Брест каһарманы
«Керәшен сүзе» газетасының 1998 елның 26 июнендә, татар атнасы көнендә чыккан санында басылган бу мәкалә керәшен герое Петр Гавриловка багышланган.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында татар халкы искиткеч батырлыклар күрсәтә. Якташыбыз Петр Михайлович Гавриловның язмышы һәм каһарманлыгы аеруча гыйбрәтле.
Сугышның беренче аенда Брест ныгытмасы оборонасына җитәкчелек итеп, хәтта гитлерчыларны да таң калдырган, немец концлагерьларындагы җәһәннәмне үтеп исән калган батыр милләттәшебезгә Совтелар Союзы Герое исемен — берьюлы ике Ленин ордены белән — бары тик 1957 елда гына бирәләр.
Полк командиры, Петр Михайловичны якыннан белгән шәһәрдәшебез Хәниф Әгъләм улы Әхкямовның бу керәшен герое турындагы истәлекләре кызыклы. Алар геройның җиңел булмаган тормыш юлына яңа сәхифәләр өсти. Хәниф Әхкямов үзе — Башкортстаннан, каһарман Батырша туып-үскән Балтач якларыннан.
— Безнең төбәк тарихка татар-башкорт халкының рус патшасына каршы азатлык үзәге буларак кереп калган, — ди ул. — Шуңадыр, кеченәдән үк миндә милли хис көчле иде. Омск шәһәренең авиация училищесында укыганда да стеналарга эленгән геройлар арасыннан татар егетләрен эзли идем. Ләкин, ни сәбәптәндер, анда 2 тапкыр Советлар Союзы Герое Әхмәтхан Солтан портреты гына бар иде. Югыйсә, очучылар арасында гына да безнең геройлар дистәләр белән исәпләнә. Ә алар арасында Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфирова кебек хатын-кызларыбыз булуы горурлык түгелмени?! Дөрес, боларын мин соңыннан гына белдем.
Училищены тәмамлагач, пенсиягә кадәр хәрби заводта эшләдем. Татарның тарихы, әдәбияты, мәдәнияте, аның күренекле шәхесләре белән кызыксынуым сүрелмәде. Ә Брест ныгытмасының оборонасын оештырган майор П. М. Гавриловның керәшен булганлыгын белгәч, шул шәһәргә киттем. Анда Петр Михайловичның Краснодарда яшәвен әйттеләр. Мин, ялымны өзеп, Краснодарга очтым.
Герой яшәгән йортны тиз таптым. Мине Светлый урамындагы 5 катлы йортта геройның хатыны Мария әби каршылады. Минем хәрби кеше икәнемне белүгә, Петр бабай тиз генә хәрби кителен киеп куйды. Татарча озак сөйләшеп утырдык. Бу 1976 елның 21 мае иде. Шул көннән Петр бабай һәм Мария әби белән дуслашып киттек һәм ул вафат булган 1979 елга кадәр, ел саен, Краснодарга барып йөрдем.
Петр бабай, һичшиксез, легендар шәхес. 1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә аны якында шартлаган бомбаның һава дулкыны читкә атып бәрә. Сугыш шулай көтмәгәндә башланып китә. Дөрес, Сталинның сугыш булмый, коткыга бирелмәскә, дигән катгый боерыкларына карамастан, ул полкта әзерлекне туктатмый. Үз сүзендә нык торган командирның бу гамәлен кичермиләр, әлбәттә. 22 июньдә ул Мәскәүгә чакырулы була. Ә аның ахыры ни белән тәмамланасы беркемгә дә сер булмый. 2 атна алдан гына, шундый ук гамәлләре өчен, дивизия командиры Лазаревны Мәскәүгә чакыртып, ябып куялар. Чират Гавриловка җитә, әмма сугыш башланып өлгерә…
Ул беренче сәгатьләрдән үк сугышчыларны туплый, ныклы оборона оештыра. Айдан артык дәвам иткән тигезсез сугышта гитлерчылар меңнәрчә гаскәриләрен югалталар. Безнең яктан да күпләр һәлак була яки әсирлеккә эләгә. Петр берүзе кала. Аны эзлиләр, тереләй әсирлеккә алырга телиләр.
Атналар буе ашамау, юньләп йокы күрмәү үзенекен итә — бервакыт йокымсырап китеп ыңгыраша, саташа башлый. Немецлар ишетә. Атыш китә. Ул соңгы пулясын үзенә калдыра, әмма чираттагы граната шартлагач аңын җуя һәм әсирлеккә эләгә. Кыю командирны күрсәтү өчен, немецлар барлык хәрбиләрен мәйданга тезәләр…
Аннары әсирлек ачысы, кимсетүләр... Әсирлектән котылгач, бик авырлык белән хәрби званиесен кире кайтаралар. 1946 елда япон әсирләре ябылган хәрби лагерьның коменданты итеп билгеләнә. Японнар аны гадел, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр. Шунда Мариягә өйләнә. Туган авылында, районда аны немец шпионы дип гаеплиләр. Гаделсезлекләргә түзә алмыйча, алар Краснодарга китәләр һәм анда җир-йорт казып яши башлыйлар.
Ул миңа 1957 елда Герой исеме бирелгәч кенә тормышым яхшырды, үземне яңадан тугандай хис иттем, дип сөйли иде. Шуннан соң гына аны күп җирләргә чыгыш ясарага чакыра башлыйлар.
Китаплар яза. Үлгәч Брест ныгытмасындагы монумент янына, сугышчан дуслары янәшәсенә күмүләрен тели. Әмма аны гарнизон зиратында җирлиләр.
Әнә шундый авыр тормыш юлы үткән Петр Михайлович белән мин дүрт ел элемтәдә яшәдем. Ә Мария әби белән аннан соң да хәбәрләшеп тордык…
Рәис ЗАРИПОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев