2011 елгы Питрауда: дистәләгән мең кеше аяк өсте басып, су астына киткән «Булгария» теплоходында үлгәннәрне искә алды
Җөридәге Питрау бәйрәмнәре тарихыннан.
Тырлауда Питрау гөрләде
...дистәләгән мең кеше аяк өсте басып, теплоходта үлгәннәрне (10 июльдә су астына киткән “Булгария” теплоходында – ред.) бер минутлык тынлык белән искә алды. Бәйрәмгә чакырылган отец Димитрийның сүзләрен ишетү һәммәбезгә файдалы булды. Ул болай диде: “Мондый бәйрәмнәр вакытында күңелебезгә ярату орлыклары салына. Якыннарыбызны, бер-беребезне яратыйк, шуның белән Ходаебызга якынайыйк. Мондагы кешеләр бәйрәм итү, күңел ачу өчен генә түгел, очрашкач күп мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, киңәшләшү өчен дә җыелгандыр. Күңелебез яхшылык белән тулып, анда усаллыкка урын калмаса, бәлаләрнең, бәхетсезлекләрнең саны кимер”.
Татартсан хөкүмәте, дәүләт советы исеменнән бәйрәмдә катнашучы Римма Ратникова да бәйрәмнең әһәмиятен ассыызкалп үтте: “Булгария”дәге фаҗигаен күтәрү бик авыр. Ләкин тормыш, бернигә карамый, дәвам итә. Бәйрәмгә килгән яшьләр Питрауларда танышып, Покрауларда кавышсын. Алардан туган балаларга әбиләре сандыгыннан чыккан керәшен күлмәкләрен, бизәнү әйберләрен киеп, бәйрәм мәйданнарында йөрергә язсын”.
Мамадыш районыннан килгән өлкәннәр һәм балалар ансамбльләре мәйданның тере чәчәкләре булды. Ул Комазан башы әбиләренең җырлаулары, очып-очып биюләре Мәскәүдә чыгыш ясаучы “Буран” әбиләренекеннән бер дә калышмады, әле уздырып та җибәрмәсәләр... Җөри авылына нигез салу кебек тарихи күренешләрне кертү дә отышлы булды.
Мамадыш ягы чибәрләргә бай. Быел Албай авылыннан Марина Жарикова комиссияне дә, тамашачыны үзенә каратты. Конкурс башланганчы ук, күп кенә коллективларның өлкәннәре үз “чибәрләре”н “җанландыра” алмый азапланганда, Марина үзен яклаучы төркемгә кисәтүләр ясап, “дер” селкетеп йөрде. Беренче приз, әнә шулай, иясен гаделлек белән тапты.
Икенче урынны алган Казаклар Чаллысы кызы Надя борчылгандырмы-юкмы, сәхнәдә үз-үзен тотышыннан каушавы күренмәде. Аның өчен әнисе генә түгел, Казаклар Чаллысыннан килгән тулы бер коллектив “болеть итте”. Молодец, Надежда, тәки икенче чибәр булды.
“Ел шәенә ел туры килми”, дигәндәй, былтыргы Питрау үзенчә матур иде, бу елгысы үзенчә якын булып күңелдә калды.
М.Мартынова. “Туганайлар” газетасы, 28 июль, 2011 ел).
Кызлар йөзек эченнән дә үтә
“Керәшен чибәре” конкурсы республикакүләм Питрауның аерылмас атрибуты ул, дисәк, ялгышмабыз. Чөнки, беренчедән, бу конкурска республиканың керәшеннәр күпләп яшәгән барлык районнарыннан да диярлек конкурсантлар килә; икенчедән, конкурс елдан-ел популярлашып, анда Россия төбәкләреннән дә катнашырга теләүчеләр арта бара.
Быел Җөри Питравындагы “Керәшен чибәре” конкурсында 18 кыз катнашты. Балык Бистәсе районының Керәшен Казысыннан Алена Харитонованың, Мамадыш районындагы Җөри авылыннан Людмила Афанасьеваның, Владимир авылыннан Ольга Бачкованың, Чиләбе өлкәсендәге Нагайбак районыннан Анастасия Савельеваның, Кайбыч районының Соравыл авылыннан Наталия Ямщикова, Казаннан Лиана Дементьева, Балтач районының Югары Субаш авылыннан Алена Павлованың җырлауларын күпләр сокланып тыңлады.
Яңа җырлар да яңгырады. Тукай районының Мәләкәс авылыннан Алена Адамова әбисе өйрәткән, әле беркайда да яңгырамаган җырны башкарса; Сарман районының Ләке кызы Луиза Степанова үзе язган “Ләкем” җырын җырлады.
Менделеев районының Гришкино авылыннан Ольга Буланова “подгорный”га, Мамадыштан Васильева Виктория “Париж” көенә бик матур биеделәр. Гомумән, һәр конкурсант кайсыдыр яктан талантлы, сәләтле икәнлекләрен күрсәтте.
Соңгы биремдә кызлар үзләре яшәгән төбәктәге фольклор бәйрәмен күрсәтте. Һәрберсенә бишәр минут вакыт бирелде. Владимир авылыннан Ольга Бачкова белән “Талир тәңкә” фольклор коллективы күрсәткән “Корман чалу” күренеше яхшы тәэсир калдырды. Үзенә бирелгән биш минут эчендә Оля бәйрәм турында сөйләп, Күк Патшасы иманын әйтте, яшьләрнең кичке уеннарын да күрсәтергә өлгерделәр. Нагайбак районынан Сарашлы авылы кызы Анастасия Савельева, үзенең иптәшләре белән, “Тройсын” бәйрәменнән күренеш күрсәтте. Сәхнәдәге һәр хәрәкәтләре уйланылган. Артыгын кычкырмыйлар да, сәхнә буйлап чапмыйлар да, кешене көлдерәм, дип тырышмыйлар да. Гомумән, Чиләбе якларыннан килгән карендәшләрдән өйрәнәсе әйберләр бар икән әле.
Конкурска йомгак ясалып, нәтиҗәдә, “Иң яхшы җырчы” исеменә – Балтачтан Алена Павлова, “Иң яхшы этник костюм иясе” исеменә – Чибәркүлдән Юлия Юртеева, “Керәшен биюен иң оста башкаручы” исеменә Мамадыштан Виктория Васильева, “Иң тәмле телле кыз” исеменә – Сарманнан Луиза Степанова, “Традицияләрне иң яхшы белүче” исеменә Казан кызы Лиана Дементьева лаек булды.
“Питрау чибәре-2012” исеменә Мамадыштан Владимир авылы кызы Ольга Бачкова ия булды. Тукай районыннан Людмила Лаврентьева белән Балык Бистәсеннән Алена Харитонова – икенче, өченче урыннарны бүлеште.
Чибәрләрне котларга сәхнәгә республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров чыкты. Конкурсантларның әти-әниләренә, кызларны милли рухта тәрбияләгәннәре өчен, рәхмәт җиткерде. Катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр тапшырып, Иван Михайлович, әле Питрау тарихында беренче тапкыр, чибәрнең башына җиңүче таҗын кигертте. Таҗны Оля ел әйләнәсендә саклап, алдагы елда җиңәчәк чибәр кызга тапшрырга тиеш. Бу “Питрау чибәре” конкурсының статусын тагын да күтәрде.
(Р.Михайлова. “Туганйлар” газетасы, 26 июль, 2012 ел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев