Ретро фото: Субаш мәктәбе укучылары
Әлеге фотоны безгә Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы музее җитәкчесе Евдокия Толстова җибәрде.
Фотода – Теләче районының Субаш мәктәбе укучылары. Алдагы рәттә укытучы янында(сулда), Евдокиянең әнисе Анна Баширова (Харлампиева), ә аның янәшәсендә ТАССРның халык артисткасы Нәфисә Василова (Анастасия Нәчтүк Петровна Васильева) утырган. 1950нче еллар.
«Анастасия Васильева белән әнием бик якын булганнар, җырчы буласы килгән әниемнең дә. Әбинең көче җитмәгән шул укырга кертергә. Анастасия җырлый башласа, телевизор каршыннан китми иде әнием. Әнием бик матур җырлый иде, бер туй, бер кунак төшерү ансыз үтмәде. Аргыш ролендә йөрде ул керәшен туйларында», – дип искә алды әнисен Евдокия Толстова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев