм бердәм булулары белән аеруча аерылып тора икән. Берничә ел элек зират өен дә матур итеп ясап куйганнар.
Барып күрдек: иконалары да күп, бистәрләр белән тәре почмакларына кадәр бизәгәннәр. Теләгән кеше шушында килеп үлеләр өчен иман укый ала, шәм куя. Бу изге эштә инициативаны Григорий Борисов белән Константин Петров үз җилкәләренә алганнар. Җирлек башлыгы бормалы зират юлына да таш салдыру турында уйлый.
Биредә үз эшләрен башлап җибәрүчеләр дә бар. Григорий Короновның 52 баш аты, ә Михаил Кондратьевның 25 тән артык сыер малы бар икән. Икесе дә терлек санын арттыруны планлаштыра.
Кондратьевлар гаиләсе
“Инвестор, табышлы булмау сәбәпле, авылга якын ике фермасыннан малларын ала башлады. Менә шул фермаларны бу ике гаиләгә бирү турында хыялланам. Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара инде. Эшләргә теләкләре бар, алар га яхшы шартлар тудырырга кирәк”, - ди Павел Николаевич.
Кондратьевларны күреп сөйләштек. Корма әзерләү өчен техникалары да бар. Агрофирма басуыннан 150 түк салам пресслатып алырга планлаштыралар. Ничек бу эшкә кереп киттегез дигән сорауга, “әкренләп, башта 3-5 сыердан тотындык, аннары балалар да үсә, булыша башлады”, - диделәр. Ирина һәм Михаил Кондратьевларның биш баласы бар. Олы уллары инде үз гаиләсе белән яши. Ике кызлары югары уку йортында белем ала. Бергәләшеп, ярдәмләшеп көн-төн эшлиләр. Без барганда Алексей исемле уллары көтү көтеп йөри иде. Егет Зәйдә колледж тәмамлаганнан соң, Казанда Аграр университетта белем алган. Эш белеп үскән авыл баласының беләге дә җегәрле шул – Алексей быел Сабантуй батыры булып калып, тәкә алган. Бүгенге көндә гаиләсе белән Зәйдә торса да, авылга юлны суытмый икән.
Авылның иман йорты турында да берничә сүз әйтми булдыра алмыйм. Әллә ничә йөз еллык тарихы булган, инде җимерек хәлдә торган зур агач чиркәү янына Мухановлар гаиләсе җыйнак кына, һәм бик уңайлы часовня төзегән.
- Иске иман йорты ишелеп бетә инде, ремонтлап кына була торган түгел, шәм куеп, келәү итәрлек урын кирәк, диештек тә, янәшәсенә җиткерергә булдык. Иң элек этләр, дуңгызлар пычратып йөрмәсен дип, территориясен койма белән әйләндереп алдык. Батюшка да безне хуплап алып, бәхиллеген, киңәшләрен бирде. Зур итмәскә кушты. Кеше йөри торган булсын, диде. Зур чиркәүләрнең дә прихожаннарсыз моңаеп торучылары бар бит,- дип сөйләп китте Клавдия Муханова.
Семья белән генә тотынган эшкә авылдан да берничә ир-ат кушыла. Әби-чәбиләрнең кайсы 500, кайсы 1000 сум биргән. “Байларыннан ярдәм булмаса да, ярлылары булышты. Районнан да килеп, кайчан җиткереп бетерәсез дип, карап киткәләделәр, ярдәм кирәкме дигән кеше булмады. Шулай да бик тиз салдык. Ходай үзе булышкандыр”, - ди алар.
Часовняның эче тулы иконалар, ишеге көне буе ачык, теләгән кеше килеп, иманын әйтеп, шәм куеп китә. Тәреләрне дә, иман кенәгәләрен дә Мухановлар үзләре алып кайтып тора. Шәм сатылган акчаны, часовняга кирәк-яраклар алганда тоталар икән. “Менә коймаларын да буйыйсы бар әле. Кирәк чакта келәү вакытында үзем дә укыйм”,- ди Клавдия Гуриевна.
- Часовняга чаң куярга иде. Урынын да хәстәрләдек инде. Чаң койдыру кыйбатрак шул. Иске чиркәүнең чаңнары югалды бит,- дип сөйләде Абрам Муханов.
Чиркәү территориясе шундый пөхтә, үләннәр, чәч кискән кебек, тип-тигез итеп чабылган. Түтәлләрдә аллы-гөлле чәчәкләр шаулый.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев