Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Ретро фото. Тукай ягы керәшеннәренең “Сука калагы” бәйрәме

Әлеге фото Мәләкәстән Роза Евдокимованың шәхси архивыннан алынды. Элгәре чәчү башланыр алдыннан “Сука башы, калагы” бәйрәмен оештырганнар.

Чәчү башланганда уздырыла торган йола-гадәтләр шулай ук барлык халык өчен дә хас. Керәшеннәр арасында җыйналып келәү итү, орлыкларны имләү башкарылган. Ул бергәләп сыйлану – шыйлык белән төгәлләнгән. Калганнарда мондый йола сакланмаган.

Ләкин чәчүгә төшәр алдыннан, күбесендә басуга тазарынып чыгар өчен, кичтән мунча ягу гадәте бар. Чәчүгә төшәсе кеше чиста киемнәр кия. Бу көнне каршыга очраган кешегә, чәчү уңышлы булсын дип, пешкән күкәй бирәләр. Чәчүче, мул уңыш теләп, орлык белән бергә җиргә йомырка ыргыта. Аннары күрше-күлән бергә җыелып ашап ала, аны мондый теләк белән төгәллиләр: «Хәерле яңгырлар булсын, еллар тыныч булсын, җыярга көннәре булсын, орлыклар йомырка кебек түгәрәк булсын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев