Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Зәй ягы керәшене, өч сугыш кичергән Куприян тормышы (ахыры)

Бу язма Кабан Бастырык авылыннан (Зәй районы) Куприян Ермаков, аның гаиләсе һәм балалары язмышы аша, гади халык, аның ныклыгы, батырлыгы турында сөйли.

Кырыс заман катылыгы
1942 елның сентябрь аенда күршедә яшәүче Ксенафонт дәдәй Петров көне буе басуда көзге бодай чәчә. Ә Агафия әби сугыш вакытында ат караучы булып эшли. Улы Александр ФЗӨдән ялга кайта. Чабата үрергә юкәнең каерысын салдырып суга батырып куйган булалар, шуны алырга баралар. Берочтан, урманда атларга ашатырга печән чабып, арбага төяп алып кайтыраг булалар. Кайтканда көне буе эшләп хәлсезләнгән, чәчүлек җирендә капчык төбендә калган ашлыгын тотып торган күршеләре Ксенафонт дәдәйне дә ат арбасына утыртып кайталар. Кайткач, капчык төбендәге бодайны әбинең мунча алдына куеп торалар. Ксенафонт дәдәй: «Әлегә сездә торып торсын, иртәгә, я башка көнне кереп алырмын», — ди. «Икенче көнне таңнан торып, Агафия әби ипи баса. ФЗӨгә җыенучы улына ашатырга да, биреп җибәрергә дә булыр дип уйлый. Улы Александр белән иртүк эшкә, атлар карарга китәләр. Әнием Нина чишмәгә суга йөгерә. Кайтканда, өйләренә тентү кергән була. 

Өйдәге кечкенә сеңелләре куркудан кычкырып җылыйлар. Тентүчеләр җилпучтагы онны ишегалдына алып чыгып, җиргә сибәләр, кисмәктәге ипи камырын һәм мунча алдында Ксенафонт дәдәй калдырган бодайлы капчыкны алып чыгып китәләр. 14 яшьлек әнием һәм аның сеңелләре —9 яшьлек Аудый, 5 яшьлек Татьяна ишегалдында үксеп җылап калалар. 

Агафия әбине, Ксенафонт дәдәйне шул ук көнне өйгә дә керергә рөхсәт итмичә, нинди кием кигән булсалар, шул килеш, эштән алып китеп, кәнсәгә ябып, бикләп куялар. Икенче көнне Зәйдән килеп, алып китәләр. Әнием Нина да аларга иярә. «Суд беткәч, әни белән Ксенафонт дәдәйне кайтарып җибәрерләр» дип уйлап, көзге суык урамдада көне буе көтә. Караңгы төшә башлагач, ишектән хәрби киемле берәү чыгып: «Сеңелем, туңгансың, нишләп монда басып торасың, өең кайда, өеңә кайт», — ди. Әнием, күз яшьләренә буылып: «Әнием һаман чыкмый, әниемне көтәм», — ди. Ә ул: «Әниең чыкмас шул, аны да, Ксенафонт абыеңны да ике елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр, иртәгә иртән Казанга төрмәгә алып китәләр. Тизрәк өеңә кайтып, әниеңә җылы киемнәр, ашарына алып кил», — дип әйтә.

Караңгыда Иске Зәйдән авылга кадәрге 22 чакрым араны урман аша үтәргә кирәк, аяк асты яңгырдан соң саз.. Ундүрт яшьлек кечкенә буйлы, ябык кыз, курыкмыйча, төнлә ничек ул Баграж урманын ялгызы чыга алды икән?.. «Ничек кайтканымны да хәтерләмим, бөтен көчемә йөгердем дә йөгердем, аягым таеп җыгылгаладым да, бөтен киемемә саз чәчрәп беткән иде, — дип сөйли иде әнием. — Төн уртасында күршеләр, туганнар белән бергә, кемнең нәрсәсе бар —ашамлык һәм җылы кием юнәтеп, ипи, бәрәңге, тозлы кыяр алып, Ксенафонт дәдәйнең хатыны Анастасия түти белән, таң атканчы юлга чыктык. Иске Зәйгә килеп җитек, ләкин... «соңга калдыгыз, 5 минут элек аларны алып киттеләр», дигән җавап ишеттек. Аптыраудан, чарасызлыктан, кая барырга һәм нишләргә кирәклеген аңламыйча, күпмедер вакыт бер урында әйләнеп йөрдек. Берни дә эшли алмавыбызны аңлагач, авыл белән төне буе җыйган әйберләрне күтәреп, күз яшьләренә буылып, кире авылга кайтып киттек».

Икенче көнне үк Александр дәдәй, үзе теләп, сугышка китә. Әни өйдә сеңелеләре белән кала. Тентү вакытында өйдә булган ашамлыкны туздырып ташлап, алып чыгып киткән булалар. Сеңелләрен юатырга да, аларга нәрсә дә булса пешереп ашатырга да, өйне җылыту өчен мичкә ягарга утын әзерләргә дә кирәк. Болар барысы да үзе дә үсмер бала булган әнием Нина җилкәсенә авыр йөк булып төшә.

Кыш көне бәләкәй арба тартып, урманнан, ботакчыбыкалып кайта, салам да яга. Ул саламның күпме җылысы булсын инде?! Өй тәрәзәләре һәрчак боз белән капланган була. 

Җитмәсә, «морҗа башыннан» дип, өй борынча, күкәй, йон, җыялар. Фронтка җибәрү өчен носки, бияләй бәйлиләр. Басуда эшлиләр, иген басуыннан чүп утарга йөриләр. Ирләр сугышта, колхозда тракторлар аз, чәчүлек җирләрне хәлсез ябык атлар, үгезләр җигеп сөрәләр, җирне көрәк белән дә казыйлар. Кызлар, картлар, балалар — барысы да колхоз эшен җигеләләр. Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми, булган икмәкне фронтка озаталар. 

Яз көне кәлҗемә белән тамак ялгыйлар. Аның өчен кырдан өшегән бәрәңге җыеп кайталар. Яртылаш черегән, яртылаш кипкән бәрәңгеләрне чистартып, коймак кебек ясап, мичтә пешерәләр. Ач кешегә шуннан да тәмле нәрсә булмый. Җир кардан арчылуга, кайда нинди үлән күренә, шуны ашыйлар: кычыткан, алабута, кимәршә башы, какы, кәҗә сакалы, кузгалак, мәче борчагы, балтырган, чөгендер яфрагы, кишер яфрагы... Барысы да ризыкка әйләнә, ашамаган бер үлән дә калмый. Бодай оны булмагач, алабутадан ипи пешерәләр. Бәрәңге кабыгын киптереп, он итеп тартып, анысын да кушалар. Өстләрендә — киндер күлмәк, аякта — чабата. Мәктәптә суык, язарга дәфтәрләр юк, кара белән иске газет, китап араларына язалар. Өсләренә кияргә булмагач, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыручылар да була. 

«Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек. Чабата астына ике агач шакмак беркетелә. Яз көне шул күтәртмәле чабаталарны киеп, Чаллы элеваторыннан язгы чәчүгә орлык алып кайтабыз — чана тартып Зичәбаш авылы урманы аша Борды авылына чыгып, 35 чакрым җәяү үтәбез. Чабата тиз чылана. Ничек авырмаганбыз да, ничек исән калганбыздыр. Күрәсең, чыныккан булганбыз инде, — дип узганнары турында уфтанып сөйли һәм үзләренә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәт укып, аларны исемләп санап китә иде әни. — Каршыда торучы Мирун дәдәй, Александра Петровна, кырда торучы Павлова Фекла түти, Ксенафонт дәдәй хатыны Начтук түти Петрова, Анна түти Скворцова... Әтинең туганнары — Кирҗә түти Карташова, Ильичтә яшәүче Варвара җиңги белән Иван дәдәй Ермаковлар — болар безне ачлыктан коткарып калган мәрхәмәтле кешеләр. Сугыштан яраланып кайтып, авылыбызда укытучы булып эшләүче Ион Иванович Ермаков, һәркөн иртән мәктәпкә укытырга барыр алдыннан, безнең тәрәзә төбенә нинди дә булса ашамлык куеп китә иде. Бераз өчәү яшәгәч, 5 яшьлек сеңелем Татьянаны әтинең бертуган тутасы Мәтүн түти белән Шакир җизни Чаллыга, үзләренә торырга алып киттеләр. 9 яшьлек сеңелем Аудыйны әнинең бертуган сеңелесе Үлге түти үзләренә, Сарман районының Түбән Чыршылы авылына кунакка алып киткәләде». 
Госпитальдән чыгар алдыннан гына гаиләсендәге хәлләрне ишеткән Куприян бабайга 1944 елның мартында авылга, кызлары янына кайтып килергә рөхсәт итәләр. Өйдә аны, ул көннәрдә үзе генә калган 16 яшьлек олы кызы Нина каршы ала. Ул вакытта 10 яшьлек Аудыйны Түбән Чыршылыга кунакка алып киткән булалар. Ул төне, күңеле нидер сизгәндәй, «сездә тормыйм, өйгә кайтасым килә », дип, Аудый өзгәләнеп җылый. Аның ярсып җылавына түзә алмыйча, Үлге түти кечкенә Аудыйны атка утыртып Кабан Бастырыкка илтергә чыга. Күктәкә авылы аша Сарман районын үтеп, урманны чыгуга, бер солдат күренә. «Әнә, кешеләрнең аталары кайта, синеке кайчан кайтыр икән», — дип әйтеп куя Үлге түти. Якынрак килгәч, ул солдатның Куприян бабай икәнен күрәләр. Ул, җәяүләп, кызы Аудыйны алып кайтырга юлга чыккан икән. Ничек аймыл булмаганнар да, әтисенең сугыштан кайтканын бала күңеле ничек сизде икән? 

Шуннан соң, Куприян бабай хатыны Агафия Афанасьевнаның каберен күрергә дип, Столбище авылына (хәзерге Лаеш районы) китә. 270 чакрым юл үтеп, Столбище зиратына килә, хатыны Агафиянең каберен эзләп йөри, кешеләрдән дә сораштырып карый, тик таба алмый. 1942 елның декабрь суыгында җирләнгән Агафиянең каберенә билге дә куелмаган, күрәсең. «Ярар, кыска вакытлы ял бетә, озакламый тагын сугышка китәсе, Алла боерса, фашистларны җиңеп, сугыштан кайткач, шушы зиратка яңадан килеп, авыл советында эшләүче кешеләр белән бергә өй борынча кешеләрдән сорап йөреп булса да, һичшиксез эзләп табармын», — дип кайтыр юлга борыла ул.

Заводтан качып кайткан Суфия язмышы
Сугыш вакытында, вербовать итеп, хатын-кызларны Ярославльгә торф чыгарырга, урман кисәргә, окоп казырга, госпитальләргә яралы сугышчыларны карарга җибәрәләр. Нык гәүдәле, физик яктан көчле28 яшьлек Суфия Исидоровнаны Казан дары заводына эшкә җибәрәләр. Ул Зәй районының Урта Пәнәче авылына кияүгә чыккан була. Җырак әби Суфия Урта Пәнәчегә кияүгә чыкканда иренең әти-әнисе урын өстендәге авыру булалар, тагын малайлары һәм авыру кызлары да була. Ул колхозда да эшли, өендәге авыруларны да карый. Сугышның беренче көннәреннән үк ире сугышка китә һәм күп тә үтми, «Батырларча һаләк булды» дигән хат килә. 

Сугыш вакытындагы ачлыктан, йогышлы авырудан иренең энесе, авыру сеңелесе, каеанасы, каенатасы үлеп китәләр. Бер-бер артлы 4 мәет җирли ул. Казан дары заводында эш шартлары түзеп булмаслык авыр була. Ул көннәр турында: «12шәр, 13әр, ә кайбер көннәрне 15әр сәгать эшләдек. Капчыкларга тутырылган юеш дарыны күтәреп, баскыч буйлап 2нче катка киптерергә алып мендек, бөтен тәнебездән су ага, киемнәр юеш, аяк көне буе юештә була, — дип сөйли иде җырак әби Суфия. — Көне-төне эш, эшләгәнгә бер көнгә 400 грамм ипи һәм сыек шулпа, ул ашамлыклар карточка белән генә бирелә. Җитмәсә, иптәш кызым белән икебезнең дә ипи карточкаларыбызны кемдер урлады. Аны тотучы булмады һәм белә дә алмадык. Карточка булмагач, ашатмадылар. Берничә көн ач килеш эшләп, хәлсезләндек һәм авылга кайтып китәргә мәҗбүр булдык. Иптәш кызым Трудовой авылыннан (хәзерге Түбән Кама районы) иде. Икебез дә акчасыз, хәлсез, 200 чакрымнан артык араны көч-хәл белән һәм кача-поса үтеп, Трудовойга җиткәндә, безне инде юлга чыгып көтеп торалар иде. Иптәш кызымның өйләренә кереп күрешергә, бер стакан чәй эчәргә дә рөхсәт итмичә, яңадан Казанга дары заводына эшләргә алып киттеләр. Айдан артык эшләгәч, тагын карточкамны урлаттым, тагын шулай ач килеш ике көн эшләгәч, тагын кайтып киттем. Ничек кайтканымны үзем генә беләм». 

Суфия качып кайта... Ә Куприян бабайга инде кире сугышка китәргә кирәк. Ул вакытта авыл советы председателе Павел дәдәй Волков була. Куприян бабай: «Пауал, бу сабыйларны ничек итеп, кемгә калдырып китәргә?» — дип чарасыз калып сорый. Ә Павел дәдәй: «Куприян, кайгырма, Сидар дәдәй белән Кирҗә түтиләрнең Суфиясы өй түбәләрендә качып ята, шуңа өйлән, сиңа хатын булыр, балаларыңны да карап торыр», — ди. Алар шул ук көнне төнлә Кирҗә түтиләргә баралар һәм Павел дәдәй 29 яшьлек Суфияга: «Сиңа бер сутка вакыт бирәбез, я Куприянга кияүгә чыгасың һәм сугыш беткәнче балаларын карап торасың; риза булмыйсың икән, Зәйгә хәбәр итәм, сине төрмәгә озатабыз», — ди. Икенче көнне 29 яшьлек Суфия 48 яшьлек Куприянга кияүгә чыгып, 3 баласын сугыш беткәнче карап торырга ризалаша. 6 яшьлек Татьянаны алырга Чаллыга бергә баралар. Куприян бабай: «Кызым, әниең кайтты. Әйдә, өйгә кайтабыз», — ди. Татьяна: «Мин аның янына кайтмыйм, бу минем әни түгел, минем әни мондый түгел», — дип, өзгәләнеп җылый. 

Куприян бабай 1944 елның апрелендә өч кызын да өйдә яшь хатыны Суфия белән калдырып, яңадан сугышка китә.

1945 елның январь аенда Суфия әби малай таба — улы Александр туа. Аннан соң Куприян бабай сугыштан кайткач та тагын алты малай таба әле ул. Аларның дүртесе (өчесе — Порфирий, берсе — Иван исемле) кечкенә чагында авырып үләләр. Өч улы — Александр, Егор, Михаил исән-сау үсәләр. Әнием Нина да, Евдокия, Татьяна түтиләр дә исән түгел инде, әниемнең энеләре Александр белән Егор дәдәй дә гүр ияләре булдылар. Михаил дәдәй генә калды. Җырак әбиебез Суфия озын гомерле булды — 101 яшькә кадәр яшәде. 
Шул кадәр авырлыклар күрүенә карамастан, сәламәтлеге нык булды аның. Тик тору дигәнне беркайчан да белмәде, һәрчак эш белән мәшгуль иде. Төпчек бала булганлыктан микән, бик тартымсак иде ул: үзенең бөтен туганнарына тормыш итәргә җиңелрәк булсын өчен дә тырышты, балалары һәм оныклары өчен дә көне-төне эшләде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр күзе дә күрде, колагы да ишетте, хәтере дә яхшы иде. Авылыбызның үткәнен, кемнәр кая киткән, кемнәр кайда яшәгән, кемнәр кем белән ыру, кемнәр кем белән кода-кодагый, кодача — бөтенесен белә иде ул. Халык дәвасын да яхшы белә иде. Шулай булмаса, сугыштан I группа инвалид булып кайткан, өйгә носилка белән алып кергән, аягына да баса алмаган Куприян бабамны кулларына күтәреп, мунчаларга алып кереп юындырып, массаж ясап, төрле үләннәрдән төнәтмә ясап эчертеп, аякка бастыра алмас иде. 

Куприян бабамның, бик күп кан югалтканлыктан, гемоглобины түбән булган. Чаллыдагы Мәтүн түти белән Шакир җизни аңа үгез каны, гематоген, шикәр алып кайта торган булганнар. «Берсендә, әни чана тартып, иртән Чаллыга, Мәтүн түтиләргә китте. Алар анда элеватор тавында яшиләр иде. Зичәбаш урманын чыгып, Борды аша 35 километрлап араны үтеп, Мәтүн түтиләрдә чәй генә эчеп, яңадан шул ук юлны үтеп, кичкә авылга кайтып җиткәне бүгенгедәй истә. Кайткач, шикәр ватып, әтигә — баш бармак кадәр, ә безгә кечкенәрәк кисәк шикәр биргәне, шул шикәрнең тәме хәзер дә истә, хәтердә тора», — дип искә алып сөйли улы Михаил дәдәй. 

Җырак әби кул эшләрен бик яратып эшләде. Үзе бик пөхтә иде ул. Киемнәре һәрчак килешле, чиста, юылган була иде. Өстендә аның һәрвакыт үзе кисеп, арка өлешен ике катлы итеп теккән чиста, чәчәкле, матур штапель күлмәк була иде. Бөтен тукымалар турында яхшы белә, керәшенчә күлмәкләр тегә иде ул.

Әнисе Гликерия әби дә авылыбызда оста тегүче булган. Авыл халкы аларга тегү тектерергә килгән. Җырак әбиебез Суфия дә хатын-кыз күлмәген, ирләр күлмәген, чалбарлар, пиджаклар, пальтолар тегеп, балаларын киендергән, заказга кешеләргә дә тегеп, авыр чакта семьясын туйдырган. Аның бизәкләп бәйләгән бияләйләре, озын кунычлы оекбашлары, сарык, эт йоныннан тез бәйләвечләре, бәйләм башмаклары... Үз балалары, оныклары, туганнары һәм күршеләренә дә носкилар, бияләйләр бәйләде. Үзләренекеннән тыш, башкаларга да сарык йоны алыша, йон языша, эрли, ката. Иске киемнәрне кисеп, ыргак белән матур паласлар бәйләде. Аларны үзләренә килгән кунакка, я, кич утырырга кергән күршеләренә бүләк итте. Миңа да ничә тапкыр паласлар, носкилар, тапочкилар бәйләп бүләк итте ул. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев