Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Шул өстәл янында (Булган хәл)

Зәй районы, Сәвәләй авылыннан Анна Бутяева язган әлеге язма каенатасы – сугыш ветераны турында. Җиңүнең 50 еллыгын күрми үлеп киткән ул. Инде килене – Анна түтей дә гүр иясе. 1995 елда “Керәшен хәбәре” газетасы битләрендә басылган үзәк өзгеч язмасын тәкъдим итәбез.

Еллар үтеп, күпмедер сулар аккач, кеше үзенең җыерчыклы йөзенә күз төшермәслегрәк хәлгә җиткәч, аякларын су- зарга уңайлырак урынга, өстәлнең түбән ягына, почмагынарак утыра башлый. Бу хәл яшьләргә сәеррәк күренсә дә, олы кешеләр өчен шулай җайлы ул.

Өстәл дигәннән, безнең әти, Гәрәч, балта эшенә оста кеше иде: үз гомерендә өч йорт салган, өй эчендәге барлык әйберләр аның кулы белән эшләнгән. Күпме генә өстәл ясамады ул? Күрше-күләннәр: “Гәрәч дәдәй, суккалап, каккалап кына бирсәнә!”- дип кергәндә дә, берәүне дә кире бормады. Хәтта кыш көне эш кораллары өйдә торыр. Тәрәзә рамнарын ул кич утырып ясый иде.

Мин бу йортка килен булып төшкәч тә, әти миңа нарат тактадан зур матур өстәл ясап бирде. Ул вакытта бу өстәл китап шкафын алыштыра иде. Чигүле ак ашъяулыгымны җәеп, китап-дәфтәрләремне шунда урнаштырдым. Каенсеңлем Соня белән Нинага да урын булды, алар да уку-язу әйберләрен тәртипләп куйдылар. Бу йортта дәрес хәзерләргә үз урыным булганга, мин бик сөендем. Өйдә һәр әйбернең, һәр нәрсәнең үз урыны бар!

Әти, бәлки минем укытучылык хезмәтем тәртипле барсын, балалары да, җиңгәләренә ияреп, шул һөнәрне сайласыннар дип уйлагандыр инде.

Аның нәрсә уйлаганын, уй-кичерешләрен тиз генә аңлавы читен, чөнки ул аз сүзле, көчле ихтыярлы, бик тә түзем кеше иде.

Авырлыклар әтине төрлечә сынаган. Үтеп китә торганнарын ул тормышның сикәлтәле юллары, дип кенә карый. Ә менә хатыны, балалары анасын югалтып ялгыз калуны, ике күзе йомылганчы төтенсез яну, дип санады.

Әти ике сугышны кичергән, 1941 елгы Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа нибары 26 яшь кенә булган. Мәскәү янында барган сугышта ул әсирлеккә төшә. Кая алып барганнарын да аңламаган солдатлар, этләр өере астында көн-төн баралар. Аннан соң аларны лагерьларга бүлеп, баракларга тутыралар. Кызыл Армиянең якынлашуыннан котлары алынган фашистлар әсирләрне яңадан күчерү турында уйланалар һәм күчерә башлыйлар.

Шулай бер көнне, әсирләр колоннасы бәрәңге җире аша үтә башлый. Ачлыктан атынып баручы әсирләрнең соры, яшәү нуры беткән күзләре җир өстендәге бәрәңгедән аерылмый. Фашистлар бәрәңгегә үрелергә ярамаганлыкны искәртеп, этләрен котыртып, әлеге җирне тизрәк үтеп китүне хәбәр итеп баралар. Мескен әсирләрнең күбесе тамак ялгауны алга куеп, шушы бәрәңге җирендә мәңгелеккә ятып кала.

Әти дә күптән уйлап бара торган уеннан кире кайтмыйча, алдында тәгәрәп барган зур бәрәңгегә үрелә. Шул вакытта ату тавышы яңгырый. Бәхеткә каршы ул үлми кала, пуля аның бот (оча) сөягенә кереп урнаша. Ул көчкә, иптәшләре ярдәме белән, билгеләнгән урынга барып җитә. Ярасы да акрынлап йомыла. Аннан соң да аларга байтак юллар үтәргә, Герман җирендә пычкы чүбе кушылган ипигә охшаган күмәчләр, юынтык судан торган ашлар ашарга туры килә.

Әтине, илеңә кайткач сине асачаклар, яки сиңа мәңгелек төрмә, дип янаулар да куркытмый. Әсир киемнәрен алыштырып, туган җиргә бер аяк басуны ул гомеренең иң куанычлы көне дип саный иде.

Әти сугыш турында сөйләргә яратмый. Бары тик күңеле әрнегән вакытларда гына әйтеп куя:

- Эй, килен, сугыш-сугыш инде ул, ул бәйрәм түгел, аны кабат кичерергә Ходай язмасын, нәсел-җәптеңә туры килмәсен.

- Шулай, әти, мин килешәм синең белән,- дия идем. – Ә менә әтисез үсүе дә рәхәт түгел бит. Мин, әти, үз атам Гурийны менә ничә ел эзлим бит инде. Ул миңа һаман да исәндер, сугыштан кайтып кына июньҗитмәгәндер төсле тоела. Ул да Мәскәү янында әсирлеккә эләккән,- дип сүзгә кушылам. Беләм, әтигә бу афәтне искә төшерү җиңел түгел, шулай да әсирләр арасында ул да булгандыр, дигән уй борчый мине.

Тирән итеп көрсенгәннән соң, яшьле зур кара күзләрен сөртеп, тамак төбенә килгән зур төерне йотып, ул салмак кына әйтеп куя:

- Әсирлеккә теләп бармыйлар, анда руслар, татарлар, чуашлар, авылдашлар дип бүлешү юк. Син бары “илеңне саткан” солдат. Күкрәгеңә таккан номерлы тактаң, шул номер астында, очарга азапланган күбәләктәй тере җаның гына бар. Чит илдә син тузан бөртеге, кол. Сагышны үлчәрдәй бизмәннәр булса... Шулай булгач, килен, меңләгән әсир арасыннан якташларны ничек аерасың. Күңелеңә авыр алма, исән булса, кайтыр иде, күп сулар акты бит инде, хәбәрсез югалган инде, шулай дип уйла.

Озак кына тын торгач, тәрәзәдән урамга карады да:

- Мин дә балалар бәхетеннән генә исән калганмындыр,- дип, ярсып елап җибәрде...

Мин аның ирләрчә эчке эрнү белән елавын бик тирән кичердем.

- Әти, мин сине хөрмәт итәм, син миңа үз әтием кебек якын, рәхмәт сиңа, балаларымның яраткан бабасы. Әле дә син бар. Мин олы яшькә җитеп булса да, сиңа “Әти” дип дәшү бәхетен татыдым,- дидем.

Сугыш китергән әрнүләр кешенең гомере буена онытылмый, дөреслекне ачыклау да күп елларга сузыла. Менә инде сугыш тәмамланганга да 50 ел вакыт үтте, ә ветераннар күңеле һаман борчыла, кайберәүләре шулай акланмый, ачыкланмый гына теге дөньяга китеп бардылар. Күпме кимсетүләр, ачыкланмаган язмышлар...

Кеше күңеле кылдан нечкә ул. Әле дә өенә кайтып җитмәгән солдат хатлары, тапшырылмаган бүләкләр архивларда ятадыр. Ә билгесез югалганнар күпме?

Менә әти дә шул “әсирләр өстәлен” кичерә алмады. Бик озак газапланды ул, нигә һаман шул өстәл артына утырталар, дип еш кына түзалмыйча елап җибәрә иде. Дөрес, хаклык җиңде, озак еллардан соң булса да. Кайбер җиңел акыллы кешеләрнең рәнҗетүле сүзләренә (син пленный, синең бер хакың да юк, сине күптән атарга кирәк) дә түзде ул. Ачу сакламады, үзен рәнҗеткән кешеләргә дә ярдәм итте.

Соңгы елларда аңа аяксыз калу куркынычы яный башлады. Бигрәк тә мунча кереп чыккач, тәнендәге пуля бик нык җәфалый иде аны. Көзән җыерудан газаплануларын үз әрнүем шикелле кичереп, аягын уарга тотынган вакытларым да аз булмады. Бик тә кызгана идем мин аны, балалар шикелле тилмереп кычкыруы үзәккә үтә иде. Бу өянәктән үләсе килгән чаклары да күп булды.

«Операция ясап, пулясын алсак чы дамас, өстәлдә үлүе мөмкин»,- диделәр табиблар. Алар фикере белән килешергә туры килде. Шулай итеп, әтинең гомере үтә торды, биш бала үстерде, укытты, кеше итте, тормышын җайларга тырышты.

Әти язларны көтеп ала иде. Кояш туры карый башлагач, ул да дәртләнеп китә, идән ярыгыннан базга асылган градусникны бертуктаусыз күзәтә, аннан бал кортларының тавышы ишетелә, аларның безелдәве язгы ташу авазын хәтерләтә. чыУл бакчага чыгып умарта урыннарын билгели.

Әнә инде бакча артындагы Сандугач тавы да кардан әрчелгән. Аның тигез урыннарында балалар ятып ауныйлар, шау-гөр киләләр. Менә бит балачак нинди матур ул! Әти шуларга сокланып, озак карап тора иде.

- Урманга, умарталыкка да барып кайтасы иде, ат бирсәләр шәп булыр иде дә бит,- ди торган иде.

Әти табигать кочагына урнашкан умарталыкта эшкә чумылып, мәшәкатьләрдән арынып, күңеленнән үткән гомерен кичерә иде.

Чынлап та, Сәвәләйнең Бакыр тавы аланлыгы гаҗәеп матур урын! Сугышка кадәр бу урыннардан бакыр эзләгәннәр, тапканнардырмы-юктырмы, анысын әйтүе кыен, әмма акбурын бөтен Сәвәләй куллана иде. Язгы ташулар агып, аяк асты кипшергәч, көннәр җылынып, агачлар яфрак яргач, Сәвәләйдә «Боламык бәйрәме» була. Бу бәйрәмгә Бакыр тавы акбуры белән авыл халкы йорт нигезен, каралты-курасын аклый. Авыл үзенчә яшәреп, сафланып китә.

Умарталыкның ак чәчәкле аланын бик дөрес сайлаганнар. Бу урыннан Әлмәт юлы, «Урал тавының дәвамы» дип йөртелгән биек таулар, Зәй елгасы, болынлыклар, Сандугач, Мәктәп таулары куенына урнашкан Сәвәләй авылы, гаҗәеп матур булып күренеп тора. Менә шушы табигать кочагында әти егерме еллап умартачы булып эшләде. Ярата иде ул эшен. Бу умарталыкта аның күпме күргән ветеран дуслары Фрол Михайлович Долгов, Григорий Никитич Смирнов, Александр Лукин һәм ул – Бутяев Герасим Евстафьевич берсен-берсе алыштырып эшләделәр. Күп иде аларның уртак сүзләре. Әти күбесенчә тыңлый, сирәк кенә шаяртып куя, ул табигате белән шундый, артык сөйләшергә яратмый. «Сүз – эш калдыра»,- дия иде. Дусларының бер-бер артлы якты дөньядан китеп баруларын да авыр кичерде ул. Йөрүе дә көннән-көн авырлашты. Теге фашист пулясы һаман аякны иги, аягы да акрынлап кипте. Шулай итеп, әти Бакыр тавы умарталыгы белән бик авыр саубуллашты. Йорт тирәсендә бераз кыймылдасам ярар, дип күңел юатты ул.

Әйе, авылда йорт тирәсендә дә эш җитәрлек. Менә җәйгә оныкларым кайтыр, шуларны эшкә өйрәтә алсам, дип уйлап, үзен тынычландыра иде. Җәйләрен әти йорты 12 оныктан умарта күче кебек гөжләп тора.

Әтинең һәр көнгә билгеләнгән эше бар: тирес түгәсе, чебиләргә кычыткан пешерәсе, мунча миченә чуерташ җыясы, абзарны рәтлисе, өйне буйыйсы, умарта карыйсы, бозауны тауга менгерәсе, казларны су буена төшерәсе. Һәркемгә эш билгеләнгән. Ул һәркемне тәртипләп эшкә куша да, үзе сүзсез генә сокланып, таягына таянып, һәр оныгының эшен күзәтә, өйрәтә.

Июль урталары иде. Көн бик матур, кояш кыздыра, бакчада бал исе. Әтинең йөрәге түзмәде:

- Балалар, сез җыелган чакта, умарталарны карап, Питрау балы белән сыйланыйк әле,- диде. Барыбызны җыеп, эшкә күтәрде. Ирем Иван, мин, әти умарта карыйбыз, балалар рам ташый.Мин төтен өрдереп торам.

Шулай күңелле генә эшләгән җирдән, көтмәгәндә әтинең икенче аягы да бөтенләй тотмас булды. Аны тиз генә парник өчен ясалган урынга утырттык. Шуннан бераз хәл алгач, ул эшләвен һәм өйрәтүен дәвам итте. Ничек алырга, ничек куярга, ябарга. Миңа нигәдер шул вакытта әти бүтән умарта янына баса алмас кебек тоелды. Күңелем сизгән икән. Икенче хатыны үлү дә, яраткан эшеннән аерылу да бик авыр булды шул аңа.

Еллар елларга охшамый. Аяк та юк, кәеф тә башка. Шулай да 9 май көнне урамнан берәм-берәм орден-медальләр таккан сугыш ветераннары үтеп киткәч, күңел юату өчен генә булса да, ул да ике таякка ябышып өй алдына чыгып утырды. Бик тә барасы килде авыл уртасындагы һәйкәл янына, тагын бер мәртәбә генә булса да, бәлки соңгы тапкырдыр инде, иптәшләрен күрәсе иде бит! Кем белә? Мин аның кәефен аңлап, утыртып алып төшәр өчен берәр транспорт туры килмәсме дип, идарә тирәсенә юл тоттым. Авылда ашханә янында туктап торган автобусларны белештем. Юк шул, юк. Чәчү өсте, чәчүчеләргә аш илтәсе, тагын башка эшләр... Мин әйләнеп кайтканда ул балалар кебек һаман капка бөтендә көтеп утыра иде.

- Бәйрәм беттеме әллә, килен?- диде ул.

- Әйе, әти, ашханәгә җыелдылар, иптәшләрең сиңа сәлам әйттеләр, дидем.

- Сәләмеңә каршы сәләм, әйдә, өйгә керергә булыш,- диде ул, көрсенеп.

Муенымнан кочып, бер як култык таягына таянып, көч-хәл белән өйгә кереп, урынына ятты, озак дәшмәде. Мин дә ул тынлыкны бозарга батырчылык итмәдем.

...Әти бөтенләй бернәрсәгә күз салмый башлады, авыруы көннән-көн көчәйде. Көннәр буе диярлек, түшәмгә карап ятты. Уйларын башкага юнәлтү өчен: «Әти, ниләр уйлыйсың?», - дидем.

- Әй, килен, менә шушы түшәмне санап, алга барам, аннан кире чигенәм, үрәм, сүтәм, көтәм... ике сугышта булдым, өч йорт салдым, ике тапкыр өйләндем, баш очымда торыр кешем юк. Балаларның һәркайсының үз тормышы, дип ялгызлыгын сиздереп нәтиҗә ясады.

- Дөрес, әти, син бик тә көчле кеше, барлык авырлыкны иңнәреңдә күтәрдең, син әсир түгел, илеңне яклап, сугышка киттең, исән кайттың, үлгәннәр өчен дә яшә. Әнә бит күрше малайлары да «бал бабай» дип, синең янга, капка төбенә җыелалар.

«Берәр нәрсә ашыйсың килмиме?»- дип сорагач, өч кенә бәрәңге пешереп бирүемне үтенде. Тиз генә бәрәңге пешереп май белән төеп ашаттым. Бу аның соңгы ризык кабуы, соңгы сүзе һәм минем белән хушлашуы иде.

Әти! Син Җиңүнең 50 еллыгына кадәр яши алмадың. Юк, сине сорау алу өстәле янында түгел, зурлап чәчәкләр куелган өстәл – бәйрәм өстәле янына утыртып, рәхмәт Гәрәч бабай, син гадел сугышчы булгансың, әйдә, сөйлә, аңлат безгә дип, шигырьләр укырлар, җырлар җырларлар иде.

Соң шул, соң инде. Шкаф өстендә, кара мендәрдә орден, медальләрең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев