Карендәшебез - талантлы рәссам Василий Мәхмүтов
Василий Мәхмүтов Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан Алексей гаиләсендә Түбән Кама районының Ключ Труда поселогында 1946 елда дөньяга килә.
Көзнең шушы чоры җитсә, нишләптер, узганнар, шул узганнарда калган танышлар искә төшә. Менә бу иртәдә дә, әле Казан уянып кына килгән бер мәлдә, агачлар арасындагы сукмакка аяк басуга, аптырап калдым. Әле кичә генә көзнең гадәти бер көне иде, ә бүген җиргә, әйтерсең сары келәм түшәлгән. Яфраклар кыштырдавына ияреп, күңел тагын үткәннәргә йөгерде. Ул узганнарда сары төсләргә гашыйк рәссам, керәшен егете Василий Мәхмүтов та бар иде. Василийсыз көзләрнең бу ничәнчесе икән инде? Хәтер төпкелендә казына торгач, исемә төште. Күңелләр халәтенә тиң алтын көзләрдә арабыздан киткән Василийсыз килгән егерме сигезенче көзгә кергәнбез, ләбаса.
Гомернең язлары, җәйләре үтеп, көзләре җитсә дә, бер чорда яшәгән буынның инде үз заманы үтсә дә, Василий Мәхмүтов шикелле табигый талант ияләре онытылырга тиеш түгел. Шуңа да, бу язмамда рәссам Василийның тормыш юлын сөйләргә булдым...
Келәтледән чыгып бераз китүгә, урманга сыенып утырган Ключ Труда поселогы бар. Шул авыл егете иде Василий. Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан Алексей гаиләсендә 1946 елда дөньяга килә ул. Укуга күңел биргән, бәләкәйдән рәсем ясарга яраткан Василийга тормыш йөген үз иңнәренә бик иртә алырга туры килә. Әтиләрен югалткач, әнисе Марфаның да, үзеннән кече туганнары Аня, Оля, Борис, Толя һәм Лиданың да бердәнбер таянычына әйләнә. 8 класс тәмамлаган үсмер Вася, гаиләне туйдыру өчен, җәйгелектә көтү көтә, кышын клубта эшли, мәктәптә балалар укыта...
Туганнарын аякка бастыргач, Бигеш мәктәбен тәмамлаган Василий Саратов сәнгать училищесының скульптура бүлегенә укырга керә. Училищедан соң, бер ел Саратов өлкәсендә эшли дә, 1976 елда Түбән Кама шәһәренә кайта. Сәнгать-производство участогына урнаша. Шәһәрдәге балалар бакчасы биналарын, стеналарын Василий Мәхмүтов рәсемнәре бизи башлый («Әкият» кафесын Василий агачтан ясаган сыннар озак еллар буе ямьләп торган иде). 1976 елда үзенең беренче шәхси күргәзмәсен оештыра. Ул ясаган картиналарның күпчелеген сатып алып, Германиягә алып китәләр. Василий алдында зур мөмкинлекләр ачыла – аны, рәссам буларак, Германиягә чакыралар. Берәү булса, ике дә уйламый ризалашыр иде. Әмма Марфа түтинең улын чит илгә җибәрәсе килми, ә тыңлаучан Василий әнисе сүзенән үтә алмый…
Болгар дәүләтенә багышланган картиналары циклы, Кавказ таулары, туган як табигате, портретлар, натюрмортлар – Василий Мәхмүтовның ул эшләре Түбән Кама музеенда, шәхси архивларда саклана. Түбән Каманың Төзүчеләр урамында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә салынган беренче һәйкәлне дә Василий Мәхмүтов төзегән иде. Шулай ук, Келәтле зиратындагы һәйкәл эскизында да Ключ Труда егете Василий Алексеевичның осталыгы, Җиңү яулаган буынга хөрмәте чагылыш тапкан иде. Келәтледәге һәйкәлне төзегән вакытта ул безнең җирле редакциягә еш килә, төзелеш барышы турында сөйли иде.
Василий Мәхмүтовның, күңел хисләрен буяуларга күчереп киндергә төшергән картиналарыннан берсе – тарихи Болгар шәһәренә багышланганы миндә дә саклана. 35 яшемдә шул картинасын күтәреп килеп кергәч, үзем дә, бездәге кунаклар да, гаҗәпләнүдән, сүзсез калган идек. Әйтерсең, рәссамның картинасы аша халкыбызның узганнары, тарихы күз алдында җанланды…
Аның тагын бер картинасы истәлек булып калды. Анысында Түбән Кама табигате сурәтләнгән. Очрашуларның берсендә, ничектер, ел фасыллары турында сүз чыкты. Танышлардан кайсыдыр үзенең язларга гашыйк икәнен әйтте; икенчесенә елгаларда колач салып йөзәрлек матур җәйләр ошый икән. Арадан берсе: «Ә син ник бер сүз дә әйтмисең», – дигәч, барысы да миңа карап тынып калдылар.
Көзләр – бөтен барлыгыма, җаныма тәңгәл. Көзләрнең сары балкыштай җете төсләр уйнаган мизгелләрендә гүя өр-яңадан яши башлыйм. Аның яңгыр тамчыларын үз кочагында бөтерә торган җил-давыллы кичләре дә – минеке. Табигатьнең шул халәтен күңелем аша кичереп, сукмактан акрын гына атларга яратам. Ботакларыннан аерылып, җил кочагында бөтерелгән юеш яфракларның йөземә килеп сарылуы да үзгә. Бу мизгелләрнең башка беркайчан да кабатланмаячагын тоюдан күңелне сагыш били. Көзнең үзедәй якты сагыш... Шулар турында әйткәч, берни дәшмичә, Василий озак кына карап торган иде. Сәбәбен соңыннан, редакциягә сары көзле картинасын күтәреп килгәч кенә аңладым…
Рәссам Василийның киң күңеллелеге кебек үк, безнең өчен гаҗәп тоелган яклары шактый иде. Шуларның берсе – самавыр коллекциясе. Өендәге стенка өстендә, буйдан-буйга, икешәр рәт булып тезелеп киткән самвырлар арасында ниндиләре генә юк иде аның. Кунак бүлмәсенең бер почмагын биләп торган шәмдәле дә гаҗәп матур иде. Ике-өч кеше көчкә күтәрерлек иде ул зур агач төбен хәтерләткән биек шәмдәл. Анысын, хәтерем ялгышмаса, дус рәссамнары бүләк иткән. Ул самавырлары, шәмдәле дә, күп кенә картиналары кебек үк, бәлки, шәхси коллекцияләрдә я туганнарында сакланадыр.
...Табигатьтә тагын көз. Хатирәләрне, гомернең иң матур елларында калган танышларны искә төшерп, күңел кылларын үз дулкынында тибрәткән алтын көз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев