Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әдәплелек – гаилә тәрбиясе

Керәшен әдәбенең асылы турында Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлова сөйләде.

Керәшен әдәбенең асылы — керәшеннәргә генә хас сыйфатларны булдыру өстендә эшләү, аларны саклау, яшь буында тәрбияләү. Миңа калса әдәплелекнең башы үзебезчә дөрес итеп сөйләшүдә. Җырак дәдәй, җырак түти, җакын җинги һ.б. атамаларны балаларга кечкенәдән өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Килер буынны тәрбияләү өчен әдәплелек, әхлаки тәрбия ул башта үзеңдә булу кирәк.

Бервакыт кызым 2 баласын шәһәрдән ике атнага авылга кайтарып куйды. Йоклар вакыт җиткәч, кызлар йокы бүлмәсенә кереп юк булдылар. Кечкенә булу өчәү бергә йоклыйбыз. Мин бүлмәгә керсәм икесе дә юрганнан башларын чыгарып пышылдап кына нидер сөйлиләр. Икесе дә кач кылгач кына аңыма килдем, йоклар алдыннан әйтелә торган иманны укулары икән. Башта бу күренеш миңа гаҗәп тоелды. Хәзер гадәти күренеш инде. Кем өйрәтте сезгә моны диеп сорадым. Мама диләр. Өстәвенә кечкенәсе, «Йоклар алдыннан укыла торган иман пышылдап кына әйтелергә тиеш», — дип өстәп куйды. Ә кызыма инде бу иманнар җырак әбисеннән күчкәнен беләм. Бәйрәм алдыннан өй җыештырулар, балалар, оныкларның бәйрәм саен чиркәүгә йөрүләре, ураза тотулар, әдәплелекнең бер өлеше диеп уйлыйм.

Кечкенәдән мин кызымны, (туганыбыз кызы белән икесен) әбисенең керәшен күлмәкләрен кидереп, керәшен халык җыры өйрәтеп, чабата биюе өйрәтеп туганнарыбызның туйларына алып йөрдем. Халкыбызның бар матурлыгын, бай культурасын яктырту диеп саныйм мин бу гамәлемне. Алар, үз чиратында, керәшеннәрдәге аш чыгару йолаларын, керәшен туйларында үз-үзеңне тоту кысаларын күреп үстеләр. Узган ел оныкларым, авыл балаларын җыеп, бермәчтеки алырга киттек. Балалар шактый гына сорау яудыралар. Кешеләргә, малларга нинди сүзләр әйтеп сугарга, ничек сугарга Һәм башкалар. Яр буеннан ерак яшәмәгән Алексадр дәдәләре белән Лена туталары гармун белән чыккач, бәйрәм тагын да күңеллеләнде. Менә шулай, кылган гамәлләребез белән, балалар күңеленә кереп калсын дибез бәйрәмнәребезне.

Тагын бер керәшен әдәбе күренешен язып китим әле.

Бер туганыбызның малае күрше авыл кызына өйләнде (катнаш никах). Бөтен кануннарына туры китереп киленебез туй алдыннан өй киендерде. Киендерү генә түгел, Гөлнур киленебез тәре почмагына тәре альяпкычы чигеп элде. Киләчәктә өч баласына да керәшен исемен кушты. Әлбәттә аның бу гамәлләре кайнана кешенең соравы буенча, керәшен йолаларын нык саклау дип кабул итсәк, килен кешенең гаиләгә тугрылыгы, ихтирамы, хөрмәте тагын да зуррак гамәл. Югары белемле педагог Гөлнур, (ике якның да йолаларын хөрмәтләп гомер кичерүче), балаларына да керәшен тәрбиясен җиткерә алуына һич шигем юк.

Болар барысы да гаиләдәге күренешләр. Мәдәният хезмәткәре буларак, җәмәгать урынында башкарган эшләребез турында да әйтеп китик әле. Пасхага каршы төндә бездә тау башында лагон яндыралар. Әлбәттә бу төндә тынлык булырга тиеш. Безнең әби, балалар малларны яхшырак ашатыгыз, олы көнгә каршы төндә сыер кычкырса, яхшыга түгел, ди торган иде. Менә шул әбиемнең сүзләрен искә алып мин һәр елны тау башына менәр алдыннан авыл яшьләре белән клубта әңгәмә алып барабыз. Үз-үзеңне дөрес тоту: тавышланмау, лагон кабынып киткәч яхшы теләкләр теләү турында сөйләшәбез. Халкыбызның бай культурасына хөрмәт һәм яратуны арттыру өстендә эшләү, бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренә куенган көн таләбе. Шушы уңай белән, балалар белән бергәләп, Мамадыш культура йорты сәхнәсендә Пасха күренешен күрсәттек. Авыл сәхнәсендә Покрау бәйрәмен сәхнәләштердек. Бу вакытта сәхнәдә уйнаучы балалар да, тамашачы балаларга да бәйрәмнәрдә үз-үзләрен ничек тотарга, нинди сүзләр әйтелергә тиеш, бәйрәмнең асылы нәрсәдә икәнлеген бик яхшы үзләштерәләр. Шуңа күрә, яшь буынга керәшен тәрбиясе бирү — ул һәрьяклап булырга тиеш. Керәшен әдәбе шул вакытта гына югалмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев