Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Балалык еллары...

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Әти-әниләр сөйләве буенча, мин дөньяга килеп алты ай тулгач, безнең семья, бабайлар семьясы белән бергәләп, вербовка буенча, Мурманскига чыгып киткәннәр. Бу 1931 елның май айлары була. Читкә китүчеләр арасында безнең авылдан тагын берничә семья булган әле. Мин аларның кемнәр-кемнәр икәнен барысын да белмим, шуны гына әйтә алам, әтинең энесе — урсәтей Василий (Бәчүк дәдәй), аның хатыны Кәтәй җиңги дә безнең белән бергә чыгып китәләр. Без семьяда дүрт кеше — әти-әни, минем түти Маша һәм мин булганмын. Бабайлар семьясы да дүрт кешедән торган: бабай, әби, Илья һәм Николай.

1929-1930 елларда безнең авылда да колхоз төзелә башлый. Менә шушы читкә китүче семьялар колхозга кергән булганмы-юкмы, анысын төгәл әйтә алмыйм, шулай да, кергән булырга тиешләрдер дип уйлыйм. Чөнки колхозның кызыл төстәге бер атын «менә бу безнең ат иде» дип йөргәннәре хәтердә калган. Колхоз төзелгән вакытта, аңа кергән хуҗалыклар атларын, сбруйларын, арба-чаналарын, җир эшкәртү кораллары булган сука, тырмаларны — барысын да колхозг атапшырганнар.

Мурманскида безнең әти-әниләр, бабайлар нинди эштә эшләгәннәрдер, анысын әйтә алмыйм, анда өч ел яшәгәч, кире авылга әйләнеп кайтканнар. Мурманскида яшәгәндә минем сеңелем Тамара туган, ул 1932 елгы булган, әмма 5-6 ай торганнан соң үлгән. Әни: «Тамараны Мурманскида, ташлар арасында күмеп калдырдык», — дип, моңаеп, еш искә ала торган иде. Анда җир бик ташлы булган. Бенең семья мурамнскида бабайлар, урсәтейләр белән бергә, агач баракта яшәгәннәр. Анда әниләр цинга авыруы белән җәфаланганнар. Бу авыру суган, сарымсак кебек яшелчә җитмәгәннән килеп чыга.

Без Мурманскида чакта, җырак бабай белән җырак әби Әртек авылында яшәгәннәр. Җырак бабай Әртек урманында лесник булган. Бу елларда безнең авылның Югары Әрнәшкә барган уңайдагы иң кырыйдагы өебездә Югары Әрнәшнең кылмыш Сиргие үз семьясы белән торган. Ул — укытучы, аны Сергей Семенович дип йөртәләр иде. Безнең авыл мәктәбендә байтак еллар балалар укытты ул Семенов. Аны әле мин дә яхшы хәтерлим, без Мурманскидан кайткач, алар инде Югары Әрнәштә яшәделәр, ул көн саен иртә белән җәяүләп, безнең авылга укытырга төшә иде. Мин аны тәрәзәдән карап калам, ул озын буйлы чибәр генә кеше иде. 1936 елларда бугай, минем иякне бик каты кутыр басты. Җырак әбием мине һәркөнне мәктәпкә алып бара, анда аптечка бар. Сергей Семнович минем кутырларга цинклы мазь сөртә. Шулай дәвалый торгач, ул минем кутырларны төзәтте. Ул безнең авыл мәктәбендә 1937 елларга кадәр укытты, шуннан соңгы язымшын белмим...
Без кайткан елларда булса кирәк, Әртектә лесник булып эшләүче җырак бабайлар да авылга кайтып, алар белән бер өйдә яшәдек. Озак түгел, 1935 елларда җырак бабай вафат булды.

1934 елны минем икенче сеңелем Анна туды, ләкин озак яшәмәде, бер яше тулар-тулмас үлеп китте. Ул заманнарда балалар үлеме күп булды, чөнки медицина ярдәме җитәрлек түгел иде. Кызамык, бизгәк, трахома авырулары күп таралган, ә авылларда медпунктлар бөтенләй юк. Чисталык һәм гигиена таләпләре үтәлмәгәнлектән, хәзерге заман күзлегеннән караганда, юк кына авырулар да балаларның үлеменә китергән. Балалар авырып китсә дә, больницага алып барырга ашыкмыйлар. Башта им-томчы карчыкларга күрсәтеп, өшкертеп, төкертеп вакыт үткәрәләр... Үземнең дә укырга керер алдыннан озак вакытлар күзем авыртты, бер күзгә ак та төшә башлаган иде. Әни мне ат белән күп мәртәбәләр Усалы больницасына алып барды, врачлар күзне сукыраюдан саклап калдылар.

1936 елда энекәшем Шурка (Александр) туды. Ул таза гына матур малай, бабай аны бик ярата: «Үсеп җиткәч баһадир булыр бу» , — дип әйтә иде. Шурка өч яшькә кадәр яшәде. Сакаулап, бик матур итеп сөйләшә, җырлар җырлый башлаган искиткеч тере бала иде. Шундый вакыйга истә калган: Шурка олы сәкедә ипи ашап утыра, кинәт мәче сәкегә сикереп менде дә, Шурканың кулыннан ипи сыныгын эләктереп, өстәл астына төшеп качты. Шуннан соң ул мәче янына сикереп төште дә, башта мәченең борынын тешләде, аннан соң ипиен алып ашый башлады. Шурка ике-өч көн генә авырып ятты да, үлеп тә китте. Шулай итеп, беренче энекәшем бик кыска гомерле булды, ул нинди авыру белән киткәндер, анысын инде Алла гына белә.

Шурканың агачтан ясалган төрле-төрле уенчыклары бар иде, ул авырыр алдыннан шушы уенчылар каядыр юкка чыкты. Үзе үлгәннән соң, без бу уенчыкларны өялды түбәсеннән, чормадан таптык. Алар бер искерәк янчыкка тутырып, шунда менгереп куелган иде. Менә шулай итеп, ике сеңел һәм бер энекәш сабый вакытларында ук дөньядан киттеләр. Инде бик күп елар үткәч, шунысын да уйлап куям: сабый балалар бернәрсә белмәгән вакытларында дөньядан китеп бәхетле дә булганнардыр. Чөнки аларга сугыш вакытындагы һәм сугыштан соң байтак елларга сузылган коточкыч ачлыкны кичерергә туры килмәде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев