Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 февральдән балалар бакчаларында үзгәрешләр көтелә

1 январьдан балалар бакчасына түләү бәяләре уртача 230 сумга арткан иде. Яңа ел ата-аналар өчен тагын бер "күчтәнәч" әзерләгән.

1 февральдән Татарстанда 12 сәгать эшли торган төркемнәр бетерелә. Балалар бакчалары сәгать 7.30 дан 18.00 гә кадәр эшләячәк.

Эш сәгате кичке алтыга кадәр булган әти-әниләр өчен бу бер дә яхшы хәбәр түгел. Моны истә тотып, балалар бакчаларында кизү тору төркемнәре булдырылачак. Дөрес, алар өчен аена 300 сум түләргә туры киләчәк. "Электрон белем бирү" порталында Казан шәһәре мәгариф идарәсенең җитәкчесе Илсур Хәдиуллин бу мәсьәләгә аңлатма биргән. "Мәгариф оешмаларында оптимизация чаралары кысаларында, балалар бакчаларын 10,5 сәгатьлек эш режимына күчерү, иртәнге сәгать 7.00 дән 7.30 га һәм кич белән сәгать 18.00 дән 19.00 гә кадәр эшли торган дежур группалар булдыру - балалар бакчасы өчен яхшы. Җыелган акча бинадагы көнкүреш шартларын яхшыртуга тотылачак. Бу үз чиратында, педагогик кадрлар мәсьәләсен чишүдә дә ярдәм итәчәк". Балалар бакчаларында инде дежур төркемгә иҗтыяҗ булган әти-әниләрдән имзалар җыя башлаганнар. Бу хакта әти-әниләрнең фикерен дә белештек:

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев