40 ел улын караучы Светлана: «Тормышны яңадан башлау җае булса да, шушы язмышым буйлап үтәр идем»
Казан шәһәрендә яшәүче Ивановлар, язмыш сынауларына бирешмиләр, үзләрен бәхетле хис итәләр.
40 елга якын коляскада утыручы улы Кириллны караучы Светлана Степановна «Үземне бик бәхетле тоям. Ике улым бар. Ирем Валентин да бик яхшы, ике яклап туганнарым да. Каенанам Мария дә бик әйбәт иде» ди.
Светлана үзе Казан кызы, ире Валентин — Питрәч ягындагы Керәшен Сәрдәсе авылы егете. Биш яшьлек олы уллары Павелга иптәшкә энекәш тә алып кайткач, гаилә түгәрәкләнә.
«Укол ясагач, бала шунда ук камырдай йомшарды. Невропатологка чиратыбыз җиткәндә, Кирилл бер яшь тә сигез айлык иде. Табиб карады да: «Куркасы юк, бала яхшы! Тәпи йөреп китәр», — дип тынычландырды. Ә дүрт яшендә инвалидлык бирделәр. Бухгалтер идем, эштән китәргә туры килде», — дип үткәннәрне искә төшерде Светлана.
Бар дөньясы дүрт стена белән генә чикләнмәсен өчен, кечкенәдән кеше арасына алып чыкканнар Кириллны. Шәһәрнең 61нче коррекция мәктәбе укытучылары да өйләренә килеп, тугыз класс тәмамлаганчы укытканнар. Кечкенәдән үк туган телдә сөйләшеп, үз җыруларыбызны тыңлап үскән ул. Үзенең дә җырларга яратуын истә тотып, әти-әнисе аны концертларга да алып баралар. Елның-елында, Яңа ел бәйрәме алдыннан циркка, тамаша карарга да йөриләр.
Җәй көне күбрәк урамда, һавада йөрсәләр дә, кыш айларында өйдә утырырга туры килә. Суык, өстәвенә кышкы сукмакта коляска этеп йөрүе дә җиңел түгел.
«Коляска белән йөрергә авыр. Трамвайга утыруы да проблема, җәяүлеләр юлына күтәрелгән турыда, тукталышка илтә торган урыннарда пандуслар ясаганнар ясавын, әмма коляскадагыларга менүе авыр. Театрларга да коляскалар белән йөрү мөмкин түгел», — ди Светлана. Килешәм, пандуслар ясау өчен җаваплы кешеләрнең үзләрен инвалид коляскасына утыртып, шәһәренең бик күп урыннарындагы пандуслардан йөртеп карарга иде. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип белеп әйтәләр шул.
Әмма Ивановлар андый вак-төяккә игътибар итеп, зарланып утыручылардан түгел, алар тормышка җайлашканнар. Җәйге матур көннәрдә Раифага, Свияжскига экскурсиягә барырга яраталар. Анда коляска өчен баскычлар киртәгә әйләнгән урыннардан башка да, сокланып карап йөрерлек җирләр тапканнар. Яңа җирләрне күрергә яратучы Кириллга Йошкар-Олага сәяхәт тә ошаган.
Беренче группа инвалид Кириллны тернәкләндерү өчен, баштагы чорда дүрт-биш елга — бер, хәзер өч ел саен бушлай путевка бирәләр. Үзләре дә ел саен путевка сатып алып, Кириллны санаторийга йөртәләр. Казан янындагы Петровский поселогының «Нехама» тернәкләндерү үзәгендә 10 көн уздырганнар. Ике кешегә путевка бәясе илле меңнән артып китсә дә, ире Валентин сүз әйтми, киресенчә: «Барыгыз, ял итеп кайтыгыз», — дип кенә тора. Ә быел сентябрь аенда социаль страхование фондыннан Кирилл белән әнисе Светланага (инвалидны озатып йөрүче буларак) 18 көнгә путевка биргәннәр. Олы улы Павел белән килене Ларисаның санаторийга килеп алып, Свияжскига күңелле сәяхәт оештырганнарын да әйтте ул.
«Үзебезнең бакчага да йөрибез. Коляскада керүе җайлы булсын өчен, өйгә дә, мунчага да әтисе уңайлы пандуслар эшләп куйды. Кая кирәк, шунда күтәреп алып бара, мунчада да үзе юындыра. Кирилл җәй көне бик өйдә торырга яратмый. Биектауга, сеңелем Клараларга да алып барабыз, аларның анда үз йортлары. Олы улларым да алып китәргә генә торалар. Иремнең авылдагы төп йортта да ел саен якты йөз белән каршы алалар», — дип көндәлек тормышлары турында сөйли Светлана.
«Сынау дип, нинди генә булса да, безнең өчен, барыбер, кадерле бала, — ди Светлана һәм коляскадагы улы турында аналарга гына хас ярату белән тезеп китә.
— Кирилл ул бик тыныч, акыллы, башлы бала. Телефоннан шалтыратсалар, шундый матур итеп сөйләшә, тәмле телле, кешене хөрмәт итә. Кибеткә чыкканда да, «даруларыңны эчәргә онытма, озак йөрмә», дип мине кайгырта». Кирилл телевизордан татарча спектальләр, тапшырулар карарга яратса да, күзләре начар күрә башлагач, хәзер күбрәк тыңлый гына икән. Иртәнге алтыдан, җидедән радио кабыза. Андагы җырларга үзе дә кушыла. Бөтен җирдә мин Кирилл белән бергә, көннәрне икәү уздырабыз. Шуңа да тормышны яңадан, яшь чактан ук башлау җае булса да, шушы язмышым буйлап үтәр идем, миңа язылганы башка кешегә булмый ул, — ди Светлана.
Аның бу сүзләреннән соң, күзләргә яшь килә. Коляскадагы улын озын-озак еллар дәвамында көн-төн караучы ананың үз баласын яратуын үлчәрдәй үлчәүләр бармы икән ул якты дөньяларда?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев