Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Клара Кузнецова чын авыл укытучысы иде

Һәркем беренче тормыш дәресен гаиләдә, балалар бакчасында, аннан мәктәптә, хезмәт коллективында ала. Сүзем – беренче тапкыр хезмәт юлымны башлаган Ләке мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Васильевна Кузнецова турында.

Ләке авылында туып-үсеп, педучилище тәмамлаганнан соң үзе укыган мәктәпкә эшкә кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы, сайлаган һөнәренә тугры калып, ничә буын балаларга туган тел фәненнән белем һәм тәрбия бирә.  РСФСРның Халык Мәгарифе отличнигы дигән зур исемгә лаек була.

Клара Васильевна 1938 елның 13 апрелендә дөньяга килә. Аңа 3 яшь тулуга, әтисен сугышка алалар. Әнисе Рәхилә апа 2 бала белән кала. Рәхилә апа да гомер буе балалар укыта, укытучыларга хас сабырлык, түземлек, алдагы көнгә ышаныч сыйфатлары нәкъ менә әнисеннән күчкәндер Клара апага. Озак та үтми, әтиләренең үлде дигән хәбәре килә. Рәхилә апа 2 сабые белән тол кала. Аяк астыннан җир убылгандай була, әле яши генә башлаган булалар бит! Тик вакыты андый түгел, ил белән килгән кайгы-түзәргә кирәк икәнлекне бик яхшы аңлый тол ана.

Клара апа яхшы билгеләренә генә укый, Минзәлә педагогия училищесын уңышлы тәмамлый, дипломлы эшче булып, авылына кайта. Хезмәт юлын Дружба авылындагы башлангыч мәктәптә башлый. Үз эшен яхшы белүе өстенә тәвәккәл, балалар күңеленә юлны сала белүче, алар белән уртак телне тиз таба алучы “укытучы апа” булып таныла. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле бүлеген тәмамлый. Укучылар күңеленә туган җирнең кадере, телебезнең матур яңгырашлы булуы, ата-баба йолаларының зарурлыгы турында беренче иман орлыкларын ул сала мәктәптә. Әти-әниләр, авыл халкы, хезмәттәшләре арасында дәрәҗәле укытучы, лаеклы остаз, төпле киңәшче буларак таныла ул.

1983 елда, кулыма диплом алгач, мин эшкә әлеге мәктәпкә билгеләндем, хезмәт юлымны шушында башладым. Коллектив зур түгел, барысы да авыл кешеләре, мине тиз арада уз араларына алдылар. Чит җирдә, бәлки, аптырап, икеләнеп тә калганмындыр, тик Клара Васильевнаның, минем халәтне күреп, әкрен-әкрен коллективка, авыл халкына, укучыларга, ияләшергә ярдәм итүе әле дә хәтеремдә. Төпле киңәшләре белән һәрвакыт безнең уйларыбызны дөрес юлга чыгарды ул. Килеп урнашуның  беренче көннәрендә үк,  мәктәп директоры Прасов Николай Семенович Клара апаны миңа остаз итеп билгеләде. Эш барышында авыр ситуацияләр, күңел төшенкелеге кичергән вакытлар да булгандыр, ләкин мин үземне беркайчан да ялгыз итеп тоймадым, чөнки янәшәмдә ярдәм итәргә әзер торучы остазым булды. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында укыдым, педагогик практиканы  Клара Васильевна кул астында үттем. Дәрес үткәрү, укучылар белән уңай мөгамәлә тудыру серләренә да мине остазым тцшендерде. Ләке мәктәбендә беренчеләрдән булып кабинет системасына күчә, методик һәм дидактик материаллар туплый, үзеннән соң бай иҗат лабораториясе калдыра. Стеналарда һәр дәрестә файдаланырлык күргәзмәлелек бар иде.

Клара апа үтә дә ярдәмчел, сабыр табигатьле, нечкә күңелле, кешелекле шәхес  иде. Озак еллар кайнана, кайната белән яшәгән, тормыш иптәше Александр Никифорович белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем-тәрбия биреп, зур тормышка чыгарганнар. Игезәк малайлары - Николай һәм Василийны армия сафларына озатулары хәтеремдә: ике балаңны берьюлы, бер үк көнне чыгарып җибәрү җиңел булмагандыр, беләм. Нәкъ шул елларда Әфган җилләре исә башлый,  бертуган Кузнецовларны интернациональ бурычларын үтәргә шунда җибәрәләр. Клара апаның улларыннан өзелеп-өзелеп хат көтүләре хәзер дә күз алдымда. Әзрәк хат соңгарак калса, эчендә ниләр булганын әйтмәсә дә аңларлык була иде. Тик ул аны беркайчан чыгармады, хезмәттәшләренә дә, укучыларга да, хөкүмәт җитәкчеләренә дә каты бәрелмәде, сабыр гына көтә белде. Ана күңеле аларның исәнлекләренә ышана иде, исән-имин кайтуларын Ходайдан сорады. Без аның күңелен тынычландырырга тырыша идек, ә ул итәгатьле генә итеп елмая иде. Чыннан да, сабыр төбе – сары алтын икәненә остазым үрнәгендә өйрәндем.

Быел, исән булса, Кузнецова Клара апага 13 апрельдә 85 яшь булыр иде. Гомере буена күпме сабый күңеленә юл тапкан, белем-тәрбия генә түгел, тормыш итәргә өйрәткән  ул. Чын укытучы, остаз дигән исемне горур йөрткән кеше Клара Васильевна. Ул инде безнең арада юк, балалары, тормыш иптәше, оныклары хөрмәтендә яшәп, мәңгелеккә күчте.

Балаларын да үзләре кебек кешелекле, әдәп-инсафлы, ярдәмчел, шәфкатьле итеп тәрбияләделәр. Бүгенге көндә алар, ата-аналары алдындагы бурычны үтәп, Александр абый янында торып, аны тәрбиялиләр. Туган нигез, туган җир, туган төбәкнең кадерен югалтмаска тиеш икәнлекләрен чын күңелләре белән аңлыйлар.  

Ильина Дилүзә Рафаковна,

Сарман районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев