Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аида Кибякова “Ел укытучысы – 2022”конкурсының район этабында җиңде

Ул “Педагогический дебют” номинациясендә катнашкан

Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицейның инглиз теле укытучысы Аида Кибякова “Ел укытучысы – 2022” һөнәри осталык конкурсының район этабында “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче булган. “Педагогический дебют” номинациясендә стажлары 3 елга кадәр булган укытучылар катнаша. Аида Кибякова укытучы булып икенче ел эшли. Бу конкурста үзен беренче тапкыр сынап караган.

Конкурс 5 этаптан торган. Беренче этап онлайн форматта узган. Әлеге этапта укытучылар үзләренең дәресләрен видеога төшереп җибәргәннәр. Шуннан соң һәрберсе дә үзләренең персональ сайтларын әзерләгәннәр.

“Һәр этап саен катнашучылар саны кимеп килде. Башта 21 катнашучы булса, сонгы этапка 5 кенә кеше үтте. Өченче этапта класс сәгате төшереп җибәрергә кирәк булды. Темаларын алдан бирделәр. Шуларның берсен сайлап алып, класс сәгате үткәрдем. Аннан очный этапка чакырдылар. Монда фәнни темага чыгыш ясадык. Мин инглиз теле дәресләрендә джаз чантлары куллану турында сөйләдем. Джаз чантлары – ул джаз стилендә кыска булган җырлар яки шигырьләр. Аларны инглиз теле дәресендә яңа сүзләр яисә грамматика өйрәнгәндә кулланып була. Алар балаларны инглиз теле интонациясен, ритмын һәм темпны үзләштереогә ярдәм итә. Шулай ук, укучылар яңа сүзләрне һәм грамматиканы җиңелрәк үзләштерәләр. Соңгы этапта мастер-класс үткәрдек. Мастер-класста әлеге техниканы үземнең фокус группа белән дәрестә куллануны күрсәттем. Дәреснең кайсы этабында ничек куллану турында сөйлэдем, шулай ук үзенә шундый чантларны ничек язарга икәнен аңлаттым. Бергәләп җырладык, чантлар ярдәме белән физкультминутка да ясатып күрсәттем. Мастер-классны күрсәткәч жюри белән обсуждение булды, сораулар бирделәр. Жюри тарафыннан бик матур сүзләр ишеттем. Әле икенче ел гына эшләсәм дә, минем дәрес үткәрү ысулларына югары бәя бирделәр. Бер жюрида утыручы укытучы: “Сезнең мастер-классны караганда Англиягә килеп эләккәндәй булдым”, – диде. Ә инде барлык этаплардан соң конкурсантларны бүләкләүгә чакырдылар. Шулай итеп беренче урынны алдым. Конкурс бик күп энергия һәм көчне алды, әле бит магистратураның да соңгы елы.

Конкурста үзем теләк белдереп катнаштым. Студент булганда минем туганым Владимир Мишурин әлеге конкурста катнашып, яхшы нәтиҗәгә ирешкән иде. Шул вакытта ничек катнашуы турында сөйләгәч, минем дә катнашырга теләгем туган иде. Бу конкурста катнашканда якыннарым миңа зур ярдәм кулы суздылар. Баштан барлык уй-фикерләрне ирем, мама һәм папам белән бүлештем. Мама һәм папа күп ел стажлы укытучылар буларак миңа төпле киңәшләрен бирделәр.

Укытучы профессиясен үз итәм, яратам, балалар белән эшләү миңа бик ошый. Мин укытучылар династиясеннән. Мамам, папам, әбием, бабам – укытучылар. Шулай ук туганнарымның яртысыннан күбесе укытучы профессиясен сайлап, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаралар. Бүгенге көндә минем туганнарым Владимир Мишурин Казанда физика һәм математика укытучысы, Алабуга шәһәрендә тутам Ульяна Чернова тарих һәм җәмгыять фәннәрен укыта. Минем өчен алар зур үрнәк. Әлеге династиянең дәвамчысы булуым белән бик горурланам”, – дип сөйләде Аида.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев