Фотоларда — тарихыбыз. Келәтле авылы керәшеннәре
1934 елда төшерелгән бу фото Түбән Камада яшәүче Алиса Миронованың (кыз фамилиясе Золотова) гаилә альбомында саклана.
Түбән Камадагы шин заводының тегү участогында эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Алисага әлеге фото үз әтисе Алексейдан калган. Аның әтисе Алексей 1933 елгы булган. Фотода — бер яшьлек малай үзенең әнисе Александра алдында утыра. Янәшәдә — әтисе Михаил Золотов.
Келәтле авылындагы Золотовларның да, илдәге халыкның да тыныч тормыш еллары әле бу. 1941 елда сугыш башлангач та фронтка киткән Михаил Золотовка исән-сау кайтып, туган туфрагына аяк басарга Ходай язмый. Сугышта каты яраланып, Саратов госпиталенә озатыла. Шунда авыр яраларыннан үлә һәм шәһәр зиратында җирләнә.
Михаил Золотовның улы Алексей сроклы хәрби хезмәтне Саратовтагы частьларның берсендә үтә. Командирыннан рөхсәт сорап, зиратта әтисе каберен эзләп таба. Башындагы пилоткасын аның кабере өстенә куеп калдыра. Алексей үзе 2014 елда мәңгелеккә китә…
Михаил Золотовның «Кызыл Байрак» ордены таныклыгын 70 елдан соң, Сарсаз-Бли авлында яшәүче кызы Галина Кузьминага тапшыралар.
Келәтле егете Михаил Золотов үзе дә фотога төшерергә яраткан, хәтта сугышка чыгып китәсе көнне дә фотолар ясап калдырган.
Өлкән Золотовның кызы Галина гаиләсендә дә һәм улы Алексейның кызы Алиса гаиләсендә дә ул төшергән фотолар саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев