Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

29 июль көнне Юкәчедә Олы бәйрәм булды

Мамадыш районының Юкәче авылындагы чиркәүдә керәшеннәрнең бердәнбер Изгесе Петр Гавриловка багышлап Литургия уздырылды.

Мамадыш районының Юкәче авылында 29 июль көнне зур тарихи вакыйга шаһиты булдык. Керәшеннәрнең бердәнбер Изгесе — Петр Гаврилович Гавриловка багышланган Литургиядә катнаштык. Аны нәкъ менә шушы көнне 1937 елда атып үтергәннәр. Ни өчен тарихи вакыйга дидем? Чөнки чиркәү-керәшен телендә бердәнбер изгебез — газаплап үтерелгән, ләкин диненнән, Христостан, керәшенлегеннән ваз кичмәгән Петр Гавриловка багышланган беренче келәү (служба) булды бу. Икенче тарихи вакыйга — Юкәче чиркәвенә аның иконасы китерелде. Гавриловлар — священниклар нәселе булган. Күрше Ылыя (Уткино) авылында туып-үскәннәр, православ керәшеннәргә хезмәт иткәннәр. Әлеге икона күптән түгел генә язылган (шунысын да әйтеп үтим, иконаны ясамыйлар, язалар). Шушы араларда гына аны Мамадыш шәһәренә алып килгәннәр иде. Шушы келәүгә ул, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендә, Гавриловларның туган җиренә — күрше Юкәче чиркәвенә китерелде. Өченче тарихи вакыйга дип, мин «Союз» каналында «Божий народ — кряшены» дигән документаль цикл эшләүче Наталья Гудылина һәм Виктор Медведскийның службада катнашуларын һәм яңа фильм өчен материал туплаганнарын әйтер идем. Әле тагын бер тарихи вакыйга турында әйтми кала алмыйм. Шушы арада гына краевед Валерий Зарубин изгебез Петр Гавриловның нәсел агачын эшләп бетерде. 

Мамадыш җире — каһарманнарга бай төбәк. Бездә 5 Советлар Союзы Герое бар. Яртысыннан күбрәге — керәшеннәр. Бөек Ватан сугышы геройлары темасына Отец Димитрий Сизовның үгетен тыңлаганнан соң кереп киттем. Ул болай диде: «Без геройларыбыз белән горурланабыз. Аларның илебез азатлыгы өчен гомерләрен бирүләренә сокланабыз. Уйлап карагыз әле, Петр Гаврилов та чын герой бит! Күпме газапларга түзеп, керәшенлегеннән дә, диненнән дә ваз кичмәгән, газаплы үлеменә батырларча килгән, ул да халкы өчен гомерен биргән. Чиркәү, динебез геройлары — шул изгеләр инде ул»... Отец Димитрий аңлаешлы, гап-гади телдә Петр Гавриловның тормыш юлын сөйләп чыкты. Халык аны бик игътибар белән тыңлады. 

Районыбыз башлыгы Анатолий Петровичны да йотлыгып тыңладык. Ул, чын мәгънәсендә, Мамадышыбызның патриоты. Район җитәкчесенең керәшен булуы белән Мамадыш керәшеннәре аеруча бәхетле. «Мин Петр Гавриловның авылдашы булуым белән бик горурланам. Тарихта шушындый күренекле авылдашыбыз булганын белеп тә үсмәдек бит без. Динсезлек заманы динебезне оныттырырга тырышты. Ләкин, Аллага шөкер, шушындый заманнар җитте, менә нинди чиркәүләребез бар, — диде ул олы Юкәче чиркәвенә күрсәтеп. — Чиркәүгә йөрүдән беркемне дә тыймыйлар, балаларны, оныкларны динле итеп тәрбияләргә кирәк...»

Наталья Гудылинаны керәшеннәрнең җанын тоючы дип атар идем. Аның фильмнарын караучылар минем белән тулысынча килешер. Җанны тоймаганда шушындый фильмнар эшләп булмас иде. 

Петр Гавриловның керәшеннәрдән бердәнбер изге икәнен беренчеләрдән булып белгән кешедер мин. Коллегам, тарих укытучысы, шушы священникларның авылдашы, ылыялы Владимир Кузнецов белән гел аралашып торабыз. Шул эзләп тапты инде авылдашының изге кеше булганлыгы турындагы мәгълүматны, бу яңалыгын да башта ук минем белән уртаклашкандыр ул. Чөнки Владимир чиркәвендә Петр һәм Семен Гавриловларның хезмәт итүләре турында сөйләшкәнебез бар иде. Семен Гаврилов фотосын да иң беренче итеп, бер кешегә дә биргәнем юк әле дип, миңа ул бирде. 

Юкәчедәге бу тарихи Литургиядә Петр Гавриловның авылдагы һәм ераклардан кайткан туганнары, дәвамчылары катнашты. 

Келәү тәмамлангач, районыбызның фольклор коллективлары чыгышын карарга мөмкин иде. Литургиядән соң, үземә аңлашылып бетмәгән сорауны отец Димитрий Сизовка бирдем: «Бүген бит искә алу көне. Сез бу көнне нишләп бәйрәм дип атыйсыз? Җырлап- биеп йөрергә ярый торган көнме соң бу?» Ул болай җавап бирде: «Петр Гаврилов батырлык күрсәтте. Христоска тугры булып, динен дә, керәшенлеген дә сатмады. Безгә үрнәк булып тора. Безнең халыкның яклаучысы, саклаучысы булып калды. Керәшеннең кем икәнен раслады. Без шушындый изгебез булуга сөенергә тиеш. Шушы көнне иконасының туган җиренә кайтып җитүе бәйрәм түгелмени?!» Отец Димитрийның бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел шул...

Күңел ачу өлешендә Владимир, Дүсмәт, Колышчы, Мамадыш фольклор коллективлары чыгышы булды. 

Литургияне уздырган священниклар — Димитрий һәм Геннадий Сизовлар, Илья Минихачевлар зур җаваплы һәм саваплы эш башкардылар. Аларга Сизовларның авылдашы Павел Семенов һәм җыручылар — отец Павел Павлов кызлары булышты. Мамадыштан отец Олег Малышев келәүдә булганнарга Петр Гавриловның кечкенә иконасын бүләк итте. 

Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Юкәче егете Валерий Шрыковка да зур рәхмәт. Биредә уздырыла торган саллы чараларда аның зур җаваплылыгы күренә. 

Халык чиркәүдән, шушы бәйрәмнән бик риза булып, сөенешеп таралышты. Мондый Олы келәүнең ел саен уздырылачагын хәбәр иттеләр. 
Язмам азагында тагын бернәрсәне искәртим әле. Петр Гаврилов дигәч, күпләр Брест крепосте батыры — Советлар Союзы Герое майор Гавриловны күз алдына китерә. Бу — табигый. Хәзер инде кайсы Петр Гаврилов дип сорарга җирлек бар. Аның тулы адашы — керәшеннәрнең бердәнбер изгесе, горурлыгыбыз — тагын бер Петр Гаврилов. 

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали мәктәбенең тарих укытучысы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев