Эльвира Аксакова: Үгәпи әбидән калган мирасны күз карасыдай саклыйбыз
«Керәшенчә марафон»да катнашкан Эльвира Аксакова Үгәпи әбисеннән калган гаилә мираслары турында язды.
Бүген сүзем әтиемнең әнисе, үз әбиемнең (Үгәпи әби) безгә калдырып киткән ядкарьләре, истәлекләре турында булыр.
Әбием, исеме җисеменә туры килеп торырлык пөхтә, уңган, кешеләргә карата ягымлы, игътибарлы, тырыш, нинди генә эшкә тотынса да менә дигән итеп башкарып чыгучы, тәмле телле, авызыңда эреп китәрлек ризыклар пешерүче, авылның бер дигән чибәр хатын-кызы була.
Кул эшләренә бик оста була әбием. Ул чиккән ашъяулыклар, "дорожкалар", төрле төстәге шәльяулыкларны сүтеп, янып торган җепләр белән чигелгән мендәр тышлары, кашагалар дисеңме!..
Аларны Казан шәһәрендә яшәүче Алек дәдәй (әтиемнең бертуган ак дәдәсе) белән Наҗия җиңгиләрнең өендә һәм Алабуга шәһәрендә гомер итүче Толик дәдәй (әтиемнең бертуган кечти дәдәсе) белән Гөлбизә җиңгиләрдә күреп була. Әбием мирас итеп кул эшләрен аларга тапшыра. Җиңгиләр аларны хәстәрләп, рамнарга урнаштырып, өйнең түренә үк элеп куялар.
Ә бездә? Бездә әбиемнең табалары, уклавы, табагачы һәм укуаты... Тарихы болайрак.
Әнием 18 яшьтә Владимир авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә, ә әтием Армия сафларыннан кайта. Бер ел танышып йөргәннән соң, өйләнешәләр. 14 яшьтән Казан шәһәренә чыгып киткән әниемне, әбием әкренләп эшкә өйрәтә башлый. Башта аш-су тирәсендә үзе белән йөртеп, камыр ашлары пешерергә өйрәтә, аннары әкренләп маллар янына алып чыга башлый. Көн саен кич җиткәч, дәрес хәзерләргә, дәфтәр тикшерергә утырган әниемне кызганып: "Бу укытучы эше белән кул эшләре тота алмассын, балакаем, үзем исән чакта кул-аякларыгызны туңдырмам, аяк-чуларыгызны карап, носки-бияләй бәйләп торырмын, ләкин Владикның да, балаларның да тамакларын берүк ач йөртә күрмә, менә бу табаларны, уклауны, табагачны, укуатны үзегез белән алыгыз дип, башка чыкканда биреп чыгара. Уклауны биргәндә: " Уклауны теләсә кая куймагыз,кадерләп тотыгыз, кулланыгыз. Аны миңа әтием җимеш бирә торган агачтан ясап бирде. Савыт-саба, ашарга пешерү кирәк-яраклары җимеш агачларыннан ясалса, ризык тәмле, бәрәкәтле, туклыклы була",-дип аңлата.
Тыңлаган әнием әбиемнең сүзләрен. Өйдә ул вакытта зур мич булган. Мичкә яккан саен таба ашы пешергән. Абыем белән апаем хәзер дә җае чыккан саен, "Әни, син гел без бәләкәй чакта көн саен дурычмак белән алма пирогы, балан бәлеше пешерә идең",- дип көлешеп искә алалар.
Уклау бүген дә камыр җәя, ә табалар...
Табалар бик күп бездә. Ә менә әбиемнекеләр шкафның иң түрендә. Ап-ак булып, ялтырап торалар алар. Әбием бик чиста кеше була минем. Ел саен өй юар алдыннан, ул аларны бәрәңге кабыклары белән бергә казанда кайнатып, юкә мунчаласы белән ышкып-ышкып агарта торган була. Әнием дә шулай ак килеш, пакъ итеп тотарга тырыша аларны. Хәзер беләм инде, иң истәлекле, үзенчәлекле көннәрне генә газ плитәсендә урын алалар бу табалар.
Бүген дә әнием табаларны урыннарыннан кузгалтты. Беләм, үз бабамның үлгән көне бүген, аны искә алабыз. Таба исе чыгарабыз, коймаклар пешерәбез. Урыннары оҗмахта булсын әбекәйләрнең, бабакайларның. Безне бәхилләп ятсыннар. Амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев