2009 елгы Питрауга 50 меңнән артык кеше килгән
Республика гына түгел, Россия күләмендәге Питрау бәйрәме тарихына, “Туганайлар” газетасында басылган язмаларга таянып, бергәләп күз салыйк.
Җөри җыены җыйды
Җөри авылында Питрау җыены быел унынчы тапкыр узды. Кунаклар кайдан гына килмәгәннәр иде. Башкортстан керәшен җәмгыяте председателе Геннадий Марков җитәкчелегендә килгәннәрдән, Үмер авылының “Сөнәкәй” халык фольклор ансамбле җырчылары мондагы матурлыкка сокланып йөри. Ерак Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы хакимияте башлыгы Владимир Фролов та нагайбәкләрне олы җыенга алып килгән. Парижның “Чишмәлек” ансамбле артистлары да бар. Удмуртия керәшеннәре Җөригә оешма председателе Владимир Рязанов белән килгәннәр. Казахстаннан, Самара, Саратов һәм башка өлкәләрдән килгән кунаклар да керәшен җыенының “грандиозный”лыгына сокланды.
– Мөлаем йөзле керәшеннәрнең Питравында беренче тапкыр катнашам. Керәшеннәр гомергә тырышып эшли, матурлап бәйрәм итә беләләр, – диде җыенны ачу тантанасында Татарстан дәүләт советы рәисе, Татарстан халыклар Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.
Быел Питрау, башка еллардан аермалы буларак, биш мәйданда узды. Халык төп мәйданда кунакларны каршы алу, җыенны ачу тантанасын, керәшен фольклор ансамбльләре парадын, спорт уеннарын карады.
Керәшен йорты һәм музее урнашкан мәйданчыкта керәшен чибәрләре ярышты. Төп мәйданнан ерак булмаган зур сәхнәдә ансамбльләр, артистлар чыгышы таңга кадәр өзелмәде.
50 меңнән артык кешенең күңелен күреп, милли традицияләрне саклап уздырылган Питрау, дөрестән дә, юбилей Питравы булды.
(Р.Михайлова. “Туганайлар” газетасы, 16 июль, 2009 ел).
Чибәрләрнең чибәре син
Николай Дунаев җитәкчелегендәге жюрига 18 чибәр арасыннан “иң-иң”нәрен сайлап алу бик катлаулы булды.
“Милли керәшен ризыгы” номинациясендә ярыш тиешле югарылыкта узды, дисәк тә була. Чаллы чибәре Ләйсән – “кан тәбәсе”, Нагайбәктән Виктория чияле май белән бавырсак китерсә, Мамадыш кызы Алиса бик оригиналь итеп көлчәләр белән катык чыгарды.
Быел инде тамашачы “керәшен пирмәнкә генә ашый икән” дип китмәде...
Балык Бистәсеннән Ирина, әбисеннән калган борынгы керәшен кызы киеменнән булып, сырга, муенҗака, тәңкәле беләзекләр дә кигән иде.
Беренче урынга быел “Татар моңы” конкурсында Гран-при алган Сарман кызы Алина Прокопьева чыкты. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышына, килешле керәшен киеменә, җырлап сыйлавына тиңнәр булмады. Икенче урында – Мамадыш районының Җөри авылы кызы Альбина Васильева. Өченче урында – Чаллының “Моңлы Чаллы” җыр театры солисткасы Ләйсән Кузьмина. Арада иң сөйкемлесе Теләче кызы Анастасия булды. “Сүз остасы” титулын жюри, бертавыштан, Мамадыш кызы Алисага бирде. Чын керәшенчә итеп җыр башкаручы – Балтачтан Альмира Дмитриева.
(В.Максимова. “Туганайлар” газетасы, 16 июль, 2009 ел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев