Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Үлемсез полк. Керәшеннәр: Түбән Биштән бертуган Ивановлар

Зәй районының Түбән Биш авылыннан Лидия Иванова Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән туганнары турында сөйләде.

Лидия Иванова узган елларда “Үлемсез полк” акциясенә дүрт туганының: әтисе Иван, дәдәләре Николай, дмитрий һәм Петрның потретларын күтәреп чыга торган булган. Быел бу акция онлайн уза. Шул уңайдан, ул “Туганайлар” редакциясенә туганнары турында язып җибәрде.

Болар – Кабан Бастрык авылыннан булган Зиновья һәм Яков Ивановларның балалары.

Иванов Николай Яковлевич (1907-05.07.1943) – сугышка Хабаровск шәһәреннән чакырыла, 7нче Гвардия армиясе составында сугыша. 1943 елда лейтенант Николай Белгород өлкәсенең яу кырында ятып кала.

Иванов Дмитрий Яковлевич (1913-09.1943) – сугышка 1941 елда Зәй шәһәреннән рядовой Кызыл армияче булып китә. 1943 елда хәбәрсез югала.

Иванов Петр Яковлевич (1921-12.1943) – 1940 елда Кызыл Армиягә хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышы башлануы белән фронтка китә. 1943 елда хәбәрсез югалганнар исемлегенә керә.

Иванов Иван Яковлевич (25.02.1918 – 02.12.1999) – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны. Сугыш вакытында ул Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренең җитештерү заводларында хезмәт итә. Сугыштан соң, Түбән Биш авылы мәктәбенең директоры, физика укытучысы булып эшли. Аның җитәкчелеге астында меңнән артык балалар укып чыга һәм күпләре зур исемнәр яулыйлар.

Иванова (Кудряшова) Ольга Яковлевна (17.10.1922 – 23.09.2010) – Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм тыл ветераны. Биш бала анасы, 28 ел дәверендә Түбән Биш мәктәбендә укытучы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев